Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
"Иң яхшы лэпбук" конкурсы 25.03.2024

Арча районы балалар бакчалары арасында узган "Иң яхшы лэпбук" конкурсында катнашып 1 урын яулаган Шагиева Алсу Курбангали кызын-хезмәттәшебезне котлыйбыз, алда да зур уңышлар насыйп булсын дигән теләктә калабыз!!!Афәрин



-
Тәрәзә төбендә үстерү өчен суган, симәнке, борчак, чәчәк орлыклары утырттылар! 22.03.2024

"Балачак" балалар бакчасына йөрүче мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары тәрәзә төбендә үстерү өчен суган, симәнке, борчак, чәчәк орлыклары утырттылар. Башта утырту өчен савытлар әзерләделәр, балчык тутырдылар, аннан үсемлекләрне утыртып су сиптеләр. Кышын тәрәзә төбендә үсемлекләр үсешен күзәтү бик кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль. Аларның ничек үсүен күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, фикерләү сәләтен үстерә, иң гүзәл хисләр тудыра.
-
Шүрәле дус белән очрашу. 20.03.2024

"Туган телем сагында" туган тел атналыгы кысаларында "Әкиятләр илендә кунакта".Шүрәле дус белән очрашу бик күңелле узды.
-
Кошларга ярдәм! 19.03.2024

Туган ягыбызда кышлар суык була, әмма кошларга бу куркыныч түгел, чөнки аларның каннары кайнар. Ә менә кар астыннан азык табуы кыен, шунлыктан бик күп кошлар кыш көне ачлыктан үлә. Кошларның кайбер төрләре җир йөзеннән юкка чыгарга мөмкин бит. Әгәр без аларга ярдәм итмәсәк, кем ярдәм итәр соң? Без ничек ярдәм итә алабыз соң?Әлбәттә, җимлекләр куеп!!!Бакчабызда кыш айларында кошлар өчен җимлекләр әзерләү эшен, бәйгене башлап җибәргән идек.Әти-Әниләребез җимлекләр ясауда ярдәм итәргә ризалаштылар. Иң гади агач җимлек бортиклы фанера төбеннән һәм түбәсе нык булган корычлардан тора. Түбәсе азыкны яңгыр һәм кардан саклый.Бортиклар җимне җилдән сакларга булыша.Стеналары һәм кырыйлары очлы түгел, бу кошларны киселүдән саклый. Җимлекләрне җилдә селкәнмәслек итеп, бакчабыз каршындагы чыршыга урнаштырдык.Без һәркөнне иртән бакчага килгәч җимлекләргә җим салдык, ә инде без бакчадан чыгуга ул җимнәр ашалып беткән һәм аның тирәсе бик нык тапталган була.Без кабат җим салабыз. Бу эш безгә бик ошады. Кышлаучы кошларны танып әйтә белергә, аларны куркытмыйча күзәтергә өйрәндек.Һәр көнне җимлеккә җим салу, кошларны күзәтү, үзеңне кем өчендер җаваплы сизү бик зур куаныч. Бу эзләнүле экологик проект эше кар эреп бетеп, бөҗәкләр күренгәнчегә кадәр барачак.
Ә сезнең, дуслар, җимлекләрегез буш, кошларыгыз ач түгелме?
Экологик яктан, җимлекләр төзү идеясе елның салкын вакытында кошларның тормышын саклап калу мөмкинлеге бирә, димәк, язын зарарлы бөҗәкләрне юк итүгә һәм әйләнә-тирәне саклауга исәп тотарга мөмкин булачак.
Берсеннән берсе үзенчәлекле җимлекләр алып кигәннәре өчен әти-әниләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!!! -
"Өч кыз" әкияте. 19.03.2024

"Туган телем сагында" туган тел атналыгы кысаларында "Әкиятләр илендә кунакта". Балалар "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштерделәр.Максат: әкиятләр аша балаларда ярдәмчеллек, аларга карата кызыксыну хисе тәрбияләү.Тәрбияченең гади сорауларына җавап бирә белү сәләтләрен үстерү.Әкиятләрне тыңлаганда аларның эчтәлеген аңлый белергә өйрәтү.
-
Балалар ""Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерделәр. 18.03.2024

