Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Юлларда имин бул! 28.09.2021 Билгеле булганча, әгәр җәяүледә яктырткыч кайтаргыч элементлары булса, машина йөртүчеләр аны якын фаралар белән 150метр, ә ерак фаралар белән 400метр ераклыктан күреп алачак.Юллардагы бәхетсезлек очраклары күп вакыт юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыга.Боларны булдырмау,балаларга иминлек кагыйдәләрен аңлату максатыннан, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар өчен класс сәгатендә аңлату эшләре алып барылды.

-
Милли кием-йөз аклыгы 27.09.2021 2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак уза. Шуны истә тотып, Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелгән тәрбия сәгате “Милли кием-йөз аклыгы” дигән темага багышланды.Татар халкы, башка халыклар кебек үк, элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган,безнең халык элек-электән бик матур киенергә яраткан.Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тоткан. 2 нче сыйныф укучылары милли бизәкләр белән танышканнан соң, үз куллары белән ясаган читек, алъяпкыч, түбәтәйләргә милли бизәкләр төшерделәр, аларны зәвык белән бизәделәр. Сыйныф сәгатенең йомгаклау өлешендә түбәндәге нәтиҗәгә килделәр: үз халкыңның лаеклы баласы булу өчен, аның гореф - гадәтләрен, тәрбия тәртипләрен, милли киемнәрен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк.

-
Сүзләр дөньясында 24.09.2021 Бүген математика укытучысы Шаһидуллина Г. Р. 10нчы сыйныф укучылары белән "Сүзләр дөньясында" дип исемләнгән чара үткәрде. Укучылар математика фәненә багышланган башваткычлар, ребуслар чиштеләр.

-
Мин татарча сөйләшәм! 22.09.2021 Балаларның күзаллавын үстерү, сөйләм телен камилләштерү өчен бик бай материал булып халык әкиятләре, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, тизәйткечләр, сынамышлар, такмаклар, җыр-биюле уеннар–гомумән әйткәндә, фольклор зур урын уйный. Шушы максатны истә тотып, 4а сыйныф укучылары белән “Мин татарча яратам, мин татарча сөйләшәм, мин татарча яшим!” исеме астында бай эчтәлеккә ия булган класстан тыш чара үтте. Әлеге чарада укучылар татар халкыбызның үткәнен, бүгенгесен өйрәнү, аның күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йола- бәйрәмнәрен, авыз иҗаты үрнәкләрен барладылар. Чара һәр укучы катнашында ярыш-уен формасында үтте. “Кем иң күп мәкаль белә?”, “Тәрҗемәче” , “Сорауга бер сүз белән җавап бир” кебек биремнәр аша көч сынаштылар. Ахырдан “Йөзек салыш” уенын бик яратып уйнадылар. Чара ахырында укучылар, халык иҗатын өйрәнү – безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә, дигән нәтиҗәгә килделәр.

-
Тәрбия сәгате 17.09.2021 Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, төрледән төрле, тәмле ризыклар пешергән. Бугенге тәрбия сәгатендә 2 нче класс укучылары шушы темага фикер алышты. Чараның максаты укучыларны татар халкының милли ризыклары белән таныштыру, аларның төрләрен билгеләү, татар халык ашлары аша тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга карата ихтирам хисе тәрбияләү. Укучылар бик теләп үз белемнәре белән уртаклаштылар, табышмакларга җавап бирделәр. Укытучы В.Р. Хәйретдинова җитәкчелегендә кайбер ризыкларны әзерләү тәртибе белән дә танышып үттеләр.

-
Халкыбызның милли бизәкләре 16.09.2021 Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1Г класс укучылары белән "Халкыбызның милли бизәкләре" исеме астында сыйныф сәгате уздырылды. Балаларны татар халкының милли киемнәре, милли орнамент белән якыннанрак таныштыру, милли тәрбия, татар милли сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү максаты күздә тотылды. Татар халкының милли киемнәре - күлмәк, калфак, түбәтәй, читек, алъяпкыч, камзул. Халкыбыз шушы киемнәргә матур-матур бизәкләр чиккән. Аулак өйләрдә татар кызлары җырлый-җырлый сөлге, кулъяулыкка бизәк чиккәннәр.

-
Китапханәдә 13.09.2021 Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе-андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Шул максатны күздә тотып, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар китапханә һәм китаплар белән таныштылар,китап уку серләренә төшенделәр,китапка сакчыл карарга кирәклегенә төшенделәр.Соңыннан балалар язучысы,якташыбыз Флера апа Мәрданова балалар өчен бүләк итеп калдырган әкиятләр җыентыгы да тапшырылды.

-
Көзге өмә. 10.09.2021

Укучыларыбыз бүген өмәгә чыктылар. Авылыбызның елга ярларын чүпләрдән, кипкән үләннәрдән чистарттылар. Сегодня учащиеся нашей школы приняли активное участие в субботнике. Очистили от мусора и сухостоя береговые линии водных объектов нашего села.
- Халкыбызның милли бизәкләре 09.09.2021 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, классларда тәрбия сәгатьләре үткәрелеп тора. Бүген укытучы Йосыпова Р.К. 1 а сыйныфы укучылары белән “Халкыбызның милли бизәкләре” темасына тәрбия сәгате үткәрде. Укытучы аларны элеккеге әби-бабаларыбызның кул эшләре белән ничек шөгыльләнүләрен: калфак, читек, чүәк, камзул, алъяпкыч, күлмәк изүләре, хәтта тәрәзә пәрдәләре, карават өслекләрен дә кулдан тегеп, чигүләрен аңлатты. Хәзер дә чигүче осталарыбыз барлыгын әйтеп үтте. Тырыш булырга, иренмәскә, милләтебезне яшәтүдә үзебездән өлеш кертергә кирәк, дигән нәтиҗә ясалды.
-
Илнең җыры бар, күңелнең моңы бар. 08.09.2021 Халкыбыз гомер-гомергә җыр яраткан. Җырда ул үзенә җан азыгы тапкан, җыр белән авырлыкларга каршы торырга өйрәнгән, шатлыгын уртаклашкан, уй-хыялларын чагылдырган. Җыр халкыбызның гомер юлдашы булган. Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбендә, “Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан, “Илнең җыры бар, күңелнең моңы бар” исемендәге кичә үтте. 3Г сыйныф укучылары төрле милләтләрнең музыка уен кораллары, аларда уйнау үзенчәлекләре белән таныштылар. Туган тел һәм музыканың бер-берсен тулыландыруы, үстерүе, саклавы турында белделәр. Укучыларның музыкаль инструментларда уйнап, “Шома бас” җырын башкарулары аеруча зур тәэсир калдырды.









