Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Нижнеметескинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, с. Нижние Метески, ул. Молодежная, д. 11 |
| Телефон: | +79872941844 |
| E-Mail: | dsnmeteski.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Нижнеметескинский детский сад" |
| Руководитель: | Сиразиева Ландыш Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 26 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Нижнеметескинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
1нче октябрь- Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре әйтергә мөмкинлек бирә.Безнең балалар бакчасы коллективы читтә калмады,үзебенең балалар бакчасында озак еллар эшләп,намуслы ялга чыгып китүчеләр Зөхрә апа белән Зөлфия апаларыбыз. 01.10.2024

-
27 сентябрь — Рәсәйдә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек! Хөрмәтле остазларыбыз! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыгыз да тәүфиклы, акыллы булсыннар! 27.09.2024

-
23.09.2024

-
18 сентября отмечается Единый день безопасности дорожного движения. Основная цель проведения этого дня — формирование навыков безопасного поведения на дорогах и адаптация детей к транспортной среде после длительного отдыха. 18.09.2024

-
Акция "Сердце для солдата" 16.09.2024

-
Юл йөрү кагыйдәләре.Максат. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен баету. Урам аркылы бары тик билгеләнгән урыннардан, олы кешенең кулына тотынып, светофорның яшел уты янгач кына чыгарга кирәклеген өйрәнү. Транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту. Балаларда урамда йөргәндә игътибарлылык, тыйнаклылык; транспортка утырып йөргәндә тәртиплелек тәрбияләү. Зурларга карата итәгатълелек тәрбияләү. Тапкырлык, зирәклек, сәләтен үстерү. 03.09.2024

-
Белем бэйрэме – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын. 02.09.2024

-
Ежегодно 22 августа в России отмечается День Государственного флага Российской Федерации. День Российского флага – это праздник свободы, мира и добра. Он символизирует единство всего нашего многонационального народа, напоминает, что все несут ответственность за настоящее и будущее нашей Родины. В рамках празднования Дня Государственного флага Российской Федерации, в нашем детском саду были организованы мероприятия, направленные на ознакомление детей с государственными символами России . 22.08.2024

-
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китап культурасы белән таныштыру.Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Мәктәпкәчә яшьтә салынган белем, дөньяга караш, әхлакый һәм мәдәни күзаллау буыннарның тормыш юлын билгели. Хәзерге балалар вакытларын компьютер һәм телевизор каршында үткәрәләр. Илебездә һәм чит илләрдә уздырылган социаль сораштырулар шуны күрсәтә: балаларның һәм яшүсмерләрнең китапка кызыксынуы түбән дәрәҗәдә, балалар буш вакытларында китап аз укый. Бүгенге көндә әлеге проблеманың актуальлелеге ачык күренә. Балаларда китапка кызыксыну тәрбияләү өчен зурлар (педагоглар, әти-әниләр) үзләре китап укырга, аның кеше тормышында тоткан ролен, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган китапларны, алар белән китап турында кызыклы әңгәмәләр кора белергә тиеш. Матур әдәбият белән танышу аркылы бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга өйрәнә. Аңарда әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр барлыкка килә. Алар аша бала хыялланырга, иҗат итәргә, башкаларның борчу-шатлыкларын, рухи халәтен аңларга өйрәнә, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, тормыш тәҗрибәсен үзләштерә. Баланы китап белән таныштыру никадәр иртәрәк башланса, аның үсеше шулкадәр уңышлырак булу һәркемгә мәгълүм. Әмма, нәни бала әле үзе укый белмәгәнлектән, уку өчен матур әдәбият сайлау тулысы белән өлкәннәрдән тора. Нәниләргә кул астында булган теләсә нинди очраклы китаплар укырга ярамый. Әсәрнең бала өчен кызыклы, аңлаешлы (үз яшенә туры килүе), тәрбияви эчтәлекле булуы мөһим. Китап белән таныштырганда, аның иллюстрациясенә игътибар итми мөмкин түгел. Чын сәнгати иллюстрация, һәрвакытта да китапның тексты белән берлектә, аның белән аерып булмаслык бердәмлек төзи. Рәсем текстны кабул итүне тирәнәйтә, җиңел үзләштерүгә, эчтәлеген кыска вакыт аралыгы эчендә истә калдырырга ярдәм итә, әйләнә-тирә дөнья турында мәгълүмат бирә. Китап графикасы белән таныштырганда, баланың яшь үзенчәлеген истә тотып, уңай нәтиҗәләргә китергән алымнар куллану зарур. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары сөйләм үсеше өлкәсе буенча балаларны матур әдәбият белән таныштыру буенча түбәндәге бурычларны билгели. 25.03.2024

-
Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә. 22.03.2024










