Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
"Агач утырту-изге гамәл" 30.10.2025 Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Бүген мәктәп-бакчабызның хезмәткәрләре тирә - юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр. Үсентеләр бала кебек сизгер. Аны изге теләк белән, ихлас күңелдән утыртсак – һичшиксез үсеп китәчәк!

-
"Ата-аналар җыелышы" 30.10.2025 Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Мәктәп директоры Гөлназ Муллануровна мәктәпнең 1 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Җыелыш барышында мәктәп һәм гаилә арасындагы тыгыз хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Укытучы һәм ата-аналар бер-берсе белән килешеп эшләгәндә генә мәктәптә укыту-тәрбия эшләре яхшыра, гаиләдә балаларны тәрбияләү процессы тагын да уңышлырак бара. Җыелышта Гөлназ Муллануровна үзенең чыгышында 2025 елның өченче кварталында булган статистика белән таныштырды, балаларга юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында сөйләде. Җыелышның икенче өлеше классларда узды, индивидуаль сөйләшүләр үткәрелде, конкрет планнар куелды.

-
"Халыклар бердәмлеге көненә рәсем конкурсы игьлан иттек" 30.10.2025 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Күпмилләтле халкыбыз – гасырлар дәвамында үзара татулык нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дөньяда тиңе булмаган зур куәт. 2005 елдан башлап билгеләнүче әлеге дата Русиянең яңа тарихында, бер яклап, Октябрь бәйрәмен алыштырды, икенчедән, дәүләтнең нигезен тәшкил итүче мөһим гомумкешелек кыйммәтләре тупланган иң олы бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Бәйрәм көне каникул вакытына туры килү сәбәпле,буш вакытларын максатчан уздырсыннар дип, мәктәбебездә рәсем конкурсы игьлан иттек. Рәсемнәрне бәяләп, нәтиҗәләр чыгарып, каникулдан соң балаларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырачакбыз.

-
Акция "Подари книге вторую жизнь" 28.10.2025 В рамках Дня школьных библиотек учащиеся школы приняли участие в акции "Подари книге вторую жизнь!"Это прекрасная возможность подарить прочитанным книгам новую жизнь и внести свой вклад в пополнение фонда нашей школьной библиотеки школы.Часто бывает, что прочитанные книги годами пылятся на полках. А ведь они могли бы принести огромную пользу другим! Давайте вместе сделаем нашу библиотеку еще интереснее!Ваш вклад очень важен.

-
"Балаларыбыз белән уенчыклар юдык" 27.10.2025 Балаларыбызны хезмәткә, эшләгән эшеннең нәтиҗәсен күрә белергә, чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтергә тырышабыз. Сәламәт булу өчен уйнаган уенчыкларның чиста булуы да кирәк булуын аңлатабыз, уенчыкларны саклап тотарга кирәклеген дә өйрәтәбез. Бүген дә без балалар белән уенчыклар юдык, юган уенчыкларны киптереп үз урыннарын урнаштырдык.

-
"Уңыш бәйрәме" 24.10.2025

Бүген мәктәбебездә “Уңыш бәйрәме” уздырылды. Әлеге бәйрәм көзнең иң матур чагында үткәрелә. Уңыш бәйрәме – ул җиргә, табигатькә һәм ялан батырларына, игенчеләргә рәхмәт бәйрәме.Бәйрәм дәвамында балалар төрле уеннарда , конкурсларда катнашып, көз һәм уңыш турында табышмаклар чиштеләр.Күңелле бәйрәм кичәсе ел да кабатланып торсын, уңышлар мул, табыннар сый-хөрмәткә бай булсын!
-
"Балалар бакчасында олимпиада" 23.10.2025 Бүген безнең балалар бакчасында, мәктәпкә әзерлек төркемендә, татар теленнән олимпиада булды. Балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Балаларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

-
"Карагай, нарат күркәләре тапшырдык" 22.10.2025 Балаларыбызның буш вакытларын файдалы, кирәкле итеп үткәрү максатыннан агымдагы атнаны карагай, нарат күркәләре җыюга багышладык. Балаларыбыз, аларның әти-әниләре бу эштә дә бик актив катнаштылар. Җыйган күркәләрне Арча урман хуҗалыгы мастеры Низамов Равил Рәфкат улына тапшырдык. Балаларыбызга күркәләрнең авырлыгына карап, акчалар да бирелде.

-
"Макулатура җыйдык" 21.10.2025 Безнең мәктәп-балалар бакчасы макулатура җыюны оештырып, экологик киләчәк өчен көрәшкә актив кушылды. Атна дәвамында безнең балалар әти-әниләре белән бергәләп өйләреннән макулатура алып килделәр. Макулатура җыю урманнарны кисүне киметергә һәм табигать ресурсларын экономияләргә мөмкинлек бирә. Акциядә катнашу әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешеңне кертү, үсеп килүче буында табигатькә сакчыл караш һәм аңлы рәвештә куллану тәрбияләү мөмкинлеге дә ул. Без бергәләп дөньябызны чистарак һәм яхшырак итә алачагыбызга ышанабыз!

-
"Разговоры о важном" 20.10.2025 Тема: «О городах России. Ко Дню народного единства». День народного единства — государственный праздник, связанный с историческими событиями и напоминающий нам, что сила России в единстве.Города России — это воплощение этнокультурного многообразия и многонационального единства нашей страны, неразрывной связи прошлого, настоящего и будущего. На занятии обсудили, как города России отражают её богатую историю и культуру, и узнали о том, что делает нашу страну уникальной. Обсудили, как важно сохранять и уважать наследие предков, а также то, как мы можем внести свой вклад в сохранение единства и процветание России.










