Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Кара каргалар-канатлы дусларыбыз!"!" 16.04.2018

Бакчабызга йөрүче балалар һәр көнне төрле һөнәрләр үзләштерәләр,бик күп яңалыклар белән танышалар.Бүген алар саф һавага чыккач, җылы яклардан кайткан канатлы дусларыбызны-кара каргаларны игътибар белән күзәтеп , тәрбияче апалары белән әңгәмә кордылар: алар ничек туклана, кайда яши һәм башка сорауларга җаваплар эзләделәр,таптылар.
-
"Кошлар көне" 13.04.2018

Безнең канатлы дусларыбыз.
(Кошлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә)
Максат:
-Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү;
-Кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру;
- Кошларның сайраулары, яшәү рәвешләре буенча аера белергә өйрәтү;
- Балаларның сөйләм телен үстерү,образга керә алу сәләтләрен һәм сәхнәдә үз-үзләрен тоту күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлар:
Кошлар тавышы язылган аудио тасма, кошлар рәсеме, кошлар маскалары, презентация күрсәтү өчен проектр, экран, ноутбук.
-
Физкультура 09.04.2018

Физкультура
Тема: Гимнастик эскамиядә йөрү, туп ату.
Максат:1.Балаларда үз сәламәтлекләрен ныгыту өчен ихтыяр көче тәрбияләү.
2.Төрле алымнар белән туп ату, гимнастик эскәмиядән предметлар аша атлап чыгу күнекмәләрен үстерү.
3.Берничә хәрәкәтне берләштереп үтәргә өйрәтү.
Җиһазлау: кечкенә туплар , комлы капчыклар, гим.эскәмия.
-
"Язгы өмә" 05.04.2018

Бакчабыз тирәсендә язгы өмә оештырдык.
-
Кызыклы сәяхәт 29.03.2018

Мәктәп музеена кызыклы сәяхәт оештырдык.Үзебез өчен кызыклы мәгълүмат тупладык.
-
ФАП эшчәнлеге белән танышабыз 27.03.2018

Авылыбызда урнашкан ФАП эшчәнлеге белән танышу максатыннан фельдшерыбыз Равия апа белән очрашу оештырдык.
-
Практик эш 23.03.2018

Практик эш-суган утырту.Эксперимент уздырабыз: суган кайда тизрәк үсә башлар? Кара туфрактамы әллә агач опилкасындамы...без бу сорауга җавапны балалар белән берлектә берничә көннән беләчәкбез.
-
Дидактик уен. 22.03.2018

Дидактик уен.Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аерып корзиналарга тутыру.
-
Физик үсеш 20.03.2018

Тема: Скакалкада сикерү.Шнур астыннан туры һәм ян белән чыгу.
Максат:1. Үз-үзләренә ышанучанлык сыйфаты тәрбияләү.
2.Шнур астыннан туры һәм ян белән чыгу, кыска скакалкада сикерү кунекмәләрен үстерү.
3.Шеренгада туп тапшырырга кунектерүне дәвам итү.
-
"Бәйрәм кичәсе!" 07.03.2018

Әти-әниләребез белән бергәләшеп мәдәният йортында матур бәйрәм кичәсе оештырдык.Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!











