Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Чишмә башы" 27.02.2025

Бакчабызда чыгып килүче "Чишмә башы" газетасының февраль ае саны дөнья күрде.
-
"Яратыгыз китапны!" 26.02.2025

Туган тел- кечкенәләр төркеме
Тема:"Китап- якын дустыбыз"
Максат: балаларны китап төрләре белән таныштыру, китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү, балаларның сөйләм телен үстерү. -
Туган тел 25.02.2025

Тема: Балалар китабы.
Максат: 1. Китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү.2.Китап бастыру эше белән таныштыру,китапны бизәргә,матурларга өйрәтү.3. Балаларның сөйләм телен баету,кул чуклары хәрәкәтләрен,иҗади танып белү сәләтен үстерү. -
Физик үсеш 24.02.2025

Тема: Колоннада йөрү, сикерү. Максат:предметлар арасыннан туп тәгәрәтүне, шнурдан уңга һәм сулга ике аякта алга таба хәрәкәт итеп сикерүне ныгыту
-
"Әтием-горурлыгым" 21.02.2025

Әти! Бу сүздә бик тирән мәгънә ята. Гаилә тоткасы. Туган җирен саклаучы ир – егет. Ниһаять - ил агасы.
Үз көчендә калсын , үзгәрмәсен
Борынгыдан калган бер өмет.
Ил агасы булып , әти булып,
Горур булып калсын ир-егет.
Бүген безнең балалар бакчасы 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырды . Ватанны саклаучылар көне балаларда патриотизм, сугышчыларга хөрмәт, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә карата бер-береңне хөрмәт итү хисе тәрбияли. Балалар әтиләренә матур җырларын, сәнгатле шигырьләрен, дәртле биюләрен бүләк итте.
Хөрмәтле әтиләр! Сезнең барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар , гаилә иминлеге һәм сәламәтлек телибез. “Йөрәктән чыккан сүз йөрәккә җитә”диләр. Киләчәктә әниләр белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта яшәгез. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле бәхетле кешеләр итеп тоярбыз. -
"Туган тел атналыгы" 20.02.2025

Минем кулда яраткан китабым . Балаларның яраткан китапханә почмагы .
-
"Тәҗрибәләр ясау безгә ошый!" 20.02.2025

Россиядә фән һәм технологиянең унъеллыгы уңаеннан бакчабызда иҗади экспериментлар уздырабыз. Балаларга бик ошый. Бу атнада "Күңелле шарчыклар" ясадык
-
"Татар халык ашлары" 19.02.2025

Туган тел атналыгы.
Тема: "Татар халык ашлары" милли ризыклар күргәзмәсе. -
"Әбиемнең серле сандыгы" 18.02.2025

Туган тел атналыгы кысаларында"Әбиемнең серле сандыгы" белән танышу. Татар халкының милли киемнәре ,татар милли бизәкләре турында күзаллау булдыру.
-
Спектакль карадык 17.02.2025

Театр сәнгате балаларны сихри дөньяга алып керә, аларның иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сөйләм телен үстерә, эстетик һәм әхлакый тәрбия бирә. "Туган тел атналыгы" кысаларында кечкенәләр төркеме өчен, М.Ю.Картушинанын "Тегүче куян" әкияте сәхнәләштерелде. Спектакльне нәниләр тын да алмыйча карады. Зурлар төркеме үз чиратында яңа спектакльләр белән куандырачагына вәгъдә бирде











