Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Хоккей мәйданчыгы ачылу. 28.12.2014

Бүген авылыбызда зур вакыйга: мәктәп янында яңа хоккей мәйданчыгы ачылды.
-
Яңа ел бәйрәмнәре. 26.12.2014

“Яңа ел” бәйрәмнәре программасы:
1. 9.00 сәг.- “Чыршы бәйрәме”.
(1-7 класслар)
2.15.00 сәг.- “Яңа ел тамашасы”.
(8-11 класслар)
-
Гран-при яуладык. 22.12.2014

"Киләчәккә билет" исеме астында һөнәрләргә багышланган Республикакүләм сочинениеләр конкурсында 10 класс укучысы Габдрахманов Рафил гран- прига лаек булды.Афәрин!!!
-
Кар сыннары ясыйбыз. 18.12.2014

Һәр елдагыча быел да мәктәбебез тирәсе кар сыннары белән бизәлде.
-
Көрәшче егетебез Дамир. 13.12.2014

Байлар Сабасында үткәрелгән Наил Хөснулла улы Хәмидуллин истәлегенә багышланган милли көрәш ярышында 75 кг ка кадәр үлчәүдә Хөснетдиноа Дамир 3 нче урынны яулады. 1500 сум премиягә лаек булды.
-
Педагог - организаторлар семинары. 11.12.2014

Бүген мәктәбебездә педагог-организаторларның район семинары булды. Миләүшә Моратовна 9-10 класс укучылары белән " Үз язмышың-үз кулыңда"темасы астында коррупциягә каршы чара үткәрде. Чара бик оешкан төстә үтте.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. 11.12.2014

11нче декабрь көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Сезнең тормыш- үзе батырлык" исеме астында музыкаль-әдәби кичә үткәрелде.
-
Авылдашдашыбыз Равил абый- безнең өчен -ГЕРОЙ. 11.12.2014

Батырлар даны мәңгелек! Бөек Җиңүгә 70 ел узса да, алар кылган батырлык онытылмый, киресенчә үткәннәрдә актарынып аларның батырлыклары ачыла гына бара. Бүгенге чарада Равил абыйның архивтан кайткан бүләкләү кәгазьләре тапшырылды. Әлеге документларга нигезләнеп без Равил абыйның чын герой икәнлегенә тагын бер кат инандык. Ләкин ни кызганыч, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелми кала.Шулай да ул безнең өчен- ГЕРОЙ. Бүгенге тантаналы кичәдә Равил абыйның балалары бездә кунакта , әлеге документларны Равил абыйның балаларына, тапшырырга Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Борһанов Алмаз Әгъзәм улы килде.
-
Физкультура укытучыларының район семинары. 08.12.2014

Бүген мәктәбебездә физкультура укытучыларының район семинары булып узды. Ильфат Рәшитович ? классларда ачык дәрес үткәрде. Дәрес бар яктан килгән, тиешле дәрәҗәдә оештырылган иде. Шулай ук үз тәҗрибәсе белән таныштырып чыгыш ясады.
-
Күңелле стартлар. 08.12.2014

Физкультура укытучыларының район семинарында башлангыч класслар укытучылары "Күңелле стартлар" исеме астында ачык чара үткәрделәр . Кызыклы уеннар һәркемгә дә бик ошады. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Афәрин, кызлар!


















