Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 341 342 343 ( 344 ) 345 346 347 348 349 350 >>
-
Чем Телефон доверия может вам помочь? 16.05.2016

Чем Телефон доверия может вам помочь?
- выговориться, снять напряжение;
- получить психологическую консультацию;
- получить информацию по волнующим вас вопросам;
- передать сведения специалисту;
Об этом говорили ученики 7 класса во время классного часа, а мысли и предложения показали в своих рисунках. -
“Тукай эзләре буйлап” җәяүлеләр сәяхәте 13.05.2016

Бүген, 13 май көнне, “Тукай эзләре буйлап” җәяүлеләр сәяхәте Арча- Өчиле-Яңа Кырлай маршруты буйлап юлга чыкты. Монда Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Саба районнарыннан килгән, төрле конкурсларда җиңүче 50 сәләтле укучы, укытучылар, кунаклар катнашты. Сәяхәтнең ахыргы ноктасы Яңа Кырлайда булды. Кунакларны Яңа Кырлай мәктәбе укучылары ипи - тоз белән каршы алдылар. Сәяхәт итүчеләр башта Г.Тукай музеенда булдылар. Музей залларында үзләренең Тукай турындагы белемнәрен тагы да ныгыттылар. Аннан яңартылган Сәгъди абзый йортына бардылар. Сәгъди абзый бакчасындагы скульптур композицияләр янында фотога төштеләр, ”Апуш коесы”ның суыннан авыз иттеләр. Бәйрәм Яңа Кырлай мәдәният йортында тәмамланды. Һәр район укучылары “Тукай минем йөрәгемдә” исемле презентацияләрен якладылар, Тукайга багышлап язылган шигырьләрен, җырларын башкардылар. Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе укучыларының “Шүрәле- шоу” тамашасы да кунакларның күңеленә хуш килде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан оештырылган җәяүле сәяхәт укучылар өчен бик файдалы да, бик күңелле дә бәйрәмгә әйләнде. Бу чараны киләчәктә традициягә кертергә планлаштырдылар.
-
“Минем терәгем-гаиләм” 12.05.2016

12 апрель дә Яңа Иябаш мәктәбендә “Минем терәгем-гаиләм” темасына класс сәгате булып узды. Укучылар гаиләләре турында сөйләделәр. 1-2 класслар рәсемнәре белән таныштырдылар, 3-4 класслар укучылары язып килгән иншаларын укыдылар. Видеоязмалар карадылар, алар буенча фикер алыштылар.
Әти, әни һәм мин –
Без бер тату гаилә.
Без өйдә бергә булганда
Гел елмаясы килә.
-
“Ышаныч телефоны” 11.05.2016

11 апрель дә Яңа Иябаш мәктәбендә “Ышаныч телефоны” темасы буенча сөйләшү үткәрелде. Укучыларга ышаныч телефоны турында аңлатылды, презентация буенча сөйләшү булды. Телефон номерлары көндәлекләргә язылды.
-
Дөньяларда яшәүләре нинди зур бәхет! 10.05.2016

Иске Иябаш башлангыч мәктәбендә "Дөньяларда яшәүләре нинди зур бәхет!" исеме астында класс сәгате узды. Балалар бик теләп үзләренең уй-фикерләре, гаиләләре, дуслары, киләчәккә планнары турында фикер алыштылар, видеоязма карадылар...
Дөньяларда яшәү рәхәт,
Туганнар бергә булса;
Гаилә учагы hәрвакыт
Безне җылытып торса.
Тормыш җиңел бергәләшеп,
Тату торганда.Янәшәдә әти белән
Әни булганда!
-
С Днем Победы! 09.05.2016

9 мая - День Великой Победы! День Победы Советского Союза над фашистской Германией в Великой Отечественной войне был и остается одним из самых почитаемых праздников в странах бывшего Советского Союза. Слава народу-победителю, вечная память павшим!
С Днем Победы! Этот праздник
Дорог каждому из нас.
Пусть обходят Вас ненастья:
В добрый путь и в добрый час!
Будьте счастливы, здоровы,
Подвиг Ваш бессмертный чтим.
Ветераны, вас мы снова
От души благодарим!
-
"Үлемсез полк" 08.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, Халыкара "Үлемсез полк" акциясе үткәрелә. Бу акциягә мәктәбебез укучылары да бик теләп катнаша. Акция сугыш ветераннарын хөрмәтләү, алар үткән данлы юлларны искә төшерү максатыннан үткәрелә. Укучылар укытучылар белән берлектә "Үлемсез полк" составында парадта алгы сафларда барачак ветераннарның фотопортретларын әзерләделәр, алар узган данлы юлны өйрәнделәр. Бүгенге матур, тыныч тормышта яшәвебез өчен без Сезгә бурычлы. Дан Сезгә, хөрмәтле ветераннар!
-
Еллар имин, дөньялар тыныч булсын! 07.05.2016

9 май-Җиңү бәйрәме уңаеннан Яңа Кырлай һәм Яңа Иябаш авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл янында митинг оештырылды. Әлеге чараның максаты булып укучыларда рухи-патриотик сыйфатлар формалаштыру, үз халкыңа, илең тарихына мәхәббәт тәрбияләү тора. Бәйрәмне авылыбыз имам-хатибы Вазыйх абый ачып җибәрде, шулай ук сүз Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Гаязовичка, Г.Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы директоры Дамир Зиннәтулла улына, мәктәбебез директоры Энҗе Фарук кызына бирелде. Әлеге олы бәйрәмгә районыбыз кунагы - Арча муниципаль районы Советы аппарат җитәкчесе - Галимуллин Радик Наил улы да килгән иде. Ул ветераннарны бәйрәм белән котлап, барыбызга да матур теләкләрен җиткезде. Бәйрәмнең икенче өлеше укучыларының җыр-биюләре, шигырьләре белән үрелеп барды. Ветераннарыбызны бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Еллар имин, күкләр аяз, дөньялар тыныч булсын!
-
Матурлыкны яратабыз! 06.05.2016

Иске Иябаш башангыч мәктәбендә укучылар мәктәп бакчасына чәчәкләр утырттылар.
-
"Гитара" түгәрәге отчет концертта 06.05.2016

5 май көнне Солтанова Гөлфия Роберт кызы җитәкчелегендәге "Гитара" түгәрәге укучылары Камалиев Фәнияр, Галимҗанова Ания, Яруллин Рәсүл Яңа Кенәр балалар иҗаты Йорты отчет концертында уңышлы чыгыш ясап Рәхмәт хатлары алып кайттылар.













