• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-62-03
E-Mail: Snm.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова»
Руководитель: Гайнетдинов Ильдар Борханович
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы
У нас учат: 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда)

Новости Нижнеметескинской СОШ

«Яшь кулибинчы-2015» республика конференциясе

Опубликовано: 24.03.2015

Мәктәптә «Яшь кулибинчы-2015» республика конференциясе үткәрелде. Конференцияне оештыручылар - Татарстан республикасы уйлап табучылар, рационализаторлар җәмгыяте һәм “Мәгариф” журналы. Конференция 3 бүлектән торды: яшь эзләнүчеләрнең техника өлкәсендәге ачышларыннан төзелгән күргәзмә; тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу өлеше; галимнәр катнашында оештырылган осталык дәресләре. Әлеге чарада район администрациясе башлыгы Илшат Габдельфәртович Нуриев та катнашты.Ул осталык дәресләрендә булды, күргәзмә белән танышты, яшь уйлап табучыларга үз тәкъдимнәрен җиткерде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәрович конференциянең төп өлешендә район укытучыларының чыгышын тыңлады. Яшь кулибинчыларның эшеннән канәгать булуын хәбәр итте. Мөхтәрәм кунаклардан түбәндәгеләрнең чыгышын тыңлау укучылар һәм аларның җитәкчеләрендә яңа эзләнүләргә теләк тудырды. Конференция кунаклары: Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты ӘЮПОВ Мөхәммәт Йосыф улы, Казан дәүләт энергетика университеты доценты, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты, шагыйрь, «Яшь кулибинчы-2015» конкурсының жюри рәисе НУРУЛЛИН Ринат Гали улы, Казан федераль университеты профессоры, тарих фәннәре докторы, археолог, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе ХУҖИН Фаяз Шәриф улы, «Сүз» нәшриятенең баш мөхәррире, эзтабар-язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия хәрби-тарихи фәннәр академиясенең һәм Петр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы МОСТАФИН Шаһинур Сафа улы, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире САБИРҖАНОВ Таһир Әюп улы.



К списку новостей