Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
12 нче апрель - Космонавтика көне. 12.04.2017

Бүген "Гагарин белән 108 минут" акциясе кысаларында мәктәпкүләм сыйныф сәгате үтте. Укытучы Магсумова Г.Х. укучыларга Юрий Гагаринның балачагы, тормыш юлы, батырлыгы турында презентация күрсәтеп сөйләде.
"Гагарин. Йолдызларга беренче адым!" рәсем конкурсына укучылардан эшләр килә башлады, нәтиҗәсе иртәгә билгеле булыр дип көтелә.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 11.04.2017

Бүген балалар шагыйрәсе Йолдыз Шарапова иҗатына багышланган "Шигъри йолдызлык" конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. 3 нче сыйныф укучысы Касыймова Л. - 1 урынга, 2 нче сыйныф укучысы Низамова А., 4 сыйныф укучысы Галәветдинова А. - 2 урынга, 1 нче сыйныф укучысы Фазуллина И., 4 нче сыйныф укучысы Касыймова К. - 3 урынга лаеклы дип табылдылар. Җиңүче һәм призёрлар грамоталар белән бүләкләнделәр. Калган укучыларга актив катнашканнары өчен сертификатлар тапшырылды.
-
Йолдыз Шарапова иҗатына багышланган кичә. 10.04.2017

Бүген мәктәп-балалар бакчасында балалар шагыйрәсе Йолдыз Шарапованың иҗатына багышланган чара булып узды. Кичәнең беренче өлешендә авыл китапханәсе хезмәткәре Сабирҗанова Р. Н. укучыларны шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, эчтәлекле презентация күрсәтеп үтте. Кичәнең икенче өлеше "Шигъри йолдызлык" конкурсы белән дәвам итте: укучылар Йолдыз Шарапованың шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп укыдылар. Конкурс нәтиҗәләре иртәгә атналык линейкада игълан ителер, җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнер.
-
Кем хатасыз, аңлап укый? 07.04.2017

Мәктәп-бакча китапханәчесе Галәветдинова И.Р. , балалар китабы атналыгы уңаеннан, аңлап хатасыз уку буенча, укучылар арасында үзара контороль оештырды. Укучылар моны ярыш кебек кабул иттеләр: һәркемнең үз осталыгын күрсәтәсе килде.
-
"Мин дөньяны танып-беләм" түгәрәге эшчәнлегендә. 06.04.2017

Бүген түгәрәк җитәкчесе Магсумова Г.Х. укучыларны күп төрле бүлмә гөлләре белән таныштырды, аларны тәрбияләү серләренә төшендерде.
-
Әкиятләр сөйләп-тыңлап, телләребез ачыла... 05.04.2017

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияче апаларының китап укыганын бик яраталар. Бүгенге эшчәнлек вакытында алар укылган әкиятне сәхнәләштереп тә күрсәттеләр.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 04.04.2017

1 нче апрель көнне шашка уеннары буенча сәләтле укучыларыбыз район ярышларында уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Чумаков И. - 3 нче урынны, Котдусов Р., Касимова Л., Галәветдинова А. 1 нче урыннарны яулап, Пешәнгер башлангыч мәктәбе командасы җиңүче дип танылды. Ярышларда катнашкан укучыларыбызны, тренерлары Магсумова Г.Х.ны зур җиңүләр белән котлыйбыз.
-
Балалар китабы атналыгы старт алды 03.04.2017

Бүген мәктәп-бакча китапханәчесе Галяутдинова И.Р. Балалар китабы атналыгы башлануын игълан итте. Ул укучылар белән шул уңайдан әңгәмә үткәрде, эш планы белән таныштырды, китаплар күргәзмәсе оештырды.
-
Тәрбиячебезне котлыйбыз! 30.03.2017

Арча районында тәрбиячеләр арасында "Уен- мөһим эш" конкурсында тәрбиячебез Нигъмәтҗанова Л.А. математика эшчәнлеге буенча дидактик уен тәкъдим итеп, 3 урын яулады. Хезмәттәшебезне уңышлары белән котлыйбыз, алда да иҗади уңышлар телибез!
-
Олимпида башланды! 30.03.2017

https://ucsi.ru сайтында башлангыч сыйныф укучылары өчен рус теленнән "Русский с Пушкиным" онлайн-олимпиада башланды. Хәзерге вакытта сынау турлары бара, төп тур 12-19 апрельләрдә. Укучылар, барыбыз да актив катнашыйк!









