Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
"Туган телем-татар теле" 13.10.2021 Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1Г класслары белән "Туган телем-татар теле" темасына класс сәгате уздырылды. Тел-кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул - тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Безнең татар телебез-күп сынаулар кичкән тел. Укучыларга телебезне сакларга, якларга кирәклеге аңлатылды. Укучылар тел турындагы табышмакларга җавап эзләделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр. Якташ шагыйребез Г. Тукай турындагы белемнәр тирәнәйтелде.

-
Котлыйбыз! 08.10.2021 Нәтиҗәле эш күрсәткечләре өчен һәм укытучылар көне уңаеннан физик тәрбия укытучысы Җәләлиев И.И., рус теле укытучысы Төхбәтуллина Л.Х. район мәгариф идарәсе һәм район Башлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

-
“Татар халык авыз иҗаты” 07.10.2021 Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Татар халык авыз иҗаты” темасына класстан тыш чара үткәрелде. Укучылар татар халык фольклорының жанрлары белән таныштылар. Алар табышмакларның җавапларын әйттеләр, әкиятләрне рольләргә бүлеп укыдылар, мәкаль, әйтемнәр белән бәйле булган биремнәр үтәделәр. Санамыш, сынамыш, такмак кебек жанрлар турында әңгәмә үткәрелде. Татар теленең матур, бай булуы, аны саклауда татар халык иҗатын сөйләмебездә куллануның әһәмиятле булуы турында нәтиҗә ясалды.

-
Татар халкының милли киемнәре 06.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан, 3 нче класс укучылары технология дәресендә татар орнаменты белән таныштылар. Укучылар татар орнаментының төп үзенчәлеге - үсемлек элементлары булуын аңладылар. Татар халкының милли киемнәрендә төшерелгән бизәкләрне анализладылар. Ахырдар үзләре дә татар орнаментын кулланып түбәтәй ясадылар.
-
"Милләтләрнең сүнмәс маяклары" 04.10.2021 Казиле башлангыч мәктәбендә "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан төрле чаралар еш уздырыла. Бу юлы алар Күпербаш китапханәсенә экскурсиядә булдылар. Анда "Милләтләрнең сүнмәс маяклары" дигән күргәзмә белән таныштылар. "Татар китабы" буенча кызыклы әңгәмәдә катнаштылар.

-
"Мин Арча баласы" проекты 01.10.2021 6 класс укучысы Харрасова Г. Арча укучылар сарае үткәргән "Мин Арча баласы" квест уенда катнашты, Диплом белән бүләкләнде.

-
Милли бизәкләр 30.09.2021 2021 нче ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 9 класс укучылары белән “Татар халкының милли бизәкләре” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Хөсәиновлар гаиләсе ясаган тәрәзә йөзлекләре белән таныштырылды.

-
Профсоюзлар ярыша 30.09.2021 Арча шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең көзге кросс ярышлары булды. Мәктәп профсоюз оешмасыннан бер төркем укытучылар ярышларда актив катнашты.

-
Татар халкының гореф – гадәтләре 29.09.2021 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 8 нче класс укучылары белән класс җитәкчесе Шакирова Гүзәлия Камил кызы “Татар халкының гореф – гадәтләре, минем гаиләмдә алар сакланамы” дигән темага тәрбия сәгате уздырды. Укучылар татар халкының Сабантуй, Нәүрүз, каз өмәсе, Корбан гаете, Ураза гаете турында сөйләштеләр. Милли бәйрәмнәр горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә булыша, халык бер – берсе белән дус – тату яшәгәндә генә без үзебезнең бәйрәмнәребезне, йолаларыбызны саклап кала алабыз дигән фикергә килделәр.Гаиләдә бу бәйрәмнәрнең ничек узуы турында сөйләделәр.

-
Тренировка по пожарной безопасности 29.09.2021 29 сентября в школе была проведена тренировочные занятия по пожарной безопасности.Все сотрудники школы и обучающиеся повторили правила эвакуации при чрезвычайных ситуациях.









