МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Без тынычлык телибез 10.02.2020

Хәрби-патриотик айлык кысаларында “Алар илгә Җиңү алып кайтты” темасына класс сәгате үткәрелде. Класс сәгатендә укучылар сугыш кырларыннан исән-сау әйләнеп, илгә җиңү алып кайткан райондашларыбыз, авылдашларыбыз белән таныштылар. Бабайлары, туганнары, авылдашларыбыз турында язылган мәгълүматлар укучыларда зур кызыксыну тудырды.
-
Ватан геройлары онытылмый 08.02.2020

Герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә.
-
Хәрби - патриотик айлык бара 05.02.2020

Хәрби - патриотик айлык кысаларында классларда "Батырлык дәресләре" үтә.
-
Прием в 1 класс 31.01.2020

Прием в 1 класс на 2020 -2021 учебный год.
Уважаемые родители! С 1 февраля 2020 года начинается прием заявлений в 1 класс. МБОУ "Староашитская ООШ" на 2020 - 21 учебный год.
-
Утлы еллар хатирәсе 28.01.2020

27 гыйнварда Ленинград камалышын өзүгә 75 ел тулды. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул.
Сабыйлар тыныч йокласын,
Кан түгелмәсен!
Безнең аналар яңадан
Хәсрәт күрмәсен! Теләмибез сугышны без!
Без тынычлык телибез!
Безнең якты тормышыбыз
Мәңге балкысын дибез!Бүген мәктәбебездә укучылар белән Бөек Ватан сугышының бер ноктасы -Ленинград блокадасы турында класс сәгате үткәрелде.
-
Волейбол түгәрәгендә 23.01.2020

Укучыларыбыз "Волейбол" түгәрәгенә теләп йөриләр. Район күләмендә үткәрелгән ярышларда призлы урыннар яулыйлар.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез 21.01.2020

Башлангыч классларда "Юл кагыйдәләрен һәркем белергә һәм үтәргә тиеш" дигән темага класс сәгатьләре үтте. Укучылар тагын бер тапкыр транспорт төрләре, юл билгеләре турында белемнәрен тулыландырдылар, уйнау, велосипедта йөрү кагыйдәләрен кабатладылар.
-
Тарих кайдан башлана? 18.01.2020

Классларда "Тарих кайдан башлана?" дигән исем астында класс сәгатьләре үтте. Әлеге тәрбия чараларында тәкъдим ителгән презентация, басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, Татарстан Республикасының бүгенгесе турында сөйләделәр.
-
Татарча китаплар укыйбыз 17.01.2020

Китапханәдә А.Тимергалин иҗаты буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде.
-
Кошларга җимлекләр ясадык 13.01.2020

Урамда карлы , салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр.Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып , адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр.Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра.Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Без кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык - алар өчен җимлекләр ясадык. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.
Рәхим итеп ашагыз!










