Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
Телефон: | (884366) 50-1-10 |
E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Кисеп-ябыштыру "Тәлинкәдә алмалар" 26.10.2022
Кисеп-ябыштыру "Тәлинкәдә алмалар"
-
"Көн дә белем алабыз!" 26.10.2022
Бүген мәктәпкәчә белем бирү оешмалары алдында торган төп бурыч-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары булып җитешүе,рухи-әхлакый үсеше ,иҗади сәләтләренең камилләшүе , шәхси кызыксынуларының, омтылышларының тормышка ашуы өчен мөмкинлек тудыра торган шартлар,ягъни баланың һәрьяклы үсешен тәэмин итә торган белем бирү тирәлеге булдыру.
-
Физик күнегүләр – физик тәрбиянең төп чарасы! 25.10.2022
Физик күнегүләр – физик тәрбиянең төп чарасы. Алар сәламәтләндерү һәм тәрбия бирү бурычларын хәл итү, баланың шәхесен һәрьяклап үстерү өчен файдаланыла. Физик күнегүләр организмның психофизик торышын кисәтү һәм коррекцияләүнең бик нәтиҗәле чарасы булып тора. Физик күнегүләргә физик тәрбия бурычларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән һәм аның закончалыкларына буйсынган хәрәкәтләр генә керә. Мәсәлән, физик тәрбия максатларында йөреш, йөгерү, ыргыту һ.б. Алар организмның функциональ активлыгын һәм нәтиҗәле тәрбия бирүнең психофизик сыйфатларына туры килүен тәэмин итә. Физик тәрбиядә кулланыла торган күнегүләр саны шактый зур һәм төрле. Алар формасы һәм эчтәлеге буенча бер-берсеннән аерыла, физик күнегүләрне сайлаганда педагог боларны исәпкә ала.
-
"Физкультура эшчәнлеге" 21.10.2022
Физик культура һәм спортны үстерүдә балалар бакчасының мөмкинлеге зур.Ул физкультура эшчәнлекләре, эшчәнлектән тыш эшләр, масса –күләм сәламәтләндерү чаралары аша тормышка ашырыла. Физкультура шөгыльләренең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.
-
Котлыйбыз!!! 20.10.2022
Арча районы балалар бакчалары арасында уздырылган "Нәни Сөмбелә" бәйгесендә бакчабызга йөрүче кызыбыз беренче урынга лаек булды!!!
-
"Көз,көз, сине көттек без! 19.10.2022
Бачабызда бүген бик матур бәйрәм- уңыш бәйрәме үткәрдек!
-
"Сәйяр" республика балалар театр фестивале 19.10.2022
"Сәйяр" республика балалар театр фестиваленең район туры лауреаты булдык.Бакчабыз коллективын котлыйбыз, алда зур уңышлар телибез!!!
-
"Көзге бәйге" 18.10.2022
Бакчабызда "Көз, көз, сине көттек без" дип исемләнгән кул эшләре бәйгесе бара. Әти-әниләребез тырышып ясаган, бик матур кул эшләреннән күргәзмә ясап куйдык.
-
"Икмәк -табын күрке! 17.10.2022
Икмәк - табын күрке.Балаларга көзге байлыкның халыкка шатлык китерүен төшендерү, игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәтү дәвам итү.Игенчеләр хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү.
-
"Кем күбрәк җыя" 13.10.2022
Кечкенәләр төркемендә балалар белән"Кем күбрәк җыя" хәрәкәтле уены уйнадык. Балалар бик тырышып, тиз-тиз кәрзиннәренә яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр тутырдылар.Ахырдан алар яшелчәләрнең, җиләк-җимешләрнең исемнәрен атадылар, кәрзиндә кемнеке никадәр икәнен бергәләп санадык.Уен балаларга бик ошады.