Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
Сөмбелә бәйрәме. 24.10.2014

7 класс укучылары мәктәп күләмендә "Хуш киләсең, Сөмбелә- Көз кызы" исемле бәйрәм программасы әзерләделәр. Бәйрәмдә барлык укучылар да актив катнашты.
-
Көзге бал. 23.10.2014

8,9,10,11 класслар белән "Көзге бал" үткәрелде. Беренче өлешендә КВН командалары үзара көч сынашса, бәйрәм күңелле дискотека белән дәвам итте.
-
Башлангычларда икеләтә бәйрәм. 22.10.2014

Бүген башлангыч класслар өчен икеләтә бәйрәм булды. Беренчесе- 2 класс укучыларын "Карлыгач" оешмасына алу. Икенчесе- "Көз бәйрәме". Һәр класс бик матур чыгыш ясады.
-
Көзнең гүзәл мизгелләре. 21.10.2014

Табигый материаллардан эшләнгән картиналар күргәзмәсе оештырылды. Барлык класс укучылары да актив катнашты.
-
Cөмбелә ярминкәсе. 20.10.2014

20 октябрь көнне 11 класс укучылары мәктәп күләмендә "Сөмбелә ярминкәсе" үткәрделәр. Ярминкә Һәркемгә бик ошады. Укучыларыбыз шулай үзләренең чыгарылыш кичәсенә акча эшлиләр.
-
Язучы белән очрашу. 15.10.2014

Бүген мәктәбебездә Наласа авылы кызы-язучы Гүзәл Әдһәм белән очрашу булды.Әдибә кичәгә үзенең гаиләсе белән кайтты. Коллектив авылдаш язучысын җылы каршы алды. Очрашу бик күңелле узды.
-
Кул көрәше. 11.10.2014

11 октябрь көнне мәктәбебез укучылары район күләмендә үткәрелгән кул көрәшендә көч сынаштылар. Команда районда 2нче урын яулады. Җитәкчеләре- физкультура укытучысы- Ильфат Рәшитовичка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Егетләр һәм кызларыбызга Республика ярышларында уңышлар телибез!!!
-
Мәктәп коллективы Г.Камал театрында. 09.10.2014

9 октябрь көнне мәктәп коллективы укытучылар көне уңаеннан Г.Камал театрына "Диләфрүз - REMAKE" спектаклен карарга барды..
-
Юбилей кичәсе. 08.10.2014

Башлангыч класслар укытучысы Наҗия Зәйнәгытдиновнага- 55 яшь!
Мәктәп сукмакларын урый – урый, Юбилей да җиткән, рәхим ит! “Хатын – кызның яшен сорамыйлар”, - Күңел һаман 18 дә бит! Киләчәктә тагын бик күп еллар, Язсын иде гомер итәргә, Насыйп булсын саулык, шатлык белән Тормыш ямен тоеп яшәргә! Чын күңелдән Сезне шушы олы Бәйрәм белән тәбрик итәбез, Бүген Сезгә, Наҗия апа , иң – иң изге Теләкләрне бүләк итәбез! -
Корруциягә каршы эшчәнлек. 06.10.2014

Коррупциягә каршы стенд эшләнелеп, еллык план төзелде.


















