Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 337 338 339 ( 340 ) >>
-
“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында дүртенче көн 07.07.2016

Аланның дүртенче көнендә балаларны күңелле музыка уятты һәм алар иртәнге зарядкага тезелделәр. Туклыклы аштан соң аланлыларны мәдәният йорты бинасына җыйдылар. Биредә аларны танылган журналистлар көтә иде. Иң беренче сәхнәгә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе журналисты, иртәнге тапшырулар редакторы һәм алып баручысы, Яңа Кырлай урта мәктәбендә белем алган Фәридә Төхфәтуллина күтәрелде. Үзе белән таныштырганнан соң, Фәридә Фердинант кызы телесюжетлар эшләү осталыгы турында сөйләде. Аланлылар да, группаларга бүленеп, “Безнең лагерь”, “Агач”, “Машина”, “Күбәләк” дигән темаларга сюжетлар эшләп карадылар. Яшүсмерләрне нинди темалар кызыксындыруы да ачыкланды. Икенче булып, сүз “Безнең гәҗит” газетасы редакторы Илфат Фәйзрахмановка бирелде. Ул телеведениедә чыгышлар вакытында, репортажлар алганда килеп туган кызыклы һәм көтелмәгән хәлләр турында сөйләде. “Ялкын” журналының әдәби бүлек җитәкчесе Ләйсән Фәйзуллина бер төркем укучылар белән “Ничек журналист булырга?” дигән темага мастер-класс үткәрде, бу өлкәдә үзләрен сынап карарга теләгән укучыларга киңәшләрен бирде. Бу көнне чын мәгънәсендә “Журналистика көне” дип атап булыр иде. Аланлылар белән очрашуга татар диджейлары Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Әбри Хәбри, продюсер Алмаз Гыйлметдинов килгән иде. Алар укучыларга журналистика өлкәсенең серләре турында да сөйләделәр, уеннар да уйнаттылар. Укучылар аларны бик бирелеп тыңладылар, сәхнәдән җибәрмичә, озак кына алкышладылар. Төшке аштан соң аланлылар остаханәләргә килделәр. Һәр укучы үзе теләгән остаханәдә алдагы көндәге шөгылен дәвам итте. Остаханәләрдәге эшчәнлекнең нәтиҗәләрен дә күрергә мөмкин иде. Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләрнең инде әзер эшләнмәләре дә бар, курчак театрына , фольклор һәм биюгә йөрүче укучылар да шактый шомарганнар. Әйдаманнар да укучыларны гел шөгыльләндереп кенә торалар. Бүген алар күңелле скетчлар да әзерләделәр, спорт уеннарына да катнаштылар. Аланлыларның кичләре дә күңелле һәм файдалы итеп оештырыпды.
-
“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында өченче көн 06.07.2016

Көн иртәдән үк кояшлы, артык кызу да түгел иде. Бүген ял аланында тыгыз эш көне көтелә. Иртәнге саф һавада зарядка уйнадылар. Тәмле аштан соң, укучылар язучы якташыбыз Рөстәм Галиуллин, язучы, галим Фәрит Яхин белән очраштылар. Алар белән әңгәмә бик җанлы үтте. Ахырдан язучылар үзләренең әсәрләрен укыдылар. Очрашуга Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының бүлек мөдире Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова да килгән иде. Ул туган телебезнең матурлыгы, байлыгы турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Аланлыларны бүген Яңа Кырладагы Г.Тукай музее һәм Сәгъди абзый йорты кабул итте. Алар татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның Яңа Кырлай авылында үткәргән еллары турында бай мәгълүмат тупладылар. Төшке аштан соң футбол турниры булып узды. Малайлар гына түгел, кызлар да футбол кырының чын хуҗалары булдылар. Сәгать өчтә остаханә дәресләре башланды. Укучылар түбәндәге остаханәләрдә шөгыльләнделәр: курчак театры; фольклор; бию; музыка уен коралларында уйнау; рәсем ясау; панно эшләү; яулык, телефон савытлары бизәү; түбәтәй, калфак чигү. Остаханәләрне Арча районының иң сәләтле укытучылары үткәрделәр һәм алар укучылар өчен бик тә файдалы булдылар. Кичке аштан соң, әйдаманнар укучылар белән төрле конкурсларга әзерләнделәр. Көне буе укучыларның бер генә буш минутлары да булмады диярлек. Алар арыган, ләкин бик канәгать иделәр.
-
“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында икенче көн 05.07.2016

