Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Егетләребез ярыша 21.02.2017

Бүген башлангыч сыйныф егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" ярышы булып узды. "Бөркетләр" һәм "Ялкыннар" командалары көч сынаштылар. Физик тәрбия укытучысы Котдусов Р.Ф. оештырган бәйгедә бик күп спорт төрләре, зирәклекләре буенча да көч сынаштылар. "Бөркетләр" командасы бу ярышларда җиңү яулады. Ләкин "Ялкыннар" да сынатмады, алар да үзләренең киләчәктә илебезнең чын яклаучылары, саклаучылары булачакларын күрсәттеләр. Якынлашып килүче бәйрәм белән Сезне!
-
Тәҗрибә уртаклашабыз 17.02.2017

Бүген мәктәп- бакчабызда "Федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыру чорында дәүләт телләренә һәм чит телгә өйрәтүдә яңа методлар һәм формалар кулланып белем бирүнең эффектлыгын күтәрү" темасына башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары булып узды. Районнан килгән кунаклар өч тел буенча дәресләр карадылар. "Сау бул, Әлифбам!" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Соңыннан "Әлифба дәресенә методик эшкәртмәләр" конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
-
Муса Җәлилнең туган көне
15.02.2017
Бүген Лотфуллина Г.Х укучыларны Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән тирәнрәк таныштырды. Ахырдан сөйләгәннәннәрдән чыгып, сорауларга җавап бирү һәм шигырьләрен сәнгатьле сөйләү оештырылды.
-
Шигырьләр туплана 14.02.2017

Укучыларыбыз әтиләренә багышлап иҗат иткән шигырьләрен алып килә башладылар. Шигырьләрдә һәр баланың әтиләренә карата ихлас теләкләре, яратулары чагыла.
-
Әфганчыларны искә алдык
13.02.2017
Укучыларыбызны авылдаш әфганчыларыбыз белән таныштырдык. Авылдашыбыз, сугыш кырында батырларча һәлак булган Васыйл Әһлиуллинны бер минут тынлык белән искә алдык! Барлык дөнья халкына да тыныч тормыш телибез!
-
Татар теленнән ачык дәресләр 09.02.2017

Туган тел айлыгы кысаларында башлангыч сыйныф укытучылары ана теле дәресләреннән ачык дәресләр күрсәттеләр.
-
"Ел класс җитәкчесе-2017"
08.02.2017
Бүген Арча сәнгать мәктәбендә " Ел класс җитәкчесе -2017" конкурсының муниципаль этабы булды. Безнең мәктәптән Котдусова Г.М.га сертификат тапшырылды. Аңа эшләрендә уңышлар телибез!
-
Әтиләребезгә бүләк
07.02.2017
Укучыларыбызга әтиләренә бүләк итеп, аларга багышлап шигырь язарга тәкъдим итәбез.
Әтиләргә багышлап,
Шигырьләр иҗат итик.
Шигъри юллар белән,
Яратуны күрсәтик.
-
Тарихыбызны өйрәнәбез
06.02.2017
Бүген укучылар белән "Ленинград блокадасы" темасына һәр класста әңгәмәләр оештырылды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар таптылар.
-
Бәйрәмгә әзерлек бара 02.02.2017

1 нче сыйныф укучылары тәүге китаплары - "Әлифба"ны тәмамлау алдында. Алар соңгы хәрефләрне, соңгы авазларны өйрәнәләр. Шуның белән беррәттән "Әлифба бәйрәме"нә зур әзерлек башланды.