"Туган телем сагында" туган тел атналыгы кысаларында "Әкиятләр илендә кунакта". Балалар ""Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерделәр.Максат: әкиятләр аша балаларда ярдәмчеллек, аларга карата кызыксыну хисе тәрбияләү.Тәрбияченең гади сорауларына җавап бирә белү сәләтләрен үстерү.Әкиятләрне тыңлаганда аларның эчтәлеген аңлый белергә өйрәтү.
-
Күзәтү. 18.03.2024

Балалар белән үзебезнең хезмәт җимешебезне күзәттек: утырткан яшел кыяклы суганнарыбыз без яллардан килгәнче буйга үсеп киткәннәр, агач ботагында матур, йомшак "песиләр" хасил булган.
-
Сынлы сәнгать( рәсем). 15.03.2024

Сынлы сәнгать( рәсем)
Тема: "Дымково бизәкләрне кулланып декоратив композицияләр төзи белергә өйрәтүне дәвам итү"
Максат:Балаларның иҗади сәләтләрен, эстетик зәвыкларын үстерү. -
Бик тырышып матурлап ясадык без оялар! 14.03.2024

Бик тырышып матурлап ясадык без оялар: Мөхетдинова Әнисә, Төхфәтуллин Йосыф.Кошларны куандырырлык булган, афәрин!!!
Ата сыерчыклар иртәрәк килә. Үзләренә оя эзләп табалар да сайрарга керешәләр. Башка кошларныкы төсле үк, аларның да җырлары ике мәгънәне аңлата: беренчедән, сайравы белән ана кошларның игътибарын җәлеп итсә, икенчедән, башка ата кошларны кисәтә: бу урынның хуҗасы бар. Ана сыерчыклар килгәч, оя хуҗалары тагы да илһамланып җырлый. Карыйсың: сыерчыкның башы югары күтәрелгән, кечкенә гәүдәсе калтырый, матур каурыйлы канатларын җилпеп ала. Күкәйләрдән балалары чыгар алдыннан гына концертлар тынып кала, аннан соң инде бик сирәк ишетелә. Чөнки балаларны карыйсы бар. Әтиләре белән әниләре, чиратлашып, азык эзли һәм балаларына ташый.
Сыерчыклар — оста пародистлар, дияргә мөмкин. Алар бик күп башка кошларның тавышларын истә калдыралар һәм, бик төгәл итеп, нәкъ үзләренчә башкаралар. Сыерчыкның җыры шул кошларның тавышларыннан тора да. Аны тыңлау — кроссворд чишкән төсле. Менә сыерчык карлыгач булып черелди, аннан карчыга булып кычкыра, тагын тавык булып кытакларга тотына. Кошлар тавышларын аермасаң да, сыерчыкны тыңлау кызык, чөнки ул җырына үзе ишеткән башка авазларны да куша. Шуңа күрә аннан бака бакылдаган, колын кешнәгән, тәгәрмәч шыгырдаган авазларны ишетсәң дә, гаҗәп түгел.Сыерчыклар балаларын агач куышларында да, түбә астындагы уентыларда да, яр карлыгачлары оясында да чыгаралар. Алар 5—6 зәңгәрсу күкәй сала. Күкәйләрдән чыккан балаларның авызлары зур, томшык читләре сары. Караңгы ояда әти-әниләре аларны шушы сары томшыкларыннан таба.Сыерчыклар, күбесенчә, бөҗәкләр белән туеналар. Балаларына да шуны ашаталар. Ояга якын тирәдә азык җитәрлек булса, сыерчыклар бер сәгать эчендә 30—35 тапкыр җим алып кайталар. Ьәр ике минут саен балаларына җим китереп торалар, дигән сүз.
Басу-бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән чистартып, сыерчыклар кешеләргә зур файда китерәләр. Шуңадыр инде XVIII гасырда ук кешеләр сыерчыклар өчен оялар ясый башлаганнар. Аларны агач курчак формасында да, бизәкләп эшләнгән нәни йорт формасында да ясаганнар.
Сыерчыклар да кешеләргә торган саен ныграк ияләшә баралар. Аларның кайберләре хәтта кышларга да кала. Зур фермалар, ит комбинатлары тирәсендә, гомумән, азык таба ала торган җирләрдә кыш көне 20—25 коштан торган сыерчык көтүен күрергә була.
-
"Хуш киләсең ямьле яз" 13.03.2024

Кечкенәләр төркеме.
Туган тел.
Тема: "Хуш киләсең ямьле яз"
Максат:балалар белән яз фасылы турында әңгәмә кору, табигатьтәге язгы үзгәрешләр турында аңлату, беренче яз чәчәге умырзая белән таныштыру.











