Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
“Уңышка юл”. 30.01.2016

Класс җитәкчеләре әти – әниләр белән “Уңышка юл” программасы буенча системалы эш алып баралар. 7 – 8 нче класс җитәкчеләре “Яшьүсмер психологиясен беләсенме” дигән темага фикер алышу үткәрделәр, тест эшләттеләр.
-
29 нчы январь көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. 30.01.2016

II чирек йомгаклары, 9 нчы класста имтиханга әзерлек нәтиҗәләре буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сафиуллина Г.К.чыгыш ясады. 9 нчы класс җитәкчесе Төхфәтуллина Р.Р.профориентация буенча эшчәнлек, укучыларга дөрес юнәлеш бирүдә әти-әни һәм мәктәпнең роле турында сөйләде. “Агрессиянең факторлары һәм сәбәпләре” темасына 5 нче класс җитәкчесе Григорьева Л.И. ның чыгышы булды. Мәктәп директоры Бәдертдинов В.Х. туклану, грипптан саклану, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча чыгыш ясады, әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде. Әти-әниләр ачык дәресләр карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
Физика дәресендә электромагнитик индукция күренешен өйрәнү. 29.01.2016

Укучылар магнит кыры ярдәмендә электр тогы барлыкка килүен белү өчен, хәзерге приборларны кулланып тәҗрибә эшләп карыйлар.
-
Ачык дәрес. 28.01.2016

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Яруллина В.Х 2-4 класс укучылары белән әдәби укудан ачык дәрес күрсәтте. Дәрес Г.Тукайның иҗаты һәм әсәрләренә багышланды. Дәрестә укучылар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, белемнәрен тикшерделәр, күргәзмә карадылар. Дәрес бик кызыклы үтте.
-
Газета чыгаралар. 27.01.2016

Башлангыч класс укучылары Габдулла Тукайның тормыш юлын бик кызыксынып өйрәнәләр. Алар бөек шагыйребезнең тууына 130 еллыкка багышлап газета чыгаралар.
-
“Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!” 27.01.2016

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!” баш астында рәсемнәр конкурсы игълан ителгән иде. Укучылар Г. Тукайның әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар. Бүген барлык эшләрне җыйнап күргәзмә оештырдык. Укучыларның эшләренә жюри бәя бирәчәк.
-
“Гомерендә- халкы язмышы, җырларында халкы моңнары”. 27.01.2016

Г. Тукайның тормыш юлы, иҗаты турындагы белемнәрне ныгыту максатыннан, башлангыч класслар атналыгы кысаларында, “Гомерендә- халкы язмышы, җырларында халкы моңнары” баш астында күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә Г.Тукайның тормыш юлы чагыла.
-
Фәнне авыр үзләштерүче укучылар белән эш. 26.01.2016

Барлык эш төрләре дә балада фикер үсешен, мөстәкыйльлек тәрбияли. Мәктәбебездә укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелүенә ирешү, уку күрсәткечләре яхшыру, еллык өлгереш һәм белем сыйфаты күтәрелү максатларын күздә тотып, дәресләрдән соң фәннәрне авыр үзләштерүче укучылар белән эш оештырыла.
-
О проведении занятий в условиях низкой температуры наружного воздуха. 26.01.2016

26.01.2016
В связи с установившейся морозной погодой в Республике Татарстан Министерство образования и науки Республики Татарстан напоминает о том, что при низкой температуре воздуха отменяются учебные занятия:
Параллель
Сельские школы
Городские школы
1-4 классы
-23 C
-25 C
5-9 классы
-25 C
-27 С
10-11 классы
-30 С
-32 С
Проведение занятий по физической культуре в зимний период на открытом воздухе допускается при следующих погодных условиях (СанПиН 2.4.2.2821-10):Возраст учащихся
Температура воздуха и скорость ветра, при которых допускается проведение занятий на открытом воздухе
Без ветра
При скорости ветра до 5 м/сек
При скорости ветра 6-10 м/сек
При скорости ветра более 10 м/сек
До 12 лет
-9 C
-6 C
-3C
Занятия не проводятся
12-13 лет
-12C
-8 C
-5 C
14-15 лет
-15 C
-12 C
-8 C
16-17 лет
-16 C
-15 C
-10 C
Одновременно с этим Министерство образования и науки Республики Татарстан считает необходимым приостановить перевозку детей школьными автобусами и выезды детей за пределы муниципальных образований при температуре наружного воздуха -25 C и ниже. -
Башлангыч класслар атналыгы дәвам итә. 26.01.2016

Бүген барлык мәктәп укучылары белән Г. Тукайның иҗаты һәм биографиясе турында презентация карадык. Аннан соң, укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тестлар бирелде. Кайсы класс дөрес һәм тиз эшләп тапшыруына карап, урыннар билгеләнде.
















