Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 331 332 ( 333 ) 334 335 336 337 338 339 340 >>
-
Всероссийский урок безопасности школьников в сети Интернет 20.10.2016

Сегодня классный руководитель Гайфуллина Л.Х. для учащихся 4, 8 классов провела урок «Безопасность школьника в сети Интернет». В настоящее время Интернет стал неотъемлемой частью повседневной жизни. Но если ты любишь сидеть в Интернете, запомни эти правила безопасности:
- при регистрации на сайтах, не указывайте личную информацию, не размещайте свою фотографию;
- используйте веб-камеру только при общении с друзьями, проследите, чтобы посторонние люди не имели возможности видеть ваш разговор, так как он может быть записан;
- нежелательные письма от незнакомых людей называются "Спам". Если вы получили такое письмо, не отвечайте на него.
- если вам пришло сообщение с незнакомого адреса, его лучше не открывать, подобные письма могут содержать вирусы;
- если вас кто-то расстроил или обидел, расскажите всё взрослым;
- не встречайтесь в реальной жизни с людьми, с которыми вы познакомились в Интернете, потому что он может оказаться совсем другим человеком;
Защитите себя в Интернете!
-
Көзге фантазия 18.10.2016

"Сөмбелә" һәм "Көзге бал" бәйрәмнәренә укучыларыбыз матур, эчтәлекле композицияләр - картиналар эшләделәр. Һәр класс көзнең матурлыгын үзләренчә күреп, идеяләрен картинага төшергәннәр. Мәктәбебездә укучыларыбызның эшләреннән "Көзге фантазия" дип исемләнгән күргәзмә булдырылды.
-
Көзге бал 17.10.2016

Бүген мәктәбебездә 8-11 класслар арасында бик матур "Көзге бал" бәйрәме булып узды. Укучыларыбыз үзләренең уңганлыкларын, җитезлекләрен төрле конкурсларда катнашып күрсәттеләр. Катнашучы укучылар "Иң иҗади коллектив", "Иң зәвыклы коллектив", "Иң кыю коллектив" кебек номинацияләрдә җиңү яуладылар.
-
Иртәнге зарядка 17.10.2016

Мәктәбебездә укучылар арасында иртәнге зарядка ясау гадәткә кереп бара. Бүген дә 8-11 класс укучылары күңелле музыка астында төрле күнегүләр эшләделәр. Укучылар бу акциягә бик теләп катнашалар. Иртәне күңелле зарядкадан башлау көн буена укучыларга күтәренке кәеф бирә.
-
Хәтерләрдә тарих яңара 15.10.2016

Менә байтак еллар инде халкыбыз һәр елның 15 нче октябрендә Хәтер көнен билгеләп уза. Хәтер көне – 1552 елның октябрендә Явыз Иван гаскәрләре белән сугышып, Казан ханлыгы өчен шәһит киткәннәрне искә алу көне ул. Бу көн “Матәм көне – Хәтер көне” генә түгел, ә күңелләребезне сафландыру, пакьландыру, чистарту көне дә. Яралы хәтер тарихтагы канлы сәхифәләрне күңелдә яңарта... 1552 нче елда яулап алынганнан соң Казан җимерелә. Халык кырыла. Нәкъ менә шушы көннән соң татар халкы өчен берничә гасырга сузылачак икътисади, сәяси, мәдәни һәм демографик геноцид башлана. Дәүләтчелеген югалткан халыкны тез чүктерү өчен алга таба иң явыз һәм астыртын алымнар эшкә җигелә. Хәтер көнен билгеләп үтү максатыннан мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шигапова Г.Х. бик эчтәлекле ачык сыйныф сәгате үткәрде. Чара барышында әлеге көннәрдә Казан ханлыгы, татар халкының батырлыгы, шулай ук Казан ханлыгының ничек җимерелүе, Сөембикә ханбикә турында укучыларга тулы информация бирелде. Татарның хәтере бар. Башыннан кичкәннәре күңеленә уеп язылган, һәм ул күңел язуларын беркем дә сызып, бетереп ташлый алмас! И, гыйбрәтле язмышка дучар булган халкым, зинһар киләчәгеңне сакла! Бүтән беркайчан да мондый вәхшилекләр кылынмасын һәм һәрвакыт күгебез аяз булсын!
-
"Сөмбелә" бәйрәме 14.10.2016

Бүген мәктәбебездә 5 - 7 класс укучылары арасында "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне 5 класс укучылары башлап җибәрде, командалар төрле конкурсларда көч сынаштылар. Һәр команда эчтәлекле чыгышлары, җырлары белән аерылып торды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
9, 11 класс укучылары сайлау фәннәреннән сынау имтиханы эшләделәр 13.10.2016

9, 11 класс укучылары бүген сайлау фәннәре буенча сынау имтиханы эшләделәр. Алар алда торган төп дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен ныклы белемнәр кирәклегенә тагын бер кат инандылар.
-
Көзге экскурсия 11.10.2016

1 нче класс укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Алар терек һәм терек булмаган табигатьне күзәттеләр.
-
“Авыл укытучысы — 2016” бәйгесе нәтиҗәләре 08.10.2016

6 октябрьдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Мәгариф” журналы оештырган “Авыл укытучысы — 2016” бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе уздырды. Анда “Авыл укытучысы — 2016” бәйгесенең җиңүчеләре Ландыш Әһлетдинова, Миләүшә Зарипова, Резеда Галимова, “Мәгариф” журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева, бәйгенең жюри әгъзасы Мидхәт Садыйков катнашты. Соңыннан Ратушада уздырылган өстенлекле “Мәгариф” милли проектында катнашкан иң яхшы мәгариф хезмәткәрләрләренә һәм “Авыл укытучысы – 2016” конкурсында җиңгән укытучыларын бүләкләү тантанасында “Авыл укытучысы – 2016” конкурсының I – III урынны алучы 3 педагогка ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Мәгариф” журналының Дипломнары һәм туннар, ә төрле номинациядә җиңүчеләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Мәгариф” журналының Дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: “Без әлеге конкурсны “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары белән бергә үткәрәбез. Әлеге мөһим конкурсны оештырган өчен аларга зур рәхмәт. Авыл җирендә һәм шәһәрдә укытуы процессы аерылып торырга тиеш түгел. Һәркайда да талантлы һәм югары белемле кадрлар укытырга тиеш. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безнең алдыбызга шундый бурыч куйды. Без киләсе елда “Авыл укытучысы” конкурсын тагын да югарырак дәрәҗәдә күтәрергә һәм тагын да кызыклырак бүләкләр булдырырга уйлыйбыз”, — диде үзенең чыгышында. Котлыйбыз Сезне Миләүшә Рафис кызы!!! Яңадан-яңа иҗади табышлар телибез.
-
Акция «Здоровая пробежка» 08.10.2016

В рамках реализации плана работы по развитию республиканского антинаркотического проекта «SaMoSтоятельные Дети» на 2016 год Министерство образования и науки Республики Татарстан и Управление Федеральной службы России по контролю за оборотом наркотиков Республики Татарстан, отряд СМС «ЭРОН», в сопровождении педагога-организатора,8 октября провел акцию «Здоровая пробежка».













