Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
"Әлифба" бәйрәме 07.04.2017

Бүген 1 нче класс укучылары белән Әлифба бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә 5 нче класс укучылары, ата-аналар катнаштылар. 1 нче класс укучылары үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәттеләр. Кунакка килгән әкият геройларының сорауларына төгәл итеп җавап бирә алдылар. Әти-әниләр, мәктәп дирекциясе укучыларны шушы зур бәйрәм белән котлады, чараны оештырган класс җитәкчесе Хәйретдинова В.Р.-га рәхмәт җиткерде.
-
Республиканской антинаркотической акции «Будь готов! Скажи, нет!» 07.04.2017

Сегодня участников проекта «SаMоSтоятельные дети» провели антинаркотическую акцию «Будь готов! Скажи, нет!» Проводили с жителями села викторину «Знаешь ли ты закон?» и объясняли , что любые действия с наркотиками являются уголовно наказуемыми: будь то приобретение, хранение, транспортировка, продажа, организация потребления, изготовление, склонение к употреблению.
-
“Арча ягы- туган ягым” конференцияcе 06.04.2017

5 нче апрель көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә РСФСР ның аткзанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге I районкүләм “Арча ягы- туган ягым” фәнни -гамәли укучылар конференция үткәрелде. Конференция эшендә безнең мәктәптән 6 класс укучысы Сабирова Азалия катнашты. “Шәҗәрәдә гаиләм тарихы” темасына чыгыш ясап II урынга лаек булды. Азалияне һәм укытучысы Закирова Л.Ә.ны уңышлары белән котлыйбыз!
-
“Сөйкемле Шүрәле” кул эшләре бәйгесе нәтиҗәләре 05.04.2017

Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары “Сөйкемле Шүрәле” кул эшләре бәйгесенең район этабында катнашып, 1 нче сыйныф укучысы Зиннәтуллина Нурзәдә 2 нче урынга лаек булды, ә калган укучылар төрле номинацияләрдә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Алдагы бәйгеләрдә дә укучыларга уңышлар телибез!
-
Фәнни-гамәли конференция. 04.04.2017 Бүген Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә районкүләмендә укучыларның фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференция эшендә безнең мәктәп укучылары да катнашты Биология фәне буенча 11 класс укучысы Шиһабиева Энҗе, математика фәне буенча 7 класс укучысы Җиһаншина Дилбәр, тарих фәне буенча 7 класс укучысы Нәбиуллина Камилә, рус теле фәне буенча 8 класс укучысы Арсанва Чулпан чыгыш ясадылар һәм диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларны конференциягә укытучылар Әскәрова Р.Ә., Закирова Л.Ә., Төхбәтуллина Л.Х., Фәйзрахманова Г.Р. әзерләде. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

-
Ата-аналар комитеты конкурсы 03.04.2017

Билгеле булганча, республикабызда “Дус , тату класс серләре” исемле конкурс игълан ителгән иде. Конкурсның район этабында безнең мәктәптән 7 нче класс укучыларының ата-аналары катнаштылар. Комитет составында Нәбиуллина Гөлназ, Гайнетдинов Равил, Җиһаншина Сәкинә, Хәйретдинова Венера булдылар. «Гаилә һәм мәктәп бердәмлеге:проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» темасына проект якланды, класс, ата-аналар комитеты эшчәнлеге яктыртылган визит карточкасы һәм күргәзмә тәкъдим ителде. Мәктәп данын яклап чыгыш ясаган комитетка һәм 7 нче класс укучыларына диреция рәхмәтен җиткерә. МОЛОЦЫ!
-
"Илһам" яшь язучылар бәйгесенең икенче туры
03.04.2017
Бүген Арча педагогия көллиятендә "Илһам" яшь язучылар бәйгесенең икенче туры узды. Безнең мәктәптән "проза"номинациясендә 11 нче класс укучысы Нигъмәтҗанова Раидә, драматургиядә 10 нчы класс укучысы Хәсәнова З. чыгыш ясап кайттылар. Кызларның җиңү яулауларын теләп калабыз.
-
Көрәшчеләрне котлыйбыз! 01.04.2017 Арча районы Урта Курса мәктәбе базасында 2002 елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында көрәш бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедәдә безнең көрәшче егетләребез катнашып призлы урыннарга лаек булдылар. Үз үлчәвендә 7 класс укучысы Мәннанов Әлфис 2 нче урын, 8 класс укучысы Сабиров Алмаз 3 нче урын алды. Егетләрне чын күңелдән котлыйбыз. Ярышларга һәм тренировкаларга йөрткән әти-әниләренә рәхмәт белдерәбез. Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз.МОЛОДЦЫ!!!

-
Йолдыз Шәрәпова белән очрашу
01.04.2017
Бүген авыл китапханәсендә танылган балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова белән очрашу оештырылды. Кичәне китапханә мөдире Хәсәнова Р., 10 нчы класс укучысы Хәсәнова З. алып барды. Бу кичәдә безнең мәктәптән башлангыч һәм 5 нче класс укучылары да катнашты. Алар язучының балаларга багышланган шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар. Язучы белән үткәрелгән әлеге кичәдән укучыларыбыз зур рухи азык алдылар.
-
"Музей эше активистлары" конкурсында катнашу 31.03.2017

Музей Советы членнары "Музей эше активистлары"конкурсында катнашу өчен материал туплыйлар. Җитәкчеләре: тарих, җәмгыять белеме укытучысы Закирова Л.Ә








