Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Нижнеметескинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422022, с. Нижние Метески, ул. Молодежная, д. 11 |
Телефон: | +79872941844 |
E-Mail: | dsnmeteski.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеметескинский детский сад" |
Руководитель: | Сиразиева Ландыш Нурулловна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 26 детей |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Нижнеметескинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Дрон - это серьезная угроза жизни 21.04.2025
ИГЪТИБАР!
Торак пунктлар өстенная пилотсыз очкычлар очу тыела, шуна курә аларны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында күреп яки ишетеп (тавыш самолет моделе бызылдавына охшаш), куркынычсызлык кагыйдаларин утарга кирак
ДРОН - ТОРМЫШ ӨЧЕН ЖИТДИ КУРКЫНЫЧ
Әгәр син пилотсыз очкыч күргәнсен (ишеткәнсең) икән, нишләргә?
Ачык урынны шундук ташлап, 112 хезмәтена БПЛА турында хәбәр итәргә, үз урыныңны әйтерга, дронны тасвирларга һам аның очыш юнәлешен күрсәтергә кирәк
Сезнен куркынычсызлык кагыйдәләре:
01. Паникага бирелмә, башкаларны паникага салма!
02. Куе агачлар астында качарга, чөнки алар пилотсыз очкычлардан ин яхшы ышык урын булып тора.
03. Транспорт чараларыннан төшеп, алардан ераграк тор.
04. Кешеләр күп жыелган ачык мәйданчыклардан читләш
05. Куркынычсыз урынга "елан сыман" йөгер. Бер траектория буенча йөгерергә кирәкми!
06. Куркынычсызлык өчен иң яхшы урыннар - подваллар һәм ышыклану урыннары!
07. Әгәр өйдә булсаң, подвалга чык
08. Үзең белән элек жыелган тревога чемоданын ал: кирәкле документлар, акча һәм банк карталары, дарулар, телефон ечен зарядка, алмашка кием һәм бер-ике 0,5 л шешә су
09. Кәрәзле телефоннан файдаланудан баш тарт.
10. Яшеренү урыны фольгадан коткаручы термоодеяло була ала, ул пилотсыз очкыч өчен чагылыш бирә һәм кешене сиздермичә калдыра
11. Социаль челтәрләрдә, мессенджерларда һәм чатларда урын турында мәгълүмат булган һава һөҗүменә каршы оборона системалары эшенең фотосурәтләрен яки видеоязмаларын бастырма.
12. Әгәр дрон турыдан-туры сиңа таба оча икән, стена артында (мәсәлән, ванна бүлмәсендә) ышык урын тап. Машинадан йөгер: урамда ышык эзлә яки җиргә ят.
ШУНЫ ИСТӘ ТОТУ КИРӘК: СӘЛАМӘТЛЕК ҺӘМ ТОРМЫШ МӨҺИМРӘК
-
"Экояз" республика конкурсының экологик марафоны кысаларында балалар һәм хезмәткәрләр «Чистарту» акциясендә актив катнаштылар. Бу акция кысаларында балалар бакчасынын территориясе чистартылды 17.04.2025
-
Республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һаләкәтенә юлыгу куркунычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүгә аерым игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклый. Балачакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буена саклана. Балаларга кечкенәдән үк “Юл әлифбасы”н өйрәтү, аларда юл йөрү күнекмәләре формалаштыру – әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы. Һәр сабыйның тормыш юлы балалар бакчасыннан башлана. Бакчада алган тәрбия безне гомеребез буена озата. Шуңа күрә без балаларга юл йөрү кагыйдәлерен өйрәтү юнәлешендә төрле алымнар кулланып эш алып барабыз. 15.04.2025
-
Бүген безнең балалар бакчасына әтиләр килеп өмәдә булыштылар.Кырган ботакларны,агачларны кистеләр.Бик зур рәхмәт аларга! 14.04.2025
-
С 1 апреля в Республике Татарстан стартовал масштабный экологический проект «Эковесна 2025», являющийся частью национального проекта «Экологическое благополучие». Эту неделю воспитанники детского сада собрали большое количество крышек,использованные батарейки.Собрали макулатуру. 10.04.2025
-
Бүген балалар бакчасы территориясен һәм аның янәшәсендәге территорияне җыештыру буенча өмә үткәрелде. Өмәдә Теләче Түбән Мәтәскә балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Коелган яфраклардан газоннар чистартылды, уен мәйданчыклары себерелде. Нәтиҗәдә-матур һәм төзекләндерелгән балалар бакчасы. 07.04.2025
-
Җыелган гуманитар ярдәм СВОга җибәрергә әзер. Рәхмәт барлык катнашучыларга. 07.04.2025
-
2 апрель – Халыкара балалар китабы көне Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. 2 апрель – Халыкара балалар китабы көне. 02.04.2025
-
1 апрель - Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм җылырак карый башлый, битләрне йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән җирләр өлгерә, агачларның бөреләре ачыла. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар. Кыр казлары һәм кыр үрдәкләре туган якка яз килүен хәбәр итеп, мең километрлап юл үтәләр. 01.04.2025
-
"Чишмә башы"гәҗитнен яңа саны. 31.03.2025