Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
"Халыкара пешекчеләр көне" 20.10.2025

20 октябрь – Халыкара пешекчеләр көне. Әлеге хезмәт ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Аларнын һәрбересенә рух ныклыгы, күнел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көннэр тыныч, барыр юлларыгыз киң, туар таңларыгыз имин булсын. Йортларыгызда иминлек, гаиләгездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем сөрсен. Гомерләрен пешекче һөнәренә багышлаган һәм балалар өчен әзерләгән ризыкларына күңел җылысын да кызганмаган осталарга алга таба да уңышлар юлдаш булсын, хезмәтләреннән ямь табып, исән-имин яшәргә язсын! Балалар бакчасына йөрүче нәниләребез белән бүген ашханәдә кунакта булдык.
-
"Бәйрәм белән әтиләр!" 17.10.2025 Әтиләребезне бәйрәм белән котлап, аларга рәсемнәр ясадык. Әтиләр безнең өчен Гаиләдә иң нык терәк Әтиләрне һәрвакыт Хөрмәт итәргә кирәк Бүген синең бәйрәмең Кадерле әтиебез! Исәнлек-саулык сиңа Бәхет-шатлык телибез.

-
"Стенгазета" 17.10.2025

В преддверии Дня Отца ученики вместе с педагогом организатором создали поздравительную стенгазету. Отец — это не просто слово. В нём столько детских чувств. Для мальчика папа — это пример для подражания, ведь он сильный и смелый, на все руки мастер. Он подскажет всё: как забить гвоздь, как помириться с другом и как постоять за себя. Для девочки папа — это гордость. Каждая маленькая принцесса мечтает встретить своего принца, который будет похож на отца. Мы поздравляем с наступающим праздником всех отцов и желаем быть достойными родителями для своих детей.
-
"16 октябрь- Бөтендөнья икмәк көне" 16.10.2025 16 октябрь- Бөтендөнья икмәк көне.Икмәк безнен төп ризыгыбыз. Шул унайдан балалар белән икмәк турында әнгәмә үткәрдек, шигырьләр, хикәяләр укыдык, икмәкнен кадерен белергә, аны үстерүчеләргә, пешерүчеләргә хөрмәт хисе белән карарга кирәклеген анлаттык. Ипинен нинди юллар үтеп өстәләгә килүе турында презентация карадык.

-
"Ярдәм янәшә" чираттагы гуманитар ярдәм 15.10.2025

Безнең мәктәп-балалар бакчасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда даими рәвештә катнашалар. Балалар, ата-аналар, педагоглар хәрбиләр өчен футболкалар җыйдылар. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир егетләребез өчен туган җирдән килгән һәр хәбәр дә зур сөенеч, батырлыкка өндәүче көч булып тора. Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватанны саклаучыларның исән-имин кайтуын теләп көтеп торыйк.
-
"Көзге табигатькә экскурсиядә" 14.10.2025 Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да, үзенең алтын яфраклары белән, көз килеп җитте. Бу ел фасылы башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. Тәрбиячеләребез балалар белән көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп, әлеге ел фасылының матурлыгына сокландылар.

-
"Разговоры о важном" 13.10.2025 В рамках образовательного проекта «Разговоры о важном» сегодня состоялся урок на тему — «Как понять друг друга разным поколениям?» Урок начался с мотивирующего вступления юного актера Станислава Соломатина, известного многим зрителям благодаря ролям в сериалах «Райцентр», «Капитан Крюк» и «Папины дочки. Новые». Далее участники услышали трогательную историю музыкального дуэта Владимир Пресняков и Наталья Подольская, рассказавших о своем пути к созданию прочного семейного союза и творческой гармонии. Для учащихся — основное внимание было сосредоточено на базовых семейных ценностях. Ребята говорили о том, что такое семья, какие общие ценности объединяют членов семьи и какими традициями славится их род. Детям предложили поделиться своими мыслями о том, с кем они проводят свободное время, какие истории рассказывают своим близким и чему хотят научиться у старшего поколения.

-
"Арча радиосында" 10.10.2025 Мәктәп-бакчабыз директоры Гөлназ Муллануровна Котдусова Арча радиосы "Мәгариф чаткысы" тапшыруында кунакта булды. “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы”ның бүгенге көндә ничек яшәп ятуы, мәктәп-бакчабызның эшчәнлеге, уңышлары белән райондашларыбызны таныштырып кайтты.

-
"Мәктәп этабы. Олимпиада" 10.10.2025 Район мәктәпләрендә олимпиадалар башланды. 3-4 сыйныф укучылары ОБЗР, татар теле, русс теле фәннәреннән белемнәрен сынадылар инде. Математика фәне 14 нче октябрьгә планлаштырылган. Мәктәп этабын үтүчеләр муниципаль турда катнашачак.

-
"Суның үзлекләре белән танышу" 10.10.2025 Бүген әйләнә-тирә шөгылендә сунын кайбер үзлекләре белән таныштык. Кәгазьнен суны сендергэнлеген анладык, шунын нәтиҗәсендә бөтереп ясаган чәчәкләребезнен таҗлары ачылуына игътибар иттек. Балалар бик кызыксынып карадылар, үзләре дә эшләп карадылар. Бу эш балаларга бик ошады.










