Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
"Җирлегебездә кунаклар бар" 21.11.2025 Арча районы җитәкчеләре, җирле үзидарә җитәкчеләре җирлегебездә кунакта булдылар. Апаз авыл җирлегенә кергән авыллар, анда урнашкан обьектлар белән танышып чыктылар.Безнең мәктәп бакчабызда читтә калмады. Мөхтәрәм кунакларыбыз мәктәп-бакчабызның эшчәнлеге белән таныштылар.

-
"Шашка ярышында безнең команда икенче урында" 19.11.2025 Бүген Арча шәһәрендә районара шашка ярышы булып узды. Мәктәбебез укучылары Мухаметзянов Ильмир Ильнар улы һәм Сайфуллина Фирүзә Алмаз кызы бу ярышта катнаштылар. Мухаметзянов Ильмир 2 нче урынны яулады, район буенча командалар арасында безнең команда 2 нче урында. Җитәкчеләре Лотфуллина Гөлия Харас кызын, укучыларыбызны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар телибез!Молодцы!

-
"Ачык дәрес" 19.11.2025 Укытучыбыз Нәргизә Илфировна бүген ачык дәрес күрсәтте. Ачык дәреснең темасы: "Тарихи һәм архитектура биналары белән танышу, мәчет сүрәтләү"

-
"Кыш Бабайның туган көне" 18.11.2025 18 ноябрь - Кыш бабайның туган көне. Һәр елны 18 ноябрьдә Кыш бабай рәсми рәвештә туган көнен билгели. Нәкъ менә ноябрь уртасында Кыш бабайның туган ягы саналучы Бөек Устюгта салкыннар башлана. Кыш Бабайның тормышы, аның кайларда ничек яшәгәне турында презент ация карадык. Тиз арада кар яусын да, Кыш Бабабыз безнең янга килсен дип буягычлар буядык, матур итеп күргәзмә дә ясап куйдык.

-
"Җиңү ашы" 18.11.2025 Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итүгә багышланган чаралар уздыру дәвам итә. Әлеге изге эшкә безнең мәктәп коллективы бердәм өлешен кертә."Җиңү ашы" дигән хәләл ризыклардан гына тиз пешә торган коры ашлар хәзерләүгә мәктәп үз өлешен кертә. Бу догалы ризык илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезнең беләкләренә көч, тән сихәте, йөрәкләренә дәрт, җиңүгә ышаныч өстәсен иде! Туган якларыбызга исән - сау әйләнеп кайтырга язсын.

-
"Разговоры о важном" 17.11.2025 В этот день прошли очередные «Разговоры о важном», посвящённые ко Дню психолога. Тема урока была очень актуальной для каждого: «Как решать конфликты и справляться с трудностями?» Гулия Харасовна рассказала школьникам о профессии психолога, чей профессиональный праздник в России отмечается 22 ноября. Основной акцент беседы был сделан на: • Причинах возникновения конфликтов. • Конструктивных путях их преодоления. • Важности умения выстраивать гармоничные отношения с окружающими, основанные на уважении и взаимопонимании. Отдельно обсудили современные возможности получения бесплатной и анонимной психологической помощи в трудных жизненных ситуациях. Этот урок, без сомнения, поможет нашим ученикам лучше понимать не только окружающих, но и самих себя, а также научиться эффективно взаимодействовать с миром.

-
"Китапханәдә кунакта" 17.11.2025 «Салават күпере» журналын 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр уйлап таба. Аның беренче саны 1990 елның март аенда чыга. Соңгы 30 ел эчендә Зиннур Хөснияр – бу уникаль журналның җитәкчесе, аны илһамландыручы һәм үстерүче. «Салават күпере» – бик популяр басма, аны һәр бала түземсезлек белән көтеп ала. Журналның тиражы даими югары саклан«Салават күпере» журналы нәни укучыларының кызыксыну даирәсен, теләк-омтылышларын, ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан чыгып әзерләнә. Әлеге басма сабыйларның дөньяны танып белү эшчәнлеген оештыруга, аларның физик, интеллектуаль һәм эмоциональ үсешен тәэмин итүгә, гаилә һәм әйләнә-тирә мохит белән гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итә. Китапханәдә балаларны "Салават купере" ңурналы белән таныштыру булып узды. Балалар журнал биремнәрен бик теләп үттеләр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап эзләделәр.

-
"Балаларыбыз конкурста катнаша" 13.11.2025 Арча муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында районара "Краски осени" конкурсында безнең балаларыбыз да бик теләп катнаштылар. Укучыларыбызга зур уңышлар телибез.

-
"Единый день безопасности дорожного движения" 13.11.2025 Сегодня в нашей школе прошёл единый день дорожной безопасности. С обучающимися прошла познавательно-развлекательная игра "Отличники дорожного движения", посмотрели уроки БДД, цель которого - закрепление теоретических знаний обучающихся по правилам дорожного движения и воспитание у обучающихся культуры поведения на дороге. Ребята обсуждали дорожные ситуации, отгадывали загадки, объясняли предназначение дорожных знаков. Замечательно справились все с заданиями и получили дополнительные знания. По окончании мероприятия дети сделали вывод, что не стоит подвергать свою жизнь опасности, необходимо соблюдать правила дорожного движения, быть внимательными на дороге. Также всем обучающимся еще раз напомнили о важности и необходимость иметь в темное время суток светоотражающие элементы на одежде.

-
"13 ноябрь - Бөтендөнья яхшылык көне!" 13.11.2025 Бүгенге көн безнең балалар бакчасында ул "Яхшылык эшләргә ашык!!!»❤девиз астында узды. Балалар тәрбияче белән берлектә яхшылык эшләгән эшләрдән кояш нурлары җыйдылар, яхшы эшләр белән начар эшләрдән-яхшылык һәм начарлык чәчәген төзеделәр, яхшы эшләргә карата рәсемнәр буядылар, шушы көнгә карата күргәзмә ясадылар. Шулай ук балалар коллективын берләштерү өчен уеннар уйнадылар . Яхшылыкның һәркемнең эчендә яшәвен онытырга ярамый, үз эчеңә бераз күз салырга гына кирәк .










