Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Башлангычлар атналыгы 03.03.2020 Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланып китте. 3 нче март көнне озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар арасында “Математик КВН” булып узды. Ярышта “Шатлык” һәм “Дуслык” командалары көч сынашты. Уен-бәйгедә укучылар логик фикерләүгә мисал, мәсьәләләр чиштеләр, тапкырлыкта,зирәклектә, җитезлектә дә үзләрен сынап карадылар.

-
Тукай геройлары минем иҗатымда 03.03.2020 Габдулла Тукайның 134 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, ТАССРның 100 еллыгы, Арча районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан, Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары район бәйгесенең башлангыч сыйныфлар өчен “Тукай геройлары минем иҗатымда”номинациясенә катнашырга теләктәшлек белдерде.Яшь иҗатчылар чигү, тегү, бәйләү юлы белән, шулай ук агачтан, саламнан, балчыктан, тукымадан һәм башка табигый һәм табигый булмаган материаллардан эшләнгән декоратив-гамәли сәнгать әсәре тәкъдим итте.

-
“Без бергә” фестивале. 26.02.2020 Арчаның сәнгать мәктәбендә “#Безбергә” фестиваленең муниципаль этабы үтте. Әлеге фестиваль инде берничә ел уздырып килә. Шунысы игътибарга лаек, монда бар да гади. Шул ук вакытта үзенә күрә бер затлылык та сизелә. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. Әлеге халык иҗат фестиваленең максаты булып балаларның һәм яшүсмерләрнең нәфис-эстетик иҗатын үстерү тора. Ул халык мәдәниятенә, Россия халыклары традицияләренә карата хөрмәт тәрбияләү, этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту, балаларда милли мәдәнияткә карата кызыксыну уяту, талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү бурычын да күз алдында тота. Безнең Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары “Халык вокал ансамбле” һәм “Инструменталь ансамбль” номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар. Барлык укучыларга зур уңышлар телибез!

-
Котлыйбыз! 24.02.2020 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Казиле башлангыч мәктәбендә “Йолдызлы сәгать” уздырылды. Сибагатуллин Ренас җиңүче булды.

-
Халыкара туган тел көне 22.02.2020 21 нче февраль көнне Казиле башлангыч мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган кичә булды.

-
Туган телем - татар теле 22.02.2020 Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. 21 нче февраль- Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Туган телем - татар теле"дигән музыкаль кичә узды. Кичәдә “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды, укучыларыбыз туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, мәкальләр әйтештеләр.

-
23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне 22.02.2020 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне – ир-егетлəрнең намус, абруй һәм кыюлык шикелле сыйфатларга ия булуын раслый торган бәйрәм. Мөндеш башлангыч мәктәбе укучыларына үрнәк күрсәтү, шундый сыйфатларга хас булган егетләр барлыгын аңлату, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатыннан соңгы елларда армия хезмәтендә булып кайткан егетләребезне бәйрәм кичәсенә чакырдык. Үсеп килүче яшь буынга бу тәрбия үрнәге булып тора. Егетләребез укучыларга үзләренең армия хезмәтендә булган кызыклы хәлләре, күргәннәре турында сөйләделәр, киңәшләрен бирделәр. Спорт белән шөгыльләнергә, тырышып укырга өндәделәр.Укучылар кунакларга шигырьләр сөйләделәр, матур биюләр һәм җырлар күрсәттеләр.

-
Туган тел атналыгы 22.02.2020 Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә Туган тел атналыгы дәвам итә. Бүген без 5 нче һәм 7 нче сыйныф укучыларының кызыклы уеннарын күзәттек. Алар үзләрен чын артистлар итеп күрсәттеләр. 5 нче сыйныфлар Ф.Яруллинның “Ак яфрак”, 7 нче сыйныфлар Г.Исхакыйның “Җан Баевич” комедиясеннән өзек уйнадылар. Аларның уены тамашачыларга бик ошады. Артистларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез. Әсәрләрне сәхнәләштерергә ярдәм иткән класс җитәкчеләренең барысына да рәхмәт белдерәбез.

-
Туган теле көне 21.02.2020

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Туган тел... Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз. Без үзебез туган телебез – татар теле белән горурланабыз! Бүген Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбендә, Халыкара туган тел көне уңаеннан, татар һәм рус телләрендә “Тел берләштерә” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Родной язык. Он впитан с молоком. Звучит как музыка, нам сердце услаждая. В международный день родного языка На языке родном тебе мы пожелаем: Люби язык, храни на день и на века! Не забывай мелодию родного языка. Отмечая Международный день родного языка, мы отдаем дань уважения существующим в мире всем языкам, культурам, которые они отражают. В Международный день родного языка все языки признаются равными, поскольку каждый представляет живое наследие, которое нам следует оберегать.
-
Туган тел атналыгы 20.02.2020 Кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. 21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан, Арча районы Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә Туган тел атналыгы башланды. Быел укучыларыбыз атналыкка үзенчәлеклерәк итеп әзерләнделәр. 1-8 нче сыйныф укучылары татар телендә әсәрләр сәхнәләштерделәр. Бүген 6 нчы һәм 8 нче сыйныф укучылары үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәттеләр. 8 нче сыйныфлар Г.Камалның “Беренче театр”, 6 нчы сыйныфлар Н. Гыймадиеваның “Елак батыр” әсәрләрен уйнадылар. Аларның уены тамашачыларга бик ошады, гөрләтеп кул чаптылар. Артистларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез.









