Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 341 342 343 344 345 ( 346 ) 347 348 349 350 >>
-
Г.Тукай безнең күңелләрдә! 26.04.2016

Яңа Иябаш башлангыч мәктәбендә Г.Тукайның тууына 130 ел булуга багышланган "Тукай безнең күңелләрдә!" дигән шигъри викторина үтте. Г.Тукайың класстан тыш эшчәнлек кысаларында укылган "Исемдә калганнар" автобиографик әсәре буенча, укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан балалар шагыйрьнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр.
-
Президент Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды 26.04.2016

Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Туган тел көненә һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантана узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Римма Ратникова, Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты. Иң элек, быел татар мәдәнияте дөньясында иң абруйлы бүләк - Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 53 нче тапкыр бирелүе турында игълан ителде, 1958 нче елда гамәлгә куелган Тукай премиясе тарихы турында мәгълүмат бирелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: "Бездә бүген өч зур бәйрәм – Туган тел көнен, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәбез һәм Тукай исемендәге премияләр тапшырабыз”, - диде. Президент бүгенге кичәдә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына килгән 600 гә якын хатын-кыз катнашуын билгеләп үтте. Р. Миңнеханов ассызыклаганча, гореф-гадәтләрне саклар өчен бик күп эшләргә, тырышырга кирәк. “Без һәммәбез дә телебезне, гореф-гадәтләрне саклауга үзебезнең өлешебезне кертергә тырышабыз. Киләчәктә дә телебез үсеше өчен көрәшербез дип ышанам”, - диде республика башлыгы. Чыгышыннан соң Рөстәм Миңнеханов 2016 нчы елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә лаек булган шәхесләрне бүләкләде, аларның һәммәсенә рәхмәтен җиткерде. Дәүләт премияләре түбәндәге кешеләргә бирелде: Нәҗип Фәйзрахман улы Исмәгыйлевка (Нәҗип Нәккаш) - Г.Тукай шигырьләрен файдаланып эшләнгән шамаил, ләүхә цикллары, Казанның «Ярдәм» һәм Түбән Каманың Шәңгәлче авылында урнашкан мәчет дизайннары өчен; Газинур Васикъ улы Моратовка (Газинур Морат) «Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен; «Болгар цивилизациясе. Меңьеллык юл» киң мәйдандагы сәнгати экспозиция инсталляциясе өчен түбәндәге авторлар кергән иҗат коллективына: Илья Николаевич Артамонов (проектлаучы рәссам), Александр Петрович Леухин (проектлаучы рәссам), Фәрит Рәшит улы Вәлиуллин (монументчы рәссам), Рәшит Садри улы Шиһабетдинов (монументчы рәссам), Игорь Васильевич Щетинин (монументчы рәссам), Айрат Габит улы Ситдыйков (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры), Рамил Равил улы Хәйретдинов (Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры), Дмитрий Геннадьевич Бугров (археолог, тарих фәннәре кандидаты). Тантана барышында Тукайның “Пар ат, “Бәйрәм бүген!” шигырьләренә җырлар яңгырады. Татар халкының моңлы сандугачы Филүс Каһиров “Тәфтиләү” җырын башкарды. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәреннән өзек укылды һәм аның эчтәлеге буенча күренешләр сәхнәләштерелде. Сәхнәгә, шулай ук, Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле” поэмалары геройлары да чыкты. Тукайның балаларны гыйлемле итеп күрергә теләве ассызыкланды. Моңа дәлил итеп, “Бәхетле бала” шигыре укылды. Бәйрәм чарасында 7 кешелек “Сәйяр” беренче татар профессиональ театр труппасына да исемне Тукай бирүе билгеләп үтелде. “Зәңгәр шәл” спектакленнән, Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетыннан өзекләр күрсәтелде. ТРның атказанган артисты Динә Гарипова Тукайның “Күңел” шигыренә үзе иҗат иткән җырын башкарды. Тантана зал белән аягүрә “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
-
Тукае булган халык бәхетле! 26.04.2016

26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне – Татарстанда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Югары шигъриятнең какшамас күперләре белән төрле мәдәни традицияләрне бергә кушып, шагыйрь Россиягә һәм бөтен дөньяга татар рухының байлыгын күрсәтте, төрле милләт һәм дин вәкилләрен тынычлыкка, дустанә яшәүгә һәм хезмәттәшлеккә өндәде. Тукайда эчкерсез ватанпәрвәрлек, туган җиренә карата мәхәббәт, рухи тамырларына тугрылык һәрвакыт алдынгы карашларга ачыклык, татарларның рус халкы һәм бөтен төрки дөнья белән бердәмлегенә ышаныч белән үрелеп барды. Кыска, ләкин иҗади казанышларга бик бай тормыш кичереп, ул татар әдәбиятында гына түгел, халык күңелендә дә җуелмаслык эз калдырды. Горурланып һәм хөрмәтләп, аны “безнең Тукай” дип атый алабыз.
Бу көн татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә мәктәпләрдә оештырылган Тукай айлыгына нәтиҗәләр ясау көне дә.Туай айлыгы кысаларында оештырылган чараларның максаты – татар телен, Габдулла Тукай әсәрләрен өйрәнүгә кызыксыну тудыру, туган телгә ихтирамлы караш тәрбияләү. Безнең мәктәптә дә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан төрле чаралар уздырылды, укучыларыбыз тарафыннан Г.Тукай әсәрләренең геройларына күргәзмә оештырылды. Һәм бүген укучыларның атналык эшләргә нәтиҗә ясау линейкасында оештырылган чараларга нәтиҗә ясалды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Рафис кызы Татарстанның, күп милләтле Россиянең һәм бөтен төрки дөньяның мәдәни тормышындагы истәлекле вакыйга – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу белән тәбрик итте.
-
Язгы бакча эшләрен башлап җибәрдек! 25.04.2016

Мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы бакча эшләрен 6-класс укучылары башлап җибәрде. Орлык өчен кишер һәм чөгендер утыртылды.
-
“Йолдызлык-2016” Бөтенроссия олимпиадасы 25.04.2016

18 апрельдән 23 апрельгә кадәр Мәскәү өлкәсе Королёв шәһәрендә XVII “Йолдызлык-2016” Бөтенроссия олимпиадасы булып узды. Биредә Арча районы Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Солтанов Инсаф катнашты. Олимпиада программасы бик эчтәлекле төзелгән: катнашучылар Космонавтика музеенда булды, “Очулар белән идарә итү” үзәгенә сәяхәт кылды, үзләренең эзләнү эшләрен яклады. Россиянең төрле өлкәләреннән җыелган космос белән кызыксынучылар Юрий Гагарин исемендәге “Йолдыз шәһәрчеге”н, Мәскәү шәһәрендә урнашкан “Космонавтларның мемориаль музее”н, “Россиянең Хәрби-һава көчләре музее”н күрү бәхетенә иреште. Нәтиҗәләр дә сөендерерлек: Солтанов Инсаф “Йолдызлык-2016” Бөтенроссия олимпиадасында 5 нче урын алып, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы һәм кыйммәтле бүләгенә лаек булды.
-
“Болгар радиосы”ның “Чәк-чәк шоу” иртәнге радиопроекты алып баручылары бездә кунакта! 22.04.2016

22 апрель көнне “Болгар радиосы”ның “Чәк-чәк шоу” иртәнге радиопроекты алып баручылары бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Кушлавыч, Өчиле һәм Яңа Кырлай авылларына сәяхәткә чыктылар, “Тукай эзләре буйлап” акциясен оештырдылар. Чарада укучылар гына түгел, бөтен авыл халкы да катнашты. Мәктәбебез укучылары Тукай иҗатын яратып өйрәнүләрен шигырьләр аша күрсәттеләр. Кунаклар халыкка күрсәтер өчен үзләре белән Казан шәһәренең Г. Тукай музеенда сакланучы шагыйрьнең шәхси әйберләрен алып кайттылар. Чарада шулай ук Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев һәм Казан егетләре катнашты. Укучыларыбыз һәм авыл халкы интерактив уеннарда катнашып, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Әлеге җырлы бәйрәм барыбызда да бәйрәм рухы алып килде.
-
7 нче сыйныфта тәрбия сәгате 21.04.2016

7 нче сыйныфта "Һәръяктан камил шәхес нинди булырга тиеш?" темасына тәрбия сәгате уздырылды.
Бурычлар: халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү;
әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру, иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру.
туган телебез, мәдәниятебез үсеше өчен җаваплылык хисе булдыру;
йолалар нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
Укучыларыбызны халкын хөрмәт итә, ярата торган һәм аның мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәргә сәләтле булган иҗат кешеләре итеп тәрбияли алсак иде. -
СОЗВЕЗДИЕ-2016 21.04.2016

С18.04.2016.по 22.04.2016 в городах Королев и Звездный городок Московской области проходит финальная конференция семьнадцатой всероссийской олимпиады «СОЗВЕЗДИЕ-2016» научно-исследовательских и учебно-исследовательских проектов детей и молодежи по проблемам защиты окружающей среды «Человек – Земля – Космос».В этой конференции, в составе Татарстанской делегации участвует победивший в Республиканском туре учащийся 9класса Султанов Инсаф со своим проектом “Модель Солнечной электростанции” в номинации “Человек-Земля-Космос”.В программе конференции :экскурсии в Центр управления полетами,-ракетно-комический комлекс “Энергия”,-музей Космонавтики,музей Военно-воздушных сил, прямое общение с экипажом МКС ,встреча с космонавтами и защита пректов. Желаем Инсафу успехов.
-
Весенняя неделя добра. 20 апреля – «День донора» 20.04.2016

Пусть сегодня апрельское солнце смеется,
Поздравления наши с лучом посылая!
И весенним теплом благодарность прольется
Всем, кто кровь отдает, жизнь другую спасая!
Благородное сердце стучит пусть ритмично,
Жар любви в кровеносное русло толкая!
И огромное счастье пускай в жизни личной
Своих жарких объятий не разжимает!
©http://pozdravok.ru/pozdravleniya/prazdniki/den-donora-rossii/ -
Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә! 20.04.2016

Бүген 5 класста уздырылган ата - аналар җыелышы "Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә!" дигән тәрбия сәгате белән башланып китте. Тәрбия сәгатенең максаты - кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлык, яхшыны яманнан аера белү, изгелек кебек уңай сыйфатлар һәм гаиләгә мәхәббәт тәрбияләү иде. Тормышта ак белән кара, төн белән көн булган кебек, изгелек белән янәшә яманлык та бар. Әйләнә–тирәбездә яхшы һәм тискәре куренешләр бергә үрелеп бара. Бүген класс җитәкчесе Ганеева А.М.укучылар белән шул хакта сөйләшете. Аралашу эшлекле уен рәвешендә барды. Бу сөйләшүдә әти – әниләр дә актив катнаштылар.













