Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Булачак беренчеләр 12.03.2020 Балалар бакчасы белән мәктәп арасында дәвамчанлык булырга тиеш. Шул максаттан, Түбән Мәтәскә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар мәктәптә еш булалар. 11 нче март көнне яңа уку елында 1 нче сыйныфка укырга керүче балалар мәктәп белән таныштылар.

-
"Без бергә" 10.03.2020 Подведены итоги районного тура фестиваля "Без бергә". Номинация «Народный вокал» (соло) старшая группа 13-18 лет: Лауреат 2 степени-Гилязиева Гузель- Номинация «Народный вокальный ансамбль» старшая группа 13-18лет: Лауреат 1 степени- эстрадно-фольклорный ансамбль «Мили хэзинэ» Номинация «Инструментальный ансамбль» младшая группа 7-12 лет: Лауреат 3 степени- инструментальный ансамбль «Мирас Лауреат 3 степени- Инструментальный ансамбль «Гөлкәйләрем”- Номинация «Инструментальный ансамбль» старшая группа 13-18лет: Лауреат 1 степени- эстрадно-фольклорный ансамбль «Мили хэзинэ» Номинация «Творческая семья»: Лауреат 1 степени-Харисов Радис, Харисов Айбулат.

-
8 нче март бәйрәме 08.03.2020 Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан Казиле башлангыч мәктәбендә бәйрәм кичәсе үтте.Укучылар шигырьләр сөйләделәр,җырладылар,биеделәр, әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Әниләр дә төрле ярышларда катнаштылар.

-
Иң-иң кадерлеләребез! 07.03.2020 Мөндеш башлангыч мәктәбендә 8 нче март иң гүзәл һәм иң могҗизалы яз бәйрәме уңаеннан “Иң-иң кадерлеләребез!”исемле бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәм ике өлештән торды. Беренчесе-ярминкә тегелгән, бәйләнгән кул эшләнмәләрен сату-алу булса, икенчесе бәйрәм кичәсе. Кичә мәктәп укучыларының матур җырлары, шигырьләре, биюләре белән үрелеп барды. Укучы кызлар арасында викторина да үткәрелде. Бәйрәм күңелле үтте, һәр катнашучы күңелендә уңай тәэсирләр калдырды.

-
8 нче март бәйрәме 07.03.2020 Бәйрәм белән!

-
Әниләребез – бәйрәм кунаклары 06.03.2020 Җир шарының ак бәхете өчен Яратылган җәүһәр, алтын сез. Кешелекнең иң зур зиннәте-сез, Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз! Буген, ягъни 6 нчы март көнне, мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары 8 нче мартка багышланган “Тормыш яме сез ул, хатын-кыз!” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гаффарова Д.В. башлап җибәрде. Ул әниләрне, әбиләрне, кызларны бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. Укучылар үзләренең җыр-бию, шигырь сөйләү һәм сәхнә әсәрләрен башкару осталыкларын күрсәттеләр, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

-
Тимурчылар тыл ветеранына булыша. 05.03.2020 Укучылар тыл һәм хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Әскәрова Маһинур әбинең өй тирәсен кардан чистартты.

-
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү - тормыш кагыйдәсе 05.03.2020 6 нчы март-ЮИДның туган көне.Бу уңайдан Мөндеш башлангыч мәктәбендә укучыларның юл йөрү кагыйдәрен белүләрен арттыру максатында профилактик әңгәмә уздырды. Әлеге өлкәдә балаларның белемнәрен арттыру гына түгел, беренче медицина ярдәмен күрсәтү буенча күнекмәләр алу, юлда булган төрле хәлләрдә югалып калмаска өйрәтү дә максат итеп куелды.Әңгәмә барышында укучыларга магнит карточкалар, пазллар, өстәл уеннары да ярдәмгә килде..

-
“Әкиятләр иленә сәяхәт” 05.03.2020 5 нче март көнне башлангыч сыйныф укытучысы Шиһабиева Лилия Рәфкать кызы “Әкиятләр иленә сәяхәт” исеме астында викторина үткәрде. Балалар, “Акбайлар” һәм “Шүрәлеләр” командаларына бүленеп, әкиятләрне, аларның геройларын тануда, табышмаклар белүдә, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар . Нәтиҗәдә, “Шүрәлеләр” командасы җиңү яулады.

-
Авыл китапханәсендә 04.03.2020 Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында 4 нче март көнне укучылар авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханәче Вәлиева Алинә балалар белән “Кошлар – безнең дусларыбыз” исеме астында викторина үткәрде. Балалар чарада актив катнаштылар, шулай ук кызыклы китаплар да сайлап алдылар.









