МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
Новости школы
Кешене ярату хисе – кадере җуелмас Талисман
Опубликовано: 04.10.2021Марсель Галиев – күпкырлы талантлы язучы. Аның каләме бигрәк тә публицистика өлкәсендә чарланган. Язучының “Догалы еллар”, “Рух” кебек китаплары шуның ачык мисалы. Әлеге публицистик әсәрләр укучыны әдәби портретларның зиннәтле бирелеше, табигатьнең гүзәл сурәтләнеше, бай һәм зәвыклы теле белән җәлеп итә.
2010 нчы елда М.Галиевның “Талисман” исемле китабы дөнья күрде. Китапта язучының соңгы егерме елда иҗат иткән публицистик язмалары урын алган. Алар тема ягыннан да, жанр ягыннан да төрле; монда олуг шәхесләр хакындагы әдәби портретлар, интервьюлар, әдәбият-сәнгать даирәсеннән чыгып уйланулар, авыл язмышы, игенчеләр хакындагы очерклар, тарихыбызга, сәнгатебезгә, халык язмышына караган фәлсәфи язмалар урын алган.
Һәр татар кешесен милләте белән горурланырга өндәүче язучы Марсель Галиев 8 октябрьда 75 яшен билгеләп үтәргә җыена. Шул унайдан, 9 сыйныфта бик эчтәлекле тәрбия сәгате уткәрелде.
К списку новостей










