Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Балаларны яклау көне 01.06.2020

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Рәхмәт сиңа, укытучым! 26.05.2020 Һәр кешенең күңелендә беренче укытучы иң кадерле изге зат булып саклана. Бүгенге “Соңгы кыңгырау” бәйрәме көнендә үзебезнең беренче укытучыларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез безне укырга-язарга гына түгел, дөньяны танып белергә, тырыш, намуслы булырга өйрәттегез. Хөрмәтле укытучыларыбыз – Нурисә Гыйльмулловна, Фәүзия Гаммәровна, Лилия Равилевна, Илмира Габделхаковна!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Сезгә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын. Гомеремнең тәүге язларыннан Әткәм-әнкәм белән янәшә Берәү яши һаман күңелемдә, Үткәннәрдән кайтып эндәшә. Хәтеремдә курка-курка гына Сыйныфыма килеп кергәнем. Хәтеремдә шулчак беренче кат Якты йөзен аның күргәнем. Дәреслекне ачкач аптыравым, Нәүмизләнеп каушап калуым, Хәтеремдә аның әкрен генә Иңнәремә кулын салуы… Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп, Иҗекләрдән сүзләр язарга, Күзәтте ул һаман гомерем юлын Ялгышларым булса төзәтте, Хезмәт яратырга, туган җиргә Тугрылыкка мине өйрәтте. Кыенлыклар килсә әле дә ул, Бирешмә! – дип гүя эндәшә Күңелемдә шулай гомерем буе Укытучым килә янәшә.

-
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме 25.05.2020 “Соңгы кыңгырау” бәйрәме – иң шатлыклы да, иң моңсу да бәйрәм. Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 11 укучысы 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Без – 2 кыз һәм 9 егет. Мәктәптә уку чоры – кеше тормышының иң күңелле мизгелләре. Алар һәрвакыт йөрәктә якты хатирә булып саклана. Безнең өчен дә бу еллар иң күңеллесе, иң кадерлесе булыр. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезнең барыгызга чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән булса да белем тупларга омтылуыгыз, безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт! Сезгә сәламәтлек, эшегездә иҗади уңышлар, белемгә омтылучы тәрбияле укучылар телибез. Чәчәк тотып әле бүген генә Килгән кебек сиңа, мәктәбем. Инде менә сезгә барыгызга Сау булыгыз, диеп әйтәбез. Моңаймагыз әле, укытучылар, Сагынышып сезгә килербез. Озын юллар үтеп, онытмыйча, Сезнең хәлегезне белербез.

-
Котлыйбыз! 22.05.2020

Республика күләмендә үткәрелгән “Мирас – Татарстан Республикасы мәдәни мирасы балалар күзлегеннән” конкурсында 5 класс укучысы Халжанов Даниярның ТАССРның 100 еллыгына багышлап ясаган рәсеме III урынга лаек булды. Даниярны, җитәкчесе Закирова Л.Ә. котлыйбыз!
-
“Зур планетаның кечкенә балалары!” 20.05.2020 1июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Бу көн – бәйрәм көн. Ул безгә, өлкәннәргә, балалар күңеленең чисталыгы, ихласлыгы һәм беркатлыгы турында искә төшерү өчен уйлап чыгарылган. Мөндеш мәктәбенең 3Г сыйныфында чираттагы сыйныф сәгате шушы максатларны истә тотып үткәрелде. Укучыларга төрле илдә яшәүче балаларның тормыш-көнкүреше, уеннары, шөгыльләре турында мәгълүматлар җиткерелде. Алда балаларның җәйге каникуллары, җәйге ялларны матур, истәлекле, хәвеф-хәтәрсез үткәрергә язсын.

-
Пионер оешмасының туган көн 19.05.2020 19 нчы май – пионер оешмасының туган көне. Шул уңайдан бүген 6 нчы сыйныф укучылары белән Гүзәлия Камиловна тәрбия сәгате уздырды. Алар пионер оешмасының төзелү тарихы, атрибутлары, девизы, җыры белән таныштылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

-
Кешене хезмәт бизи. 16.05.2020 Мөндеш башлангыч мәктәбендә дистанцион укыту белән беррәттән, дистанцион тәрбия сәгатьләре үтә. Бүген үткән тәрбия сәгате “Кешене хезмәт бизи” дип аталды. Ул "ТАССРның 100 еллыгы", "Арча районының 90 еллыгы"кысаларында үтте һәм Мөндеш авылында туган, 30 ел буена Мөндеш сельхозтехникасында җитәкче урыннарда эшләгән Гафурбаев Рәшит Шәкирҗан улына багышланды.Укучылар Рәшит абыйның биографиясе һәм хезмәт эшчәнлеге белән таныштылар. Рәшит абый әтисенең үзенә әйткән бер киңәшен һәрвакыт истә тота: “Кешеләрне ярат,җирдән аерылма. Укырга, белемле булырга тырыш, -“ди ул. Әтисенең сүзенә тугры калып, Рәшит абый җирдән аерылмый. Шул вакытта белемле булуны да күз алдында тотып, Казан авыл хуҗалыгы институтының механика бүлегенә имтиханнарны уңышлы тапшыра. Уку чорында илебез алдында торган изге бурычын үтәү өчен, армия сафларында хезмәт итә.(1963-1967) Армия сафларында да Рәшит абый үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә.Ләкин, егетне үз авылы, туган туфрагы тарта. 1972 нче елда Мөндеш сельхозтехникасына өлкән инженер булып кайта. Биш ел әйдәп баручы инженер булып эшләгәннән соң, аңа директор эшен тәкъдим итәләр. 16 ел җитәкләгән оешмада нинди генә эшләр башкарылмый. Кешеләргә һәм үз-үзенә гаять таләпчән, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгән бу олы җанлы җитәкче мәктәбен бик күп яшьләр уза. Рәшит Шакирҗан улы фермаларны механикалаштыру, эшләрне җиңеләйтү буенча, башка күп кенә тәкъдимнәр кертү буенча Татарстан күләмендә билгеле җитәкче була. Аның хезмәтләре күп тапкырлар мактау кәгазьләре белән бәяләнә. Гомере буена үз вазыйфасын җиренә җиткереп, һәркем канәгать калырлык итеп башкара. Без авылдашыбыз белән горурланабыз!

-
Язгы эшләр 13.05.2020

-
Правнуки победителей 13.05.2020 8 класс укучысы Шәмсетдинова Иделия "Правнуки победителей" Бөтенроссия тикшеренү-эзләнү эшләре конкурсында катнашты. Сертификатка ия булды.Молодец!

-
Бөек Җиңү көне! 09.05.2020 Бүген Бөек Җиңү көне! Җиңү көне җиңел бирелмәде. Аны якынайту, иминлек өчен ир-егетләребез яуда кан койса, тылда аларны хатын-кыз, әби-бабай һәм арык җилкәле яшьүсмерләр алыштырды. Мөндеш башлангыч мәктәбе коллективы шул уңайдан, сугыш кырында ятып калган авылдашларны искә алып, һәйкәлгә венок салды. Соңыннан, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән, тылда фидакарь хезмәт куйган ветераннарыбызны котлап кайтты. “Авылым апайларының күзләрендә ялтыраган яшь бөртекләрен абайламый калмадым. Сөенеч тә, көенеч тә, үзәкләрне өзгән авыр сугыш чоры хатирәләре дә бар иде ул яшьләрдә”, -ди ветераннарның өендә булып кайткан укытучы Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы.









