Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Театр сөючеләр" түгәрәге 27.12.2021 Бүген, ягъни 27 нче декабрь көнне, мәктәбебез гөрләп торды. Г. Тукайның шигырь юллары белән әйтсәк: "Халыкка дәрсе гыйбрәттер — театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. Театр көлдерәдер, уйнатадыр, Тагы үткән гомерне уйлатадыр". "Театр сөючеләр" түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз беренче яртыеллыкны йомгаклап, Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" пьесасын сәхнәләштерделәр. Ул һәркемнең күңеленә хуш килде. Талантлы укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.

-
Урок мужества: "Есть такая профессия-Родину защищать!" 26.12.2021 В МБОУ"Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова" прошел Урок мужества на тему "Есть такая профессия-Родину защищать!". В гости к ученикам приехал подполковник запаса Нуриахметов Б.М.Булат Магсумович познакомил ребят со своей биографией, рассказал о службе.Учащиеся много узнали о солдатах- героях,об их подвигах.В завершении урока учащиеся поблагодарили нашего гостья за интересную и познавательную встречу.

-
Халкыбызның түгәрәк уеннары 24.12.2021 “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елын йомгаклап, Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Халкыбызның түгәрәк уеннары”дигән темага җырлы-биюле чара уздырылды Максаты-көндәлек чараларда халык уеннарын өйрәнеп, аларны бәйрәм иртәләрендә кулланып, мөсәкыйль рәвештә уеннар оештыруга этәреп, балаларда милли үзаң тәрбияләү. Уеннар– милләтебезнең бай рухи хәзинәсе, бигрәк тә халкыбызның түгәрәк уеннары. Алар ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүреше сурәтләмәләрен үзләренә “сеңдереп” саклап килгәннәр.Халкыбызның үткәнен, бүгенгесен өйрәнү, аның күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен, авыз иҗаты үрнәкләрен барлау милләтнең киләчәген күзаллау өчен бик мөһим бер адым булып тора. Бүгенге чарада халкыбызның борынгыдан килгән “Түбәтәй”, “Капка”, “Күрсәт әле, үскәнем” , “Миңлебай” уеннарын укучылар яратып уйнадылар.

-
Урок-игра 24.12.2021 Учитель русского языка и литературы Шакирова Г.К. с учащимися 6 класса провела интеллектуальную игру, посвященную Году родных языков и народного единства.

-
Тәрбия сәгате 23.12.2021 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 3 нче сыйныфта “Туган телем – иркә гөлем” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар туган тел турында мәкальләрне искә төшерделәр, төрле әдәби әсәрләрдән өзекләр укыдылар, туган телгә багышланган җырлар җырладылар.

-
Интеллектуаль уен 23.12.2021 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Казиле башлангыч мәктәбендә интеллектуаль уен үткәрелде.Укучыларның халык авыз иҗаты,тарих,милли гореф-гадәтләр өлкәсендәге белемнәре тикшерелде.Уенда 4 нче класс укучысы Сибагатуллин Ренас җиңүче булды

-
Поздравляем! 23.12.2021

21.12.2012 в финале Республиканского конкурса школьных социальных проектов свои работы представили и ученики нашей школы в лице командиров команды Исмагилова Искандера (9 класс) и Гилязиевой Гузель (10 класс) под руководством учителя Исмагиловой Г.А. Ребята отлично справились с презентацией своих проектов и способами их реализации. Все финалисты конкурса были награждены дипломами и подарками. --
-
“Туган авылым” 21.12.2021 2021 ел -Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 9 нчы сыйныф укучылары белән “Туган авылым” темасына класс сәгате уздырылды. Укучылар авылыбыздан чыккан шәхесләр турында мәгълүмат тупладылар. Туган авылыбызның табигате, чишмәләре белән таныштылар.

-
Котлыйбыз! 19.12.2021 Туризм буенча район ярышында шәхси беренчелектә 3 урын алган 7 класс укучысы Вафина А.не котлыйбыз!. Бу ярышларда мәктәп командасы 4 урын алды.Молодцы!

-
Китап укыйбыз 18.12.2021 Балалар китапларына кызыксыну уяту һәм уку тизлекләрен арттыру максатыннан, 1 а классы укучылары иртәне пышылдап укудан башлыйлар.









