МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Шәфкатьлелек бизи кешен 14.12.2019

Мәктәбебездә "Шәфкатьлелек бизи кешене" дигән исем астында чаралар үтте. Өлкән класс укучылары башлангычлар өчен уеннар оештырдылар.
-
Котлыйбыз! 13.12.2019

Хөрмәтле Гөлфирә Равиловна!
Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле, тынгысыз кеше буларак беләбез. Сез тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән коллективның хөрмәтенә лаеклы. Юбилеегыз белән ихлас куңелдән котлыйбыз. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттыгыча сабыр булып калыгыз, гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле изге эшләр белән тулы торсын. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, хезмәт уңышлары, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-күәт, бәрәкәтле тормыш телибез.
-
Яшь гражданнар форумы 11.12.2019

10 нчы декабрь көнне укучыларыбыз район күләмендә үткәрелгән яшь гражданнар форумында катнаштылар.
-
9 декабрь - Ватан геройлары көне 09.12.2019

Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. 9 декабрь көнне, әлеге дата уңаеннан, мәктәбебездә укучылар өчен «Россия-геройлар Ватаны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, класс сәгатьләре үткәрелде.
-
Игелек кылу бурыч түгел - савап! 06.12.2019

5 нче декабрь көнне классларда "Игелек кылу бурыч түгел - савап" дигән темага мәрхәмәтлелек сәгатьләре үтте.
-
Акция "Количество свечек зависит только от тебя" 03.12.2019
2 декабря члены отряда «БАРС» проводили акцию «Количество свечек зависит только от тебя». Они проводили с прохожими и со сверстниками экспресс- тест на знание основ безопасного поведения с точки зрения заражения ВИЧ - инфекцией. В конце акции всем участникам вручали красную ленту- международный символ солидарности с ВИЧ- инфицированными людьми. В акции принимали участие 38 человек.
-
Мәрхәмәтлелек дәресләре 02.12.2019

Бүген мәктәптә "Мәрхәмәтлелек дәресләре" үтте.
-
Без сәламәт тормыш сайлыйбыз 30.11.2019

Бөтенроссия "СТОП ВИЧ СПИД " акциясе кысаларында мәктәбебездә класс сәгатьләре, әңгәмә - диспут, рәсем конкурсы үткәрледе. "Дөнья яме үз кулыңда" дигән исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
-
Карлыгачка кабул итү тантанасы 29.11.2019

28 нче ноябрь көнне мәктәптә карлыгачка алу тантанасы үтте. Нәни дусларыбыз! Сез хәзер карлыгач булдыгыз. Карлыгач булу, сезнең инде күп нәрсәне өйрәнүне, укый – яза белүегезне, эти – әниләргә булышуыгызны, мәктәптә тәртипле укучылар булуышызны күрсәтә. Сезгә укуыгызда зур уңышлар, киләчәктә үрнәк һәм алдынгы укучылар булуыгызны телибез.
-
Көзге фьюжен 28.11.2019

27 нче ноябрьдә укучыларыбыз Ахметова Г. һәм Загфарова К. район күләмендә үткәрелгән "Көзге фьюжен" да катнаштылар һәм "Самый яркий и веселый танец" номинациясен яуладылар.










