Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
"Сәламәтлек-иң зур байлык!" 29.11.2024

Әниләрнең назы белән
Без керәбез һәр көнгә.
Кояш кирәк җир йөзенә
Әни кирәк һәркемгә!
Әни! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләуче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче бит ул безнең газиз әниләр!
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең кирәге сез.
Бакчабызда әниләр көне уңаеннан әниләр һәм балалар белән берлектә “Сәламәтлек-зур байлык” исеме астында бәйрәм иртәсе үткәрдек. Бәйрәм балаларның матур шигырьләре, җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Әниләр балалары белән бергә командаларга бүленеп, үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен күрсәтеп, уеннарда, ярышларда актив катнаштылар. -
"Чишмә башы" 29.11.2024

Безнең туган телебез – татар теле. Без Тукай якташлары, телебезнең тирән, кодрәтле, серле дөньясының нәкъ үзәгендә кайнап, аның байлыгына, матурлыгына, фикри тирәнлегенә, аһәңлегенә сокланып һәм горурланып яшибез. Ирешелгәннәр белән чикләнмичә, Арча районы мәгариф идарәсе тәкъдиме белән бакчабызда “Чишмә башы” исемле электрон газетасы чыга башлады.
Максатыбыз – тәрбияләнүчеләребезне, тылсымлы тел дөньясына кереп, бәйләнешле сөйләм үстерергә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә, телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга ярдәм итү. -
"Сәламәт булыйк!" 28.11.2024

Кыйммәтле дарулар урынына - сарымсак.
Сарымсак тамак авырту , томау төшү, йөткерү, салкын тию билгеләреннән коткара. -
"Котлыйбыз!" 27.11.2024

Бездә бүген Туган көн. Төркемебездәге батыр егетебез Төхфәтуллин Йосыфны чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәт, озын гомерле, тәүфыйклы, иманлы булып, әти-әни тигезлегендә үсәргә насыйп булсын. Бәхетле балачак телибез.
-
"Тәҗрибә ясадык" 25.11.2024

Татарстанда фәнни-технологик үсеш һәм Россияда фән һәм технологияның унъеллыгы уңаеннан бакчабызда план буенча әңгәмәләр уздырыла. Агымдагы атнада "Нәрсә ул тәҗрибә?" дигән сорауга җавап эзләнде.
-
"Экология бүлегеннән кунаклар килде" 22.11.2024

Бүген Арча муниципаль районы төньяк территориаль оешмасыннан килгән экологлар белән җылы очрашу булып узды. Кунаклар балаларга экология буенча кызыклы табышмаклар әйтеп, мавыктыргыч мәгълүматлар җиткереп, буләкләр тапшырдылар.
-
"Ясарга яратабыз" 21.11.2024

Кечкенәләр төркеме.
Сынлы сәнгать үсеше-рәсем.
Тема:"Әниемә матур чәчәкләр"
Максат: балаларга түгәрәк элге ярдәмендә чәчәк ясарга өйрәтү, төсле карандашлар белән буяу күнекмәләрен ныгыту, әниләргә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү. -
"Котлыйбыз!" 20.11.2024

Бүген Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә" "Мин татарча өйрәнәм" олимпиадасында катнашкан әзерлек төркеменә йөрүче балаларны бүләкләү тантанасы булып узды. Иванова Милана, Кодирова Зәйнәб II дәрәҗәдәге , Шакирова Зәринә I дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
"Кечкенәләр төркемендә физик үсеш" 19.11.2024

Тема:"Туп тәгәрәтү"
Максат: балалар белән колоннада йөрү һәм йөгерүне ныгыту, физик күнегүләрне төгәл эшләргә ирешү, бер-береңгә тигез юнәлештә туп тәгәрәтергә өйрәтү, күнегүләр, уеннар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау, сәламәтлекне ныгыту. -
"Котлыйбыз!" 18.11.2024

2023-2024 уку елында мәктәпкә әзерлек төркемендә йөргән балалар - Мифтахова Гөлназ һәм Мифтахова Гөлшат ГТО нормаларын яхшы күрсәткечләргә тапшырган өчен күкрәк значогы белән бүләкләнделәр. Аларга укуларында һәм спортта уңышлар телибез!!!











