Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Нижнеметескинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422022, с. Нижние Метески, ул. Молодежная, д. 11 |
Телефон: | +7(919)-699-72-40 |
E-Mail: | dsnmeteski.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеметескинский детский сад" |
Руководитель: | Сиразиева Ландыш Нурулловна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 21 детей |
У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Нижнеметескинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
- Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүМаксат: Өйдә куркынычсызлык чараларын, куркыныч предметлар турында белемнәрне ныгыту. Экстремаль ситуациядә дөрес һәм тигез карар кабул итүләренә ирешү. Үз-үзеңә сакчыл караш тәрбияләү.. 02.03.2023
- 9 нчы номерлы балалар бакчасында "Игра- дело серьёзное" районкүләм конкурс үтте.Безнең тәрбиячебез Хакимова Равилә актив катнашты 01.03.2023
- 21 февраль – Халыкара туган тел көне. 21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз. 21.02.2023
- «Экиятлэр иленэ сэяхэт»Максат:балаларнын интеллектуаль активлыгын устеру. Бурычлар: -тэрбияченен сорауларын игътибар белэн тынларга ойрэту; -Иптэшлэрен булдермичэ тынлау сэлэтен формалаштыру; -экиятлэр турындагы булган белемнэрен ныгыту; -балаларнын бэйлэнешле сойлэм телен,сузлек байлыгын устеру; -торле халык экиятлэренэ карата кызыксыну тэрбиялэу. 17.02.2023
- 15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне . Муса Җәлил- олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Җәлил атналыгында әсәрләрен уку, иҗаты һәм тормышы белән таныштыру, шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү максатлары куела. Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка тугърылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсәргә өйрәтү – төп бурычларыбызның берсе. 15.02.2023
- Дидактик уеннар. Баланы әйләнә-тирәдәге предметлар белән таныштырганда аның сөйләмен үстерүгә дә әһәмият бирергә кирәк. Предметлар, аларның исемнәре белән таныштыргач, сүзле уеннарда шул исем- атамаларны төрле вариантта куллану отышлы. Андый уеннар бала аңында сүзнең мәгънәви эчтәлеген киңәйтә, төрле сүзтезмәләр төзи белергә өйрәтә. 13.02.2023
- Бакчабызда һәр ел февраль ае хәрби-патреотик айлык буларак билгеләп үтелә. Махсус хәрби операциясендә катнашучы солдат абыйларыбызга Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан бүләкләр әзерләдек һәм "Солдатка хат" дигән акциясендә катнаштык 10.02.2023
- Тема: “Һөнәр белгән, ач булмас” Максат: Балаларның һөнәрләр турындагы белемнәрен системалаштыру,уй-фикерләү сәләтләрен үстерү.Балаларда бер-берсе белән килешеп эшли белеү,башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү теләге тәрбияләү. 07.02.2023
- Бүген, 7 нче февраль – республикабыз дәрәҗәсендә әһәмиятле көн – Татарстан Республикасы гербы көне. Республика Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 нче февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Ул түгәрәк калкан рәвешендә. Гербның уртасында канатлы ак барс сүрәте.Балалар бүген Татарстан гербы турында сөйләделәр 07.02.2023
- Кечкенә төркем балалар белән "Лего"конструкторы белән уйнау.Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт стандартын кертү яңа технологияләрне куллануны күздә тота. Шундый технологияләрнең берсе-ЛЕГО-конструкцияләү. Хәзерге вакытта безнең балалар бакчасында «LEGO» уку әсбаплары киң кулланыла. "LEGO" (Дания теленнән тәрҗемәдә) – мавыктыргыч мохит дигән сүз. «LEGO» җыелмасы төрле формадагы һәм күләмдәге детальләргә ия, бу исә аларны дифференциацияләү һәм тематик композицияләр ясау, тамашаны кабул итүне үстерү мөмкинлеге бирә. «LEGO» конструкторы белән уен ярдәмендә балалар өйрәнә генә түгел, ял итә дә. Лего - технология баш мие тамырының эшкә сәләтлелегенә көчле йогынты ясарга ярдәм итә торган универсаль технология, димәк, конструктор белән эшләү татар телендә сөйләм телен үстерә. Шулай ук, билгеле булганча, «LEGO» куллану күп яктан ярдәм итә: 1. Балаларда сенсорик кабул итүне үстерә, чөнки детальләр төрле формалы, төрле төстә булалар. 2. Хәтер, игътибар, фикерләү һәм гомумиләштерү кебек фикерләү сәләтләрен үстерүгә басым ясала. 3. Кул бармакларының вак моторикасын үстерү өчен бик мөһим һәм алга таба да баланың кулын язуга әзерләргә ярдәм итә. 4. Балаларны коллективка берләштерү, бер-береңә карата мәрхәмәтле булырга өйрәтүдә дә күп роль уйный. 06.02.2023