Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 ( 278 ) 279 280 >>
-
Мәктәпкә Хәкимов Данис Габделхәй улы исеме бирелде. 18.11.2014

15 ноябрьдә икенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы кырык өченче утырышы булды. Икенче көн тәртибендә Түбән Мәтәскә урта мәктәбенә Хәкимов Данис Габделхәй улы исемен бирү турындагы мәсьәлә каралды. — Хәкимов Данис Габделхәй улының исеме район кешеләренә яхшы билгеле, — диде Любовь Осина. — Түбән Мәтәскә мәктәбе директоры, тәҗрибәле укытучы, менә дигән кеше. 30 елдан артык мәктәп директоры булды, 1984 елда аның инициативасы белән яңа мәктәп төзелде. Аның җитәкчелегендә мәктәп коллективы укыту–тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә иреште, ул мәктәпнең иң яхшы традицияләренә нигез салды, алар бүген дә саклана. Данис Габделхәй улы укучылары арасында билгеле һәм хөрмәтле кешеләр аз түгел, төрле һөнәр кешеләре, җитәкчеләр бар. Депутатлар әлеге тәкъдимне хуплаган карар кабул иттеләр.
-
Математик кичә 18.11.2014

11 нче класс укучылары өчен "Күренекле математиклар" циклыннан Софья Васильевна Ковалевскаяга багышланган класстан тыш чара үткәрелде.
-
Безне укырга чакыралар. 17.11.2014

Бүген мәктәпкә Казан кооператив институтыннан чыгарылыш класс укучыларын укырга чакырып вәкилләр килде. Бу уку йортына укырга керү тәртибен аңлаттылар, уку йортында өйрзтелгән белгечлекләр турында сөйләделәр.
-
"Исәннәрнең кадерен бел!" 15.11.2014 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2-4 нче класс укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Җамалиева Бибисара апаның хәлен белергә бардылар.

-
Фәрваз Миңнуллинны искә алу кичәсе 14.11.2014 Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Aрчаның Казан арты тарих-этнография музеенда оештырылган якташыбыз, танылган язучы, тәнкыйтче Фәрваз Миңнуллинны искә алу кичәсендә катнаштылар.

-
Ата-аналар җыелышы. 13.11.2014 18 нче ноябрь көнне мәктәптә 12 сәгатьтә ата-аналар җыелышы була.

-
Беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшыру 12.11.2014 Мөндеш авылы китапханәсендә әти-әниләр катнашында 1 нче сыйныф укучыларына "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" тапшырылды. Әти-әниләргә проектның эчтәлеге һәм шартлары аңлатылды.

-
12 ноября -Урок культуры. 11.11.2014 12 ноября в библиотеке села будет организован Урок культуры для всех первоклассников, включающая запись в библиотеку, вручение дневника, познавательные беседы для детей о культуре и истории Республики Татарстан, родного края, ознакомление с условиями конкурса.

-
Педсовет. 10.11.2014 Бүген мәктәптә "Уку эшчәнлеген оештыруда өй эшләренең роле һәм әһәмияте" темасына педагогик совет утырышы булды. Уку елының беренче чирегенә йомгак ясалды.

-
Каникуллар бетте. 09.11.2014 Көзге каникуллар тәмамланды. Иртәгә барлык укучыларны да мәктәптә көтеп калабыз.









