Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
"Җырларга, биергә бик яратабыз!" 01.11.2024

Кечкенәләр төркеме -музыка
Тема: "Көз"
Музыка тыңлау:"Урманда йөрүләре"
Максат: музыканың жанрын аерырга өйрәнү.
Җырлау: "Яфрак бәйрәме"
Максат: сүзләрне дөрес итеп әйтеп, көйгә туры китереп җырларга ирешү.
Уен: татар халык уены "Түбәтәй"
Максат: музыкаль уенда кагыйдәгә туры китереп уйнау, кызыксыну уяту. -
"Бүген бездә бәйрәм!" 30.10.2024

Бүген бакчабызда "Көзге уңыш" бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә "Көзге калейдоскоп" күргәзмәсенә матур эшләнмәләр алып килгән балаларга дипломнар тапшырылды. Бәйрәм матур шигырьләр, җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды.
-
""Кызыксынып уйныйлар"" 29.10.2024

Кечкенәләр төркемендә режим моментында үстерешле уеннар уйнау.
-
"Бездә бүген кунаклар!" 28.10.2024

Бүген бакчабызда, Ләйсән Әхәт кызы җитәкчелегендәге мәктәп укучылары "Умырзая" төркеме балаларга әкият, җыр-биюләрдән торган матур концерт күрсәттеләр. Укучыларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә зурдан-зур иҗади уңышлар телибез!!!
-
"Физик тәрбия" 25.10.2024

Максат: балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерү.
Белем бирү өлкәсе бурычлары:
Физкультура: туплар белән төрле күнегүләр өйрәнү, уеннар уйнау.
Физик сыйфатлар үстерү: тизлек, җитезлек;
Сәләмәтлек: үзенең сәләмәтлеген саклый белергә өйрәтү.
Аралашу, социальләштерү: өлкәннәр һәм үз иптәшләре белән аралашырга өйрәтү; иптәшләренә карата игътибарлы булуны, ярдәм итү теләге булдыруны уен аша үстерү;
-
"Көзге калейдоскоп" бәйгесе 25.10.2024

Көзге темага багышланган шундый матур кул эшләре өчен балаларга һәм әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Тырышып эшлибез!" 24.10.2024

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән " Татарча өйрәнәм" олимпиада эше үткәрелде
-
"Көзге могҗиза" 23.10.2024

Көз көне җир өстенә коелган алтын яфраклар өстеннән йөрү, үзенә бер рәхәтлек бирә. Әгәр ул яфракларны өйгә алып керсәң, алар шаккаттыргыч әйберләргә әйләнергә мөмкин. Моның өчен бераз фантазия һәм илһам гына кирәк.
Һәр көздә бакчабызда табигый материалдан, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән балалар һәм аларның әти-әниләре белән күргәзмә үткәрү традициягә әйләнде. Ата-аналар һәм балалар «Көзге колейдоскоп» күргәзмәсендә актив катнаштылар, үзләренең фантазияләрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Барлык эшләнмәләр искиткеч килеп чыкты. -
"Кызыклы очрашу" 22.10.2024

Мәктәп белән дәвамчанлык эш планы нигезендә мәктәпкә экскурсия. Балалар мәктәп китапханәсе, музее, технология кабинетлары белән таныштылар. Экскурсия бик кызыклы, эчтәлекле булды.
-
"Котлыйбыз!" 21.10.2024

Бүген "Арча" спорт мәктәбендә күңелле стартлар узды. Бакчабызга йөрүче кызлар һәм малайлар әлеге чарада бик теләп катнаштылар. Күңелле стартларда барлыгы биш команда катнашты. Безнең команда 3 нче урынны алды. Котлыйбыз!!!











