Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Күңелле стартлар. 08.12.2014

Физкультура укытучыларының район семинарында башлангыч класслар укытучылары "Күңелле стартлар" исеме астында ачык чара үткәрделәр . Кызыклы уеннар һәркемгә дә бик ошады. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Афәрин, кызлар!
-
Спидка каршы көрәш акциясе. 05.12.2014

Бүген мәктәп күләмендә "Спидка каршы көрәш көне" уңаеннан 7-11 класс укучылары өчен "Минем торшышым-үз кулымда" девизы астында тәрбия чарасы үткәрелде.
-
Хәбәрсез югалган солдатларны искә алу көне. 03.12.2014

3 декабрь көнне барлык классларда хәбәрсез югалган солдатларны искә алу көне уңаеннан тәрбия дәресләре үткәрелде.
-
Көрәш батыры. 02.12.2014

Теләчедә үткәрелгән көрәш бәйгесендә 11 класс укучысы Шамсетдинов Ранис 1 нче урынны яулап кайтты. Молодец Ранис!!! Трениры- Лотфуллин Таһир Әхмәт улы.
-
Грек- рим көрәше батырлары. 01.12.2014

Егетләребез Грек-Рим көрәшендә призлы урыннар яулады:
Зарипов Илгиз-1 урын,
Хөснетдинов Дамир-1 урын,
Галимҗанов Айрат-3 урын,
Йосыпов Ильназ- 3 урын. Афәрин егетләр.
-
Әниләр бәйрәме. 29.11.2014

2-3 класс укучылары класс җитәкчеләре Гөлфия Дәминовна белән әниләр көне уңаеннан бик матур бәйрәм оештырдылар. Бәйрәм искиткеч күңелле үтте.
-
Ветеран белән очрашу 23.11.2014

Бүген мәктәбебез укучылары авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераны Сабиров Газиз абый янына хәл белергә бардылар. Ветеранны мәктәптә үткәреләчәк бәйрәм тантанасына чакырдылар.
-
Пенсия фонды хезмәткәрләре белән дәрес. 20.11.2014

10-11 класс белән пенсия фонды хезмәткәрләре дәрес үткәрде. Укучыларга киләчәк өчен бүгеннән үк кайгыртырга кирәклеге аңлатылды, буклетлар өләшенде.
-
Парламент дәресе. 20.11.2014

Бүген мәктәп күләмендә 5-11 класс укучылары белән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәсәнова Айгөл Миннур кызы" Парламент дәресе" үткәрде. Дәреснең темасы: "Канун.Парламент. Җәмгыять".Дәрестә авыл җирлеге башлыгы Ильфира Рамазан кызы һәм авылыбыз депутаты Лотфуллин Таһир Әхмәт улы да катнаштылар. Дәрес кызыклы,һәр бала өчен файдалы булды.
-
Яшь математиклар. 17.11.2014

2 класс укучылары "Мин-Энциклопедия" дистанцион математика олимпиадасында көч сынаштылар. Габдрахманова Зилә, Ситтикова Ләйлә- 1 нче дәрәҗә, Исмәгыйлева Зөләйха, Хәсәнова Ильмира, Денисова Ева- 2нче дәрәҗә дипломнар алдылар. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез. Укытучылары Гөлфия Дәминовнага олы рәхмәтебезне белдерәбез! Афәрин!!!


















