Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Әлифба бәйрәме. 06.03.2015

Бүген 1 класс укучыларының Әлифба бәйрәме булды. Бәйрәмгә укучыларның әти- әниләре, әбиләре дә килгән иде. Укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Бәйрәм тантанасы бик оешкан төстә күңелле үтте.
-
Китапханәгә шефлык. 05.03.2015

5 класс укучылары мәктәп китапханәсенә шефлык итәләр. Һәр атнада алар тузан сөртеп, ертылган китапларны ремонтлыйлар.
-
Сания апа белән очрашу. 04.03.2015

Бүген 7класс укучылары авылдашыбыз Назметдинова Сания апа янына хәлен белергә төштеләр. Сания апа сугыш елларында күргән авырлыклар турында сөйләде. Укучыларга үзенең төпле киңәшләрен бирде.
-
Хоккей мәйданчыгы буш тормый. 03.03.2015

Быел мәктәбебездә яңа хоккей мәйданчыгы төзелү укучылар өчен бик зур куаныч булды. Көне буе балалар бозда шуалар, хоккей уйныйлар . Курше- тирә авыллар белән ярышлар үткәрелеп тора.
-
Ветеран белән очрашу. 02.03.2015

9 класс укучылары класс җитәкчеләре Кашшапова Лилия Мәҗит кызы белән берлектә тыл ветераны Галиуллина Җәүһәрия апа янына төшеп хәлен белделәр аның үткәне турында әңгәмә кордылар.
-
Биатлон. 28.02.2015

Бүген 8-11 класс укучылары арасында ОБЖ фәне укытучысы Габдрахманов К.Ә. һәм физкультура укытучысы Төхфәтуллин И.Р.биатлон ярышы үткәрделәр. Ярышта һәр класстан 2 егет һәм 1 кыз катнашты.
1 урын - 11 класс,
2 урын - 9 класс;
3 урын - 8 класс,
4 урын - 10 класс.
Афәрин, укучылар. Ярыш бик күңелле узды.
-
Конференциядә уңышлы чыгыш ясадык 25.02.2015

Казан (Идел буе) федераль университеты, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарафыннан оештырылган гомуми урта, махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучыларның “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына багышланган VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә 11 класс укучысы Насыйбуллина Камилә катнашты һәм мәктәп укучылары арасында иң яхшы чыгыш ясаганы өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Туган телем- иркә гөлем 24.02.2015

Китапханәдә туган телгә багышланган"Туган телем -иркә гөлем" исемле китап укучылар кичәсе үткәрелде
-
Ватанны саклучылар көнендә венок куелды. 23.02.2015

Наласа урта мәктә0е укучылары Бөек Ватан сугышыда һәлак булган авылдашларыбызга куелгаан һәйкәлне ел буе чистартып,карап торалар. 23 февраль-Ватанны саклаучылаар көне уңаеннан укучыларыбыз үз куллары белән венок ясап, һәйкәлгә салдылар.
-
21 февраль-Халыкара Туган тел көне 21.02.2015

Мәктәбебездә бүген "Халыкара Туган тел көне " уңаеннан мәктәпкүләм тәрбия дәресе үткәрелде. Укучыларга туган телнең кадере, аны сакларга кирәклеге төшендерелде.


















