Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Белем көне белән!" 02.09.2024

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген , бәйрәм бүген!!!
Туган җирнең һәрбер почмагында Каршылыйлар белем бәйрәмен.
Яңгырый сабыйларның шат авазы,
Кулларында чәчәк бәйләме.
Балалар, бүген илебездә зур бәйрәм- Белем көне диләр аны!!! -
"Ата-аналар белән очрашу" 28.08.2024

Яңа уку елында ата-аналар җыелышы.
-
Дәүләт флагы көне. 22.08.2024

День государственного флага Российской Федерации ежегодно отмечают 22 августа. В 2024 году этому официально установленному в 1994 году празднику исполняется 30 лет.//Ел саен 22 августта Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәләр. 2024 елда 1994 елда рәсми рәвештә билгеләнгән бу бәйрәмгә 30 ел тула.
-
Приемка 2024. 29.07.2024

Приемка 2024.
-
Бүген без авылыбызда урнашкан терлек фермалары, авыл хуҗалыгының яшәеше белән танышу максатыннан шунда сәяхәткә бардык! 28.06.2024

Бүген без авылыбызда урнашкан терлек фермалары, авыл хуҗалыгының яшәеше белән танышу максатыннан шунда сәяхәткә бардык! Анда берсеннән берсе матур, төрле зурлыктагы бозаулар, сөт белән тәэмин итүче "Сөтлебикәләр" тормышын күзәтеп, кызыксындырган сорауларга җаваплар табып кайттык.Безне Хафиз абый әллә каян сәламләп каршы алды, сорауларыбызга җавап бирде, тәмле шоколадлар белән сыйлады.Барлык авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә авыр хезмәтләрендә сәламәтлек, зур уңышлар телибез.!!!Ә сез андагы техниканы күрсәгез исегезгә китәр!!!Замана таләпләренә туры китереп җитештерелгән машина, трактор, башка техниканы, аеруча егетләребезне бик ошатты, сокланып күзәтте!!!Зур үскәч, алла бирса, шул техникада эшләргә дә кайтырлар, бәлки, кем белә!?
-
Мәчет турында белемнәрен арттырып, туплап кайттылар. 27.06.2024

Рухи нигезебезгә кайтуның бер чагылышы булган мәһабәт мәчетләребез белән бүген районның һәр авылында диярлек сокланырга мөмкин. Чыннан да, мәчетләр күзләребезне куандырып, тирә-ягыбызны бизәп торучы корылмалар гына түгел, аларда халкыбызның чал тарихы, шатлыгы, хәсрәте, рухи мәдәниятебезнең бай сәхифәләре чагылыш тапкан, алардан иман, нур бөркелә. Наласа авылындагы иман йорты да үзенә әллә кайдан тартып тора.Бүген зурлар төркеменә йөрүче балалар мәчеткә бардылар.Андагы тәртипләр белән таныштылар.Мәчет турында белемнәрен арттырып, туплап кайттылар.Зур рәхмәтебезне мәчетебез җитәкчелегенә, Сабирҗанова Гөлчәчәк ханыма җиткерәбез.Исән-сау булыйк!!!
-
Юлдагы хәвеф- хәтәрләрдән саклыйк!
27.06.2024
Хөрмәтле әти-әниләр! Исегездә тотыгыз! Бала урам законнарына сезнең үрнәктә өйрәнә. Баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Шуңа күрә, үзегез юл кагыйдәләрен бервакыттада бозмагыз. Балалар- безнең киләчәгебез. Киләчәгебез имин, тыныч булсын өчен, безгә сәламәт балалар кирәк. Ә балалар язмышы безнең кулда. Юлдагы хәвеф- хәтәрләрдән саклыйк без аларны. Бер генә кешенең дә гомере юлларда өзелмәсен, балалар әти- әнисез, ә ата- аналар газиз баласыннан калмасын иде.
-
Юлдагы хәвеф- хәтәрләрдән сакланыйк! 27.06.2024

Юлдагы хәвеф- хәтәрләрдән сакланыйк!
Хөрмәтле әти-әниләр! Исегездә тотыгыз! Бала урам законнарына сезнең үрнәктә өйрәнә. Баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Шуңа күрә, үзегез юл кагыйдәләрен бервакыттада бозмагыз. Балалар- безнең киләчәгебез. Киләчәгебез имин, тыныч булсын өчен, безгә сәламәт балалар кирәк. Ә балалар язмышы безнең кулда. Юлдагы хәвеф- хәтәрләрдән саклыйк без аларны. Бер генә кешенең дә гомере юлларда өзелмәсен, балалар әти- әнисез, ә ата- аналар газиз баласыннан калмасын иде.Җәйге яллар алдыннан балалар белән юлда имин йөрү кагыйдәләре кабат искәртелде. -
"Маша исемле кыз һәм тылсымлы ботка" 26.06.2024

Бүген бездә "Маша исемле кыз һәм тылсымлы ботка" музыкаль экияте булды.Бик эчтәлекле, мәгънәви әһәмияткә ия, тәрбияви курчак театры.
Балалар игътибар белән яратып карадылар.
Ахырдан нәтиҗәләр ясап әңгәмә кордык. -
"Янгыннан сак булыйк!" 26.06.2024

Янгын сүндерүче һәрвакыт сакта. Бурычлар:Балаларның төрле һөнәр ияләре,аларның эшлеклелек һәм шәхес сыйфатлары,кеше хезмәтенең җәмгыятьтәге роле турында белемнәрен арттыру.Янгын сүндерү хезмәтен киңрәк өйрәнү.Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үзләштерү.











