Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Татар конгрессы делегатлары бездә кунакта 05.08.2017

Бүген безнең җирлектә Татар конгрессы делегатлары кунак булды. Алар җирлекнең яшәү рәвеше белән таныштылар. Мәгариф, мәдәният учреждениеләренең эшен күзәттеләр. Мәктәптә аларны укучылар һәм укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләр махсус төзелгән программа буенча кунак иттеләр. Алар өчен түбәндәге мәйданчыклар тәкъдим ителде: әдәби мәйданчык, "Туган як" музее мәйданчыгы, туризм белән шөгыльләнүчеләр мәйданчыгы, кул эшләре күргәзмәсе мәйданчыгы, балалар бакчасы мәйданчыгы. Делегатларга мәктәп спорт мәйданчыгында оештырылган Сабантуй милли бәйрәменнән күренешләр бик ошады. Көннең икенче яртысында кунаклар татар авылы өйләренә таралыштылар. Соңыннан чишмә буендагы матур җыенда катнаштылар. Чарадан булган хисләр белән уртаклашып, изге теләкләрен әйттеләр.Кунаклар һәм җирлектә яшәүчеләр тарафыннан әлеге чарада катнашкан һәр кешегә рәхмәт җиткерелде.
-
Яңа уку елына әзерлек башланды
22.07.2017
Тиздән җәйге каникулларның соңгы аена да аяк басабыз. Район мәктәпләрендә укучыларны яңа уку елына кабул итү өчен әзерлек тулы көченә бара. Без дә Белем көненә әзерләнә башладык. Кабинет җитәкчеләре классларны тәртипли, тәҗрибә участогында да эш алып барыла.
-
Безнең хезмәт 19.07.2017

Лагерьга йөруче кызлар, малайлар тырышлыгы нәтиҗәсендә мәктәп бакчасындагы яшелчә түтәлләре ялт итеп тора.
-
“Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе. 14.07.2017

Татарстан Республикасында ел саен уздырыла торган «Үз мәктәбеңә булыш» хәйрия акциясе дэвам итэ.Акциянең төп максаты – мөмкинлеге һәм теләге булган кешеләрне үзләре белем алган уку йортын яңа уку елына әзерләүгә ярдәм кулы сузуга җәлеп итү. «Үз мәктәбеңә булыш - 2017» акциясе 31 августка кадэр дэвам итәчәк.
-
Котлыйбыз! 01.07.2017

"Алтын каләм-2017" республика бәйгесендә беренче дәрәҗәдәге дипломга ия булган 10 класс укучысы Хәсәнова Зөлфияне чын күңелдән котлыйбыз. 22 нче тапкыр үткәрелүче бәйгедә Зөлфия икенче тапкыр катнаша. Быел ул "Татар телендә иң яхшы публикация" номинациясендә җиңү яулады. Мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз арасында журналист һөнәрен сайлаучылар байтак. Шуларның берсе "Безнең гәҗит" газетасы журналисты Мостафина Фәнзилә. Ул быелгы "Алтын каләмне" оештыручыларның берсе иде. Уңышларыгыз белән, кызлар!
-
Тырышкан табар. 27.06.2017 "Тырышкан табар - ташка кадак кагар",-диелә татар халык мәкалендә. 10 класс укучысы Хәсәнов Зөлфия дә бик тырыш. Әле ул "Сәләт" лагеренда, әле авылда мәйдан җыюда оештырып йөри. "Алтын каләм" республика конкурсында катнашып узган җәй безне куандырган иде. Бүген дә ул "Алтын каләм"дә. Уңышлар сиңа!

-
Хуш, Мәктәп! 26.06.2017 Бүген мәктәптә бәйрәм - 11 класс укучыларының чыгарылыш кичәсе гөрләп үтте. Урта мәктәпне 9 укучы тәмамлады. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырды алар. Математикадан уртача балл 66, рус теленнән 77 балл. Мәктәп өчен рекорд күрсәткеч. Энҗе, Раидә, Эльмира мәктәпне бары "5" гә генә укып тәмамладылар. Аларга "Укудагы аерым уңышлары өчен" Россия Федерациясе медале тапшырылды. Рәзилә, Альмир, Илдус, Ильмир, Салават һәм Диләрә мәктәпне "4" һәм "5" гә тәмамлады. Мәктәп директоры, Арча мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Ибраһимов А.Р. укучыларга аттестатлар тапшырды. Котлыйбыз сезне, укучыларыбыз! Уңышлар юлдаш булсын!

-
Чишмә бәйрәме. 25.06.2017 Түбән Мәтәскә авылының күрке булып тора ул Хава чишмәсе. Чишмә янында авылның китапханәчесе һәм клуб мөдире җитәкчелегендә бик матур авыл киче оештырылды. Безнең мәктәп укучылары бу бәйрәмдә актив катнаштылар: җырладылар, биеделәр.

-
Мәйдан җыябыз. 25.06.2017 Киләсе атнада авылларда Сабантуйлар башлана. Йола буенча иң беренче мәйдан, ягъни бүләк җыела. Аны балалар җыя. Бу көннәрдә укучыларыбыз шушы чараларда актив катнаша.

-
Выставка детских работ 13.06.2017

Выставка детских работ на знание государственной символики и традиций России и Татарстана