Аланның икенче көне күңелле генә башланып китте. Музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, яңа көнгә көч тупладылар. Иртәнге тәмле аштан соң, аланлылар тулы автобуслар белән Кушлавычка юл тоттылар.Укучылар Кушлавыч авылындагы Г.Тукай музеенда булдылар. Балалар Габдулла Тукайның тормыш юлы, туганнары турында күп мәгълүмат тупладылар. Музейга сәяхәттән соң, аларны төрле аланнарда эшчәнлек көтеп тора иде. Иң күңеллесе, мөгаен, “Тукай иҗатын өйрәнеп, кем миллионер була ала?” исемле аланда булгандыр.Тирән белемле укучылар бер дә сынатмадылар, дипломнар һәм төрле призлар белән бүләкләнделәр.Төшке ашка аланлылар яңадан мәктәпкә кайтып җиттеләр. Барысы да, шау килеп, ял аланының ачылу тантанасына әзерләнделәр.“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының ачылу тантанасына дәрәҗәле кунаклардан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллина ,Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Рина Ринад кызы Бәдриева, Арча муниципаль районы хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов,Арча муниципаль районының мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов килделәр. Алар укучыларны бәйрәм белән котладылар, күңелле, файдалы ял теләделәр. Бәйрәм әйдаманнарның җыр-биюләре белән үрелеп барды. Кичке сәгать алтыда аланлылар үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр.Чынлап та, ял аланына бик сәләтле укучылар гына җыелган икән. Алар җырладылар да, биеделәр дә, Г.Тукайның әсәрләрен сәнгатьле итеп тә укыдылар. Шулай итеп,“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының икенче көне дә гаять тә файдалы һәм күңелле узып китте.
-
“Без – Тукай оныклары “ исемендәге чатырлы ял аланының 1 нче көне 04.07.2016

Бүген, ягъни 4 июль көнне”, “Без – Тукай оныклары “ исемле чатырлы ял аланы эшли башлады.Безнең җирлектә 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге чатырлы ял аланы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, ТРның Арча муниципаль районы, мәгариф идарәсе, Арча педагогия көллияте тарафыннан оештырылды. Катнашучылар географиясенә килсәк, Татарстанның барлык районнарыннан диярлек, шулай ук Удмуртия, Мари-Эль республикаларыннан, Саратов өлкәсеннән, Казахстаннан 12-17 яшьлек 150 яшүсмер катнаша. Чатырлы ял аланы бүген эшли башласа да, аны ачу тантанасы 5сенә сәгать 3кә билгеләнде. Балалардан мәгарифне үстерү институты галимнәре тарафыннан керү тестлары эшләтелде. Эшләрне тикшереп чыканнан соң, түбәндәге нәтиҗәләргә ия булдык: балаларның Г.Тукайның иҗатын, тормыш юлын өйрәнергә теләкләре бар икәнлеге исбатланды. Аланның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә, Г.Тукайнын тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән. Анда танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, остаханә дәресләре уздыру, Кушлавыч авылы, Г.Тукай мемориаль, Казан-арты этнография, Әлифба музеена сәяхәт кылу күздә тотыла. Аланда остаханә дәресләре 3 профиль буенча корыла: лингвистика, тарих; ММЧ; мәдәният һәм сәнгать. Бик күп төрле даирә вазифаи затлар, галимнәр, матбугат һәм мәдәният-сәнгать әһелләре килүе көтелә. Чатырлы ял аланын ябу тантанасы 9 июль көнне узачак, Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килүе көтелә.
-
Палаткалы лагерь укучыларны көтә! 01.07.2016

Мәктәбебездә, лагерь булачак урында эш гөрли: палаткалар корыла, территория чистартыла, кабинетларны мастер-класс уздырырга әзерлиләр. Көннәр матур булып, укучыларның яллары күңелле, файдалы үтсен!
-
11 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе 27.06.2016

Бүген 11 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе үтте. Бәйрәмне мәктәп директоры Энҗе Фарук кызы ачып җибәрде, чыгарылыш сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен җиткерде,өлгергәнлек турында аттестатлар тапшырды. Сыйныф житәкчеләре, тәрбия һәм укыту эшләре буенча директор урынбасарлары, укытучылар балаларга хәерле юллар теләп, күңел түрендәге олы хисләрен җиткерде. Әти-әниләр шулай ук укытучы-тәрбиячеләргә рәхмәт белдереп, унышлар теләде. Бүген 14 укучыбыз олы тормыш юлына беренче адымнарын ясый. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын дигән изге теләктә калабыз. Кая гына барсагыз да, кем генә булсагыз да, мәктәбебез горурлыклары булып калыгыз! Уңышлар юлдаш булсын сезгә!
-
9 нчы сыйныфны 15 укучы тәмамлады 25.06.2016

