МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
Телефон: | +78436635042 |
E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 115 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 15 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Яшь полиглот" конкурсы булды 16.05.2019
Арчаның 8 нче номерлы балалар бакчасында районкүләм " Яшь полиглот " конкурсы булды. Безнең балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүче Нәҗипов Ислам бу конкурста 2 урынга лаек булды. Ислам үзенең бабасы турындагы шигырьләрне өч телдә сөйләде, рус телендә җырлап та бирде. Афәрин, Ислам!
-
Җиңү көненең истәлекле мизгелләре 09.05.2019
Арчабызда Бөек Җиңүнең 74 еллыгы бик зурлап билгеләп үтелде. Безнең балалар бакчаларына төрле тематика буенча фотозоналар ясау йөкләнгән иде. Без үз чиратыбызда диңгез тематикасына тукталдык. Үзебез ясаган зонада район башлыгы Нуриев И.Г. белән фотога төшү зур горурлык булды !
-
Җиңү көне алды акциясе 08.05.2019
Тынычлык! Иминлек! Бик кадерле сүзләр.. Бу сүзләрнеңнең мәгънәсен без торган саен күбрәк аңлыйбыз . Бөек Җинү көне якынлашкан көннәрдә без бакчабызда Арча районының юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча бүлек җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Э.Г. белән берлектә зур акция оештырдык. Бу акциядә без бу сүзләрнең мәгънәсен балаларга тагын да ныграк төшендерергә тырыштык. Чөнки илебездә тынычлык белән бергә гаиләләребездә тынычлык булганда гына тулы гаилә бәхете була. Юлларда иминлекне саклап , туган җиребездәге тынычлыкның кадерен белеп яшик !
-
9 мая- День Великой Победы!
08.05.2019
9 мая — День Великой Победы — один из главных праздников нашей страны, всеми любимый, самый трагичный и скорбный, самый трогательный, прекрасный и светлый!День Победы – это День - символ гордости за тех, кто отстоял свободу и независимость нашей страны, символ решимости, воли русского народа, символ достоинства России! 9 мая 1945 года… Все дальше и дальше теперь от нас эта дата. Но мы помним, какой ценой досталась нашим дедам эта великая Победа. Накануне 9 мая в детском саду прошёл праздник, посвященное дню Великой Победы. Праздник был подготовлен с целью формирования у детей знаний о Великой Отечественной войне, обогащения знаний дошкольников об истории своей страны, воспитания чувства гордости за героизм нашего народа, воспитания устойчивого интереса к армии. В программу мероприятия вошли песни о празднике победы, о мире, о солдатах, танцы, стихи о войне, о бессмертном подвиге защитников Отечества.
-
Яшелчә , чәчәк үсентеләре әзер! 07.05.2019
Март башыннан ук тәрәзә төбенә яшелчә,чәчәк орлыклары чәчкән идек. Менә хәзер алар бакчага күчереп утыртырлык үсентеләр булып өлгерделәр. Озакламый без аларны тәҗрибә участогына күчереп утыртачакбыз.Аларны җәй буе карап, тәрбияләп үстерербез,төрле күзәтүләр,тәҗрибәләр ясарбыз.
-
Өмәләр дәвам итә! 06.05.2019
Өмә ясап бар коллектив белән бергә тирә- юньне чүп- чардан арындыру изге ,саваплы эш. Бү эштә беркем дә читтә калмады.
-
Подари книге вторую жизнь! 30.04.2019
В Татарстане проходил благотворительная акция «Подари книге вторую жизнь». Участие в акции осуществлялся только на добровольной основе! Наши родители тоже активно участвовали на этой акции. Прочитанные книги - художественную литературу, различные энциклопедии – подарили их детскому саду! Книги были в хорошем состоянии. Библиотека детского сада с благодарностью принимал книги.
Цель акции: пополнение фонда библиотек детских садов учебной, научно-популярной, художественной, справочной литературой.
Задачи акции: привлечение детей к чтению, воспитание чувства гуманизмаи благотворительности, бережного отношения к книге.
Сегодня сделали итог на эту акцию.
-
Тукай әсәрләрен сәхнәләштерәбез 30.04.2019
Театр яратучы балалар бакчабызда тәрбияләнүчеләргә Г.Тукайның " Сөткә төшкән тычкан" әсәрен сәхнәләштереп курсәттеләр. Балалар көчле теләгең булганда авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин икәнлеген аңладылар.
-
26 апрель - Бөек Тукаебызның Туган көне! 26.04.2019
26 апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Үз телен, динен, милләтен ихтирам иткән, татарлыгы белән горурланган һәркем әлеге датаны яхшы белә. Татар дөньясына гына түгел, республикабызда яшәгән башка милләт вәкилләренә дә Тукай, аның шигърияте яхшы таныш. Без дә үзебезнең бакчабызда бүгенге истәлекле көнне зурлап бәйрәм итәбез. Бүген без барыбыз да милли киемнәрдән киендек. Тукай бабабызның шигырьләрен яттан сөйләдек,аның иҗатына карата бик матур кичә оештырдык.
-
Сандугачтай моңлы Тукай теле! 25.04.2019
Бүген Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасында оештырылган " Сандугачтай моңлы Тукай теле" дип исемләнгән Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесендә 1 урынга лаек булдык. Бәе анда Г.Тукайның " Сәткә төшкән тычкан" әсәрен сәхнәләштереп күрсәттек. Афәрин,балалар!