Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Чемпионны котлау 03.04.2014

1 апрель көнне мәктәбебездә Россия чемпионы титулын яулаган 9 класс укучысы Зарипов Фаязга багышланган чара узды. Чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Мифтахутдинова Надия Равилевна, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Сагитов Зиннур Вазихович һ.б. катнашты.
-
Россия чемпионы. 01.04.2014

9 сыйныфта гына укыса да Фаязның яулаган уңышлары шактый, республика күләмендә татарча көрәш дөньясында үзен күптән танытырга өлгерде. Узган ел ул Актанышта узган 1997–1999 нчы елгы яшүсмерләр арасында ТР беренче Президенты кубогына уздырылган татар–башкорт милли көрәшендә өченче урынны яулаган булса, февральдә Биектауда ТР Беренчелегенә милли көрәш буенча ярышларда 1998–1999 нчы елгы үсмерләр арасында 1 урын алып, Россия Беренчелегенә юлламага лаек булды. Ә 24 март көнне ул Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәрендә узган Россия Беренчелегендә Россия Чемпионы булды.
-
Бер очрашу-үзе бер гомер! 29.03.2014

29 нчы март көнне Наласа урта мәктәбен 1994 елда тәмамлаган чыгарылыш классс укучыларының "Очрашу бәйрәме" булды.Бәйрәмгә ветеран укытучыларыбыз да бик теләп килделәр. Очрашу бик күңелле узды.
-
Районда волейбол ярышы. 28.03.2014

28 нче март көнне зонада, җиңгән командалар арасында, мәктәбебезнең хатын-кызлар командасы Волейбол ярышында районда беренче урынны яулады. Кызларыбызга зурдан-зур уңышлар, гаилә бәхете телибез. Алдагы елларда да югары уңышларга ирешергә язсын!!!
-
Зонада волейбол ярышлары. 26.03.2014

26 март көнне Наласа урта мәктәбендә волейбол буенча зона ярышы үткәрелде. Мәктәбебезнең хатын-кызлар командасы 1нче урынны яулап, финалга чыкты. Молодцы, алга таба да уңышлар телибез!
-
"Нәүрүз бәйрәме". 20.03.2014

20 март көнне мәктәп күләмендә "Нәүрүз бәйрәме" үткәрелде.
Көн тәртибендә:
1) Укучылар чыгышы.
2)Карга боткасы ашау.
3)Кызыклы уеннар.
Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Йолдызлык. 19.03.2014

19 март көнне мәктәбебез укучылары - Ихсанова Илсинә(11 класс)-вокал, Назметдинова Камилә һәм Кәлимуллина Гөлгенә(6кл)- дуэт- номинацияләре буенча районда үткәрелгән " Йолдызлык"фестиваленең сайлап алу турында чыгыш ясап кайттылар.Кызларыбызга алга таба да уңышлар телибез!
-
Ата-аналар җыелышы. 18.03.2014

18 нче март көнне 9,11 класс укучыларының әти- әниләре белән бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру мәсьәләсе буенча җыелыш үткәрелде. Җыелышта укучылар үзләре дә катнашты. Район мәгариф бүлеге методисты Ильшат Рашатович имтиханнар бирүнең бөтен кагыйдәләре белән җентекләп таныштырды. Имтиханнар чоры- иң җаваплы чор. Барлык укучыларыбызга да чыгарылыш имтиханнарын уңышлы бирүләрен теләп калабыз!
-
Ачык дәрес. 17.03.2014

17 март көнне Габдрахманов Камил Әдһәм улы ОБЖ фәненнән 8 классларда ачык дәрес үткәрде. Дәрес бик уңышлы үтте.Киләчәктә дә эшегездә зур уңышлар телибез!!!
-
Первенство по армспорту среди юношей и девушек. 15.03.2014

15 марта в ДЮСШ"Арча" проводилась первенство по армспорту среди юношей и девушек.
Наша команда заняла 3 место. Поздравляем всех учеников и учителя физкультуры Тухфатуллина Ильфата Рашитовича! Молодцы!!!


















