Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Чаңгы ярышында. 26.01.2015

26 январь көнне мәктәбебез укучылары Яңа Кырлайда үткәрелгән чаңгы ярышында уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Туган телем язмышы. 23.01.2015

"Туган телем язмышы" исеме астында барлык классларда да тәрбия дәресләре үткәрелде. Укучыларга туган телнең ни дәрәҗәдә якын, кадерле булуы аңлатылды.
-
Кул эшләрендә- күңел җылысы. 22.01.2015

Мәктәбебездә башлангыч класс укучылары технология дәресләрен көтеп алалар. Бигрәк тә үзләре ясаган эшләрне якыннарына бүләк итәргә яраталар.
-
Көрәш батыры. 19.01.2015

16 нчы гынвар көнне Яңа Кенәрдә район хакимияте призына үткәрелгән көрәш бәйгесендә 8 класс укучысы Хөснетдинов Дамир 2000-2001 нче елгы яшүсмерләр арасында 65 кг-нан югарырык үлчәүдә 1 нче урынны яулады. Афәрин, Дамир!!!! Алга таба да уңышлар телибез!
-
Ата- аналар җыелышы. 16.01.2015

Бүген мәктәбебездә ата- аналар җыелышы булды. Көн тәртибе буенча түбәндәге чыгышлар тыңланды:
1."Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек." Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кашапова Л.М. чыгышы
2 I яртыеллык нәтиҗәләре Мостафин Д.Ф. чыгышы.
3. "Спайслар, наркотик матдәләрнең зыяны." Йолдыз Рөстәмовна чыгышы.
4.Участок инспекторы Зөбәеров И.И. чыгышы.
Җыелышның икенче өлешендә әти-әниләр класс җыелышларында булдылар.
Соңыннан ата- аналар комитеты утырышы үткәрелде.
-
Кышкы каникулда санаториядә. 07.01.2015

Наласа урта мәктәбеннән барысы 11 бала Мари Иленә "Кооператор" санаториясенә ял итәргә китте .Әйбәт итеп ял итеп, белем туплап, яңа дуслар табып, сәламәтлекләрен ныгытып кайтсыннар, дип телибез.
-
Каникулда катокта. 06.01.2015

Укучыларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан мәктәбебезнең спорт залы һәм каток һәркөнне һәркемгә ачык. Укучыларыбыз бик теләп йөри. Сәламәт тәндә- сәламәт акыл.
-
Имтиханнарга әзерлек. 04.01.2015

Кышкы каникуллар чорында 9- 11 класс укучылары белән имтиханнарга әзерлек эшләре алып барыла..Консультацияләр график нигезендә үткәрелә. Шулай ук ресурс үзәкләренә алып бару да оештырылачак.
-
Волейбол ярышы. 03.01.2015

3 январь көнне мәктәбебездә Авыл җирлеге башлыгы беренчелегенә волейбол ярышы үткәрелде.Барлыгы 8 команда катнашты. Кызлар арасында: 1урын- Студентлар командасы, 2 урында- Укучылар командасы, 3 урында -Яшьләр командасы. Ир-егетләр арасында : 1урын- Яшьләр командасы№2, 2 урын-Яшьләр коандасы№1, 3 урын- Студентлар командасы, 4 урын- Укучылар командасы, 5 урын - Ветераннар командасы.Молодцы!!!
-
Район башлыгы ёлкасы. 29.12.2014

Мәктәбебезнең иң актив укучылары бүген район башлыгы ёлкасына бардылар( Насыйбулина Камилә-11 класс, Хәсәнов Искәндәр-10 класс, Йосыпов Ильназ - 9 класс, Назметдинова Камилэ- 7 класс) Укучыларыбызга бәйрәм бик ошаган.


















