Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 321 322 323 324 325 326 327 328 329 ( 330 ) >>
-
V көн. Математика, физика, информатика атналыгы.
18.11.2016
V көн. Бүген мәктәбебездә, математика, физика, информатика атналыгында, 9-10 класслар өчен "Математик марафон" бәйгесе уздырылды. Класслар командаларга бүленеп, үзара тапкырлыкка, зирәклеккә, җитезлеккә көч сынаштылар. Төрле сорауларга җавап эзләделәр, катлаулы ребуслар чиштеләр, бөек математиклар турында искә төшерделәр. Бәйге бик мавыктыргыч һәм күңелле узды.
-
«Сообщи, где торгуют смертью».
18.11.2016
Члены отряда проекта "СМС - Дети" приняли участие во Всероссийской антинаркотической акции «Сообщи, где торгуют смертью». Учащиеся раздавали прохожим листовки, призывая всех не употреблять наркотики и вести здоровый образ жизни. Активисты распространяли листовки в школе, на улице и в других общественных местах.
-
IV көн. Математика, физика, информатика атналыгы.
17.11.2016
Бүген мәктәбебездә, математика, физика, информатика атналыгы кысаларында, "Презентацияләр көне" уздырылды. Укучылар өчен төрледән төрле презентацияләр күрсәтелде, физика белән бәйле тәҗрибәләр үткәрелде. Укучылар зур кызыксыну белән аларны күзәтеп, карап тордылар.Бүгенге көн барлык укучыларга да бик ошады.
-
“Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” 16.11.2016

14 нче ноябрьдән 23 нче ноябрьгә кадәр “Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” россиякүләм антинаркотик акциясе старт алды. Мәктәбебез дә әлеге акциягә кушылды. Сәламәтлек – иң зур байлык. Мәктәбебезнең иң мөһим бурычларыннан берсе – укучыларга сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турында белем бирү, үз сәламәтлегең хакында даими кайгырту теләге уяту, һәр укучыны моңа өйрәтү, күнектерү. Кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыручы сәбәпләрнең берсе – наркомания. Әлеге начар гадәттән кисәтү, наркотикларның зарары турында күбрәк мәгълүмат бирү максатыннан, шулай ук наркотикны кулланган, саклаган, саткан очракларда җинаять җаваплылыгына дучар булуларын класс җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирова И.М. тәрбия сәгатьләрендә укучыларга аңлаттылар.
-
III көн. Математика, физика, информатика атналыгы
16.11.2016
“Физиклар сәяхәте”н озынайтылган көн группасы укучылары физика укытучысы Хабриев Ш.С. белән үттеләр. Физика фәненең гаять катлаулы һәм шул ук вакытта искитмәле мавыктыргыч фән булуын укытучы кызыклы тәҗрибәләр,тарихи мәгълүматлар ярдәмендә төшендереп бирде. Сәяхәт укучыларга бик ошады.
-
"Роль семьи в сохранении традиции". 15.11.2016

Заместитель директора по воспитательной работе Шакирова И.М. и учитель истории Шигапова Г.Х. участвовали в районном семинаре-практикуме на тему "Роль семьи в сохранении традиции".
-
II көн. Математика, физика, информатика атналыгы. 15.11.2016

Төгәл фәннәр атналыгының икенче көне. Бүген мәтәбебез укучылары Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында катнаштылар.
1 һәм 5 класс укучылары "Минем булачак профессиям һәм МАТЕМАТИКА" дигән кичәнең актив катнашучылары булдылар. Бу кичәдә һәр һөнәр иясенә кирәк булган
математик белемнәр барланды. Кичә ахырында укучылар геометрик фигуралар ярдәмендә рәсемнәр ясадылар.
-
"Мин яратам сине, Татарстан!" 14.11.2016

Бүген мәктәптә 2 класста , Г.Тукай музее хезмәткәрләре белән берлектә, "Мин яратам сине, Татарстан!" дигән ачык чара үткәрелде.Бу чарада укучылар Татарстан турында белемнәрен арттырдылар, матур шигырьләр, җырлар башкардылар.
-
I көн. Математика, физика, информатика атналыгы 14.11.2016

Бүген мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы старт алды. 11 класс укучылары математикадан БДИ эшләделәр. 5-6 класс укучылары "Мин һәм минем класс саннарда" темасына математик анкета үттеләр. Шулай ук 4-11 класс укучылары белән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына соңгы әзерлек эшләре алып барылды.
-
Республикакүләм "Кояшлы балачак" конкурсы 11.11.2016

11ноябрь көнне Казан шәһәрендә Республика күләм “Кояшлы балачак” бәйгесенең йомгак ясау бәйрәме булып узды. Шул бәйрәмдә безнең мәктәпнең башлангыч класс укытучысы Нәбиуллина С.Р. “Ачык дәрес” номинациясендә финалга чыкты. Аны кыйммәтле буләкләр һәм диплом белән бүләкләделәр. Без аны чын күңелдән котлыйбыз!