2015-2016 нчы уку елында мәктәпне 9 нчы сыйныфны 15 укучы тәмамлады. Алар барысы да дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тәмамлап, кулларына аттестат алдылар. 25 нче июнь көнне аттестатлар тапшыру тантанасы булды. Еллык нәтиҗә буенча барлык фәннәрне "5" билгеләренә генә үзләштергән, имтиханнарда уңай нәтиҗәләргә ирешкән укучыларыбыз Гайфуллина Раиләгә, Фәйзиева Диләрәгә, Шәрипов Камилгә үзгә формадагы аттестат (аттестат с отличием) тапшырылды. Кадерле укучылар! Сезне төп мәктәпне тәмамлау турында аттестат алуыгыз белән котлыйбыз. Сезгэ алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Республиканский флэш-моб по пропаганде здорового образа жизни «Будь здоровым! Танцуй!» 24.06.2016

В рамках республиканской акции «Жизнь без наркотиков», с целью формирования у детей в летний период навыков эффективной адаптации в обществе, позволяющей в дальнейшем предупредить вредные привычки: курение, алкоголь и наркотики, в школе был организован флэш– моб «Будь здоровым! Танцуй!».
-
Хуш мәктәп, үз күрдең! 24.06.2016

Бәйрәм район хакимиятенең бакчасында башланып китте. Йолдызлар аллеясында тагын ике йолдыз кабынды. Тантанада район бапшкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты. Кичке сәгать 6да бәйрәм Арча стадионында дәвам итте. Биредә медалистларны, район стипендиантларын, олимпиадаларда җиңүчеләрне, аларның укытучыларын, мәдәниятта, спортта уңышка ирешүчеләрне котладылар. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Соңыннан Казаннан килгән татар эстрада җырчылары концерт куйды. Бәйрәм дискотека белән төгәлләнде. Медалист кызларыбыз Шигапова Зөһрәне, Корбангалиева Илүсә, Закирова Гөлфинә, Сабирҗанова Римманы шундый зур уңышка ирешүләре белән котлыйбыз! Хәерле юл сезгә, егетләр һәм кызлар!
-
Әстерхан татарлары бездә кунакта! 23.06.2016

«Арча ягы- кунакчыл як». Бу гыйбарәнең хак икәненә 23 нче июнь көнне Әстерхан өлкәсеннән килгән татарлар тагын бер кат инангандыр. Районыбызга кем генә аяк басмасын, аның Тукай йөргән эзләрдән узасы, аны сыендырган, аның ятимлеген аз гына да булса киметергә тырышкан игелекле гаилә яшәгән Яңа Кырлай авылын күрәсе килә. Бу көнне дә милләттәшләребез Яңа Кырлай, Кушлавыч авылында кунакта булдылар.Иң беренче кунакларны безнең мәктәп кабул итте. Мәктәп директоры Энҗе Фәрук кызы һәм татар теле укытучысы Миләүшә Рафис кызы кунакларны мәктәп белән, заманча җиһазландырылган татар теле һәм әдәбияты кабинеты белән, укучылар кулы белән ясалган кул эшләре ясалган күргәзмәләр белән таныштырды. Укучылар көче белән оештырылган Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган концерт та кунакларда бик җылы тәэсирләр калдырды. Очрашу милләтебезнең гимнына әйләнгән “Туган тел”не бергәләп җырлау белән тәмамланды. Тукай туган якка сәяхәт Г.Тукайның Яңа Кырлайдагы музеенда дәвам итте. Милләттәшләребез һәр экспонат белән җентекләп таныштылар. Алган тәэсирләре белән уртаклашу чәй өстәле артында дәвам итте. Кушлавычтагы Г.Тукай музеенда һәм һәйкәле янында булдылар, аның иҗатын искә төшереп, шигырьләрен сөйләделәр һәм җырларын җырладылар . Регионара хезмәттәшлек итү һәр ике як өчен дә файдалы һәм дәвамлы булсын иде.













