Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
21 апреля - день местного самоуправления 21.04.2017 21 апреля - день местного самоуправления. Этот день учрежден Указом Президента РФ от 10 июня 2012 года № 805. Впервые праздник прошел в 2013 году. Дата торжества приурочена изданию 21 апреля (по старому стилю) 1785 года Екатериной II Жалованной грамоты городам. Этот документ стал основой развития российского законодательства о местном самоуправлении. В связи с этим праздником учительница обществознания Закирова Л.А. провела в 9-11 классах «Урок местного самоуправления». Ознакомились с историей создания местного самоуправления в России, о главных целях и задачах местного самоуправления. На урок был приглашен Глава Старокырлайского местного самоуправления Сиразутдинов Фаргат Гарафутдинович.

-
Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында ниләр беләбез? 19.04.2017

Бүген бездә "Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында ниләр беләбез?" исеме астында класс сәгатьләре узды
-
"Җиңү" проекты нәтиҗәләре. 17.04.2017 17 нче апрель көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының “Мәктәптән тыш эшләр республика үзәге” 2017 елда игълан ителгән региональ һәм республика конкурсларына нәтиҗә ясады. “Җиңү” региональ иҗтимагый проектында безнең мәктәпнең этнографик музее да катнашты. Конкурсның төп критерийлары: музейда Бөек Ватан сугышына багышланган экспозицияләр, матбугатта бу юнәлештә музей эшенең яктыртылуы, музей сайты булуы, үзенчәлекле экспонатлар һ.б. Музей җитәкчесе Закирова Лилия Әхәтовна лауреат дипломы белән бүләкләнде.

-
Күңел кыңгыраулары ни сөйли 15.04.2017

Әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе Йолдыз Шәрәповага 10 нчы апрель көнне 55 яшь тула. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны танып, кабул итүдә бала аңындагы аерым үзенчәлекләрне аңлап, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара.Күп кенә шигырьләре дәреслеккә дә кертелгән. Шуны истә тотып Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары китапханәче Миләүшә Нургалиевна белән берлектә шагыйрә иҗатын, шигырьләрен өйрәнеп, “Күңел кыңгыраулары ни сөйли?” дигән темага викторина үткәрде. Нәтиҗәдә, “Колаклы коймак”лар командасы җиңү яулады.
-
Тукай укулары нәтиҗәләре 14.04.2017

Бүген Яңа Кырлай мәктәбендә VI Республикакүләм Тукай укулары үткәрелде. Тарих, җәмгыять белеме укытучысы Закирова Лилия Әхәтовна "Укыту-тәрбия процессында туган як тарихы" төркемендә 2 нче урынга лаек булды
-
Космонавтика көне рәсемнәрдә 13.04.2017

Башлангыч класс укучылары Космонавтика көне уңаеннан рәсемнәр ясадылар. Бүген әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Әлеге рәсемнәргә бәяне укучылар үзләре бирәчәк. Күргәзмәнең нәтиҗәләре 17 нче апрельдә линейкада игълан ителәчәк.
-
Космонавтика көне 12.04.2017

Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар : 12 апрельдә Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше – очучы – космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде. Ул илебез тапшырган эшне тиешле дәрәҗәдә үтәде. Классларда бүген гомуми тәрбия чаралары оештырылды. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, фильм карадылар. Укытучылардан Гыйбадуллин И.З, Нәбиуллина Г.Р., Закирова Л.Ә ачык класс сәгатьләре күрсәттеләр.
-
Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотыйк! 11.04.2017

Бүген безнең мәктәптә район янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре катнашында "Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотыйк!" темасына әңгәмә үткәрелде. Әлеге әңгәмәдә югары класс укучылары катнашты.
-
Котлыйбыз! 10.04.2017

Казан федераль университеты үткәрә торган регионара предмет олимпиадаларында безнең мәктәп укучылары актив катнашалар. Олиvпиаданың беренче туры дистанцион үткәрелә. Дистанцион тур призерларыбыз ел да күп була. Бу уку елында КФУның үзенә барып, 2 турда катнашкан 10 класс укучысы Гыйбадуллина Әдилә җәмгыять белеме фәненнән 2 призлы урынга лаеклы булды. Котлыйбыз!
-
Тирә-ягыбыз чиста булсын! 08.04.2017

Чисталык айлыгы кысаларында һәр атнаны өмә оештырабыз. Укучылар мәктәп каршындагы карны тараттылар, мәктәп каршындагы мәйданны чүптән арындырдылар.








