Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Нижнеметескинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, с. Нижние Метески, ул. Молодежная, д. 11 |
| Телефон: | +79872941844 |
| E-Mail: | dsnmeteski.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Нижнеметескинский детский сад" |
| Руководитель: | Сиразиева Ландыш Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 26 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Нижнеметескинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Бүген безнең балалар бакчасына әтиләр килеп өмәдә булыштылар.Кырган ботакларны,агачларны кистеләр.Бик зур рәхмәт аларга! 14.04.2025

-
С 1 апреля в Республике Татарстан стартовал масштабный экологический проект «Эковесна 2025», являющийся частью национального проекта «Экологическое благополучие». Эту неделю воспитанники детского сада собрали большое количество крышек,использованные батарейки.Собрали макулатуру. 10.04.2025

-
Бүген балалар бакчасы территориясен һәм аның янәшәсендәге территорияне җыештыру буенча өмә үткәрелде. Өмәдә Теләче Түбән Мәтәскә балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Коелган яфраклардан газоннар чистартылды, уен мәйданчыклары себерелде. Нәтиҗәдә-матур һәм төзекләндерелгән балалар бакчасы. 07.04.2025

-
Җыелган гуманитар ярдәм СВОга җибәрергә әзер. Рәхмәт барлык катнашучыларга. 07.04.2025

-
2 апрель – Халыкара балалар китабы көне Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. 2 апрель – Халыкара балалар китабы көне. 02.04.2025

-
1 апрель - Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм җылырак карый башлый, битләрне йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән җирләр өлгерә, агачларның бөреләре ачыла. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар. Кыр казлары һәм кыр үрдәкләре туган якка яз килүен хәбәр итеп, мең километрлап юл үтәләр. 01.04.2025

-
"Чишмә башы"гәҗитнен яңа саны. 31.03.2025

-
“Нәүрүз – язгы бәйрәм”.Максат: 1. «Нәүрүз» бәйрәме тарихы белән таныштыру. 2.Яз турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләү,җырлау күнекмәләрен үстерү. 3. Халкыбызның гореф-гадәтләренә,милли йолаларына мәхәббәт тәрбияләү. 21.03.2025

-
Тема :”Юл йөрү кагыйдәләре” Максат: 1.Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемен ныгыту.Юл билгеләрен танырга һәм аера белергә өйрәтү. 2.Светафор төсләрен аера белүләрен ,аның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү. 3.Урамда йөргәндә игътибарлылык тәрбияләү,юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү. 17.03.2025

-
Балалар бакчасында әниләр өчен бәйрәм. 07.03.2025










