Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Канатлы дусларыбыз! 19.01.2018

Кошлар – табигать могҗизасы. Әйтерсең лә, алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган. Кошлар элек-электән кешедә күкләрне айкарга, очарга омтылыш уяткан. Алар әйтерсең лә, җиһандагы бар моң-аһәңне үзенә сеңдергән.Без канатлы дусларыбызны яратабыз. Алар – яшәешебез бизәге. Кошларның самими яңгыравык җыры, ачык төстәге каурыйлары табигатьне бизи, күңелгә сихәтлек, дәрт-дәрман өсти.
-
Шашка ярышлары 15.01.2018

Бакчабызда үзара шашка ярышлары оештырабыз.Ул фикер йөртү сәләтен үстерә.
-
"Иске яңа ел бәйрәменә бүләк!" 14.01.2018

Арча муниципаль районы тарафыннан оештырылган "Новогодний серпантин" конкурсында авыл балалар бакчалары арасында 3 урынга лаек булдык.
-
"Саф һавада хәрәкәтле уеннар! 09.01.2018

Саф һавада үткәрелгән уеннар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик яктан тәрбияләүдә әһәмиятле чараларның берсе. Хәрәкәтле уен вакытында сәламәтләндерү, тәрбияви, белем бирү бурычлары үтәлә. Балаларның төрле хәрәкәтләре һәм эшчәнлеге белән тәрбияченең дөрес җитәкчелек итүе аларның йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир ясый, хәрәкәт итү аппаратларын ныгыта, матдәләр алмашын, аппетитны яхшырта, сәламәт йокыга булышлык итә. Саф һавада үткәрелгән уеннарда балаларның төп хәрәкәт эшчәнлеге: йөгерү, сикерү, үрмәләү, ыргыту кебек күнекмәләр камилләшә. Балаларда физик сыйфатлар: җитезлек, тизлек, көчлелек, түземлек тәрбияләнә. Спорт элементлары кергән уеннар: хоккей, футбол, бадминтон балаларга бигрәк тә нык ошый. Хәрәкәтле уеннарны игьтибар сорый торган уеннар белән чиратлаштырырга кирәк. Һәр баланың шәхси физик мөмкинлекләрен күздә тоту мөһим. Хәрәкәтчән һәм аз хәрәкәтчән балалар белән төркемләп эшләү тәрбиячедән күнегүләрне, җиһазларны җентекләп сайлауны таләп итә.
-
"Яңа ел кичәсе күңелле узды!" 29.12.2017

Яңа ел бәйрәме бик күңелле һәм матур узды.Кыш бабайга матур җырлар җырладык, шигырләр сөйләдек....
-
"Кар сыннарыбыз!" 21.12.2017 Яңа еллар якынлаша.Бакчабыз янәшәсенә кардан матур сыннар ясап куйдык.Аларга карап балаларыбыз шатлана.

-
"Саф һавада уеннар!" 18.12.2017

Саф һавада уеннар файдалы һәм күңелле!
Тауда шуасым килә (Зиннурова Ф.М.)
Мамыктай ак кар ява да,
Агарта бөтен җирне.
Мондый көнне тау шуарга
Чыгасы килмәс кемнең!
-
"Голосок" конкурсы 15.12.2017

Арча районы балалар бакчалары арасында узган "Голосок" конкурсында Шагиева И. икенче урынга лаек булды .Котлыйбыз!Уңышлар телибез!
-
"Саф һавада!" 12.12.2017

Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
-
РОДИТЕЛЯМ!
11.12.2017
Уважаемые родители!
Для переоформления права на получение дополнительной компенсации Вы можете подать заявление на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан (uslugi.tatarstan.ru), либо обратиться в отделение Республиканского центра материальной помощи по месту жительства в течение месяца, следующего за месяцем окончания предоставления дополнительной компенсации.
В случае, если Вы обратитесь за переоформлением позже указанного месяца, дополнительная компенсация будет назначена Вам с месяца обращения.
При обращении необходимо предоставить:
- документ, удостоверяющий личность;
- документы о доходах всех членов семьи за шесть месяцев, предшествующих месяцу обращения.
Дополнительная компенсация переоформляется, если величина дохода на одного члена в семье заявителя не превышает 20 тысяч рублей.











