Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 ( 336 ) 337 338 339 340 >>
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 20.09.2016

Мәктәбебездә ел саен укучыларның дәрестән соңгы вакытларын файдалы үткәрү максатыннан төрле юнәлештәге түгәрәкләр эшләп килә. Быел укучылар өчен яңа, күңелле түгәрәк булып, "Йомшак уенчык" түгәрәге санала. Укучылар бик теләп бу түгәрәктә шөгыльләнә башладылар.Үзләренең теккән уенчыклары белән безне һәм әти-әниләрне сөендерерләр дип ышанып калабыз.
-
«Дуслык» варислар берлегенең беренче сборы 19.09.2016

Бүген, 19 сентябрьдә, мәктәбебездә «Дуслык» варислар берлегенең беренче сборы үтте. Укучыларыбыз варисларның законнары, биеклекләре, кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерделәр. Дружинага яңа состав сайланды. Бу сбор укучыларга патриотик тәрбия бирүнең бер ысулы да булып тора. Варисларыбыз киләчәктә гадел, эшләрдә актив, ярдәмчел булырлар, киң күңелле кешеләр булып үсәрләр дигән өметтә калабыз.
-
“Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы 17.09.2016

Яңа Кырлай урта мәктәбендә узган чарада балалар мәдәни көндәлек турында, тарихи урыннарыбыз, авылыбыз тарихын чагылдырган презентация карадылар, мәктәп һәм авыл китапханәчеләре Ахметзянова Найлә, Мифтахутдинова Фирдания чыгышларын тыңладылар.
-
Толерантлы булыйк! 16.09.2016

Бүген 16 сентябрьдә Г.Тукай музей комплексы хезмәткәрләре Йосыпҗанова Нурия апа һәм Сафиуллина Гөлшат 5нче сыйныфта “Толерантлы булу… Нәрсә ул?” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Анда “Нәрсә соң ул толерантлык?” соравына укучыларның җаваплары, фикерләре тыңланылды. Балалар “Толерант – латин сүзе, түземлек, сабырлык, кешенең милләтенә, фикеренә, гореф-гадәтенә уңай карау физик һәм дини үзенчәлекләрен хөрмәт итү, игътибарлы булу дигәнне аңлата” дип, истә калдырдылар һәм тормыштан бихисап күп мисаллар китерелде. “Изге эш җирдә ятмый”, “Сабыр төбе – сары алтын”, “Таш атканга аш ат” кебек мәкальләрне дә толерантлы булу белән бәйләделәр, кызыклы уеннар уйнадылар,әкият тыңладылар, аның мәгънәсен аңлаттылар, толерантлык кагыйдәләре белән таныштылар һәм игелеклелек, изгелеклелек эшләп, кеше тагында яхшыра, чистарына, сафлана. Әгәр дә без теләсә кемгә игътибарлырак булсак, ул үтеп баручымы, хәерчеме, дусмы - бу изгелеклелек күрсәтү була дигән нәтиҗә ясадылар.
-
Спортивный Татарстан 15.09.2016

Сегодня в рамках добровольческой акции «Осенняя неделя добра» проводилось соревнование по армспорту. Соревнование по армспорту проводится с целью развития и дальнейшей популяризации армспорта в районе, пропаганды здорового образа жизни. Учащиеся школы показали хорошие результаты.
-
“Авыл укытучысы 2016» бәйгесенең йомгаклау этабы 14.09.2016

Бүген, 14 нче сентябрьдә, Казан шәһәрендә “Авыл укытучысы – 2016” бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән авыл укытучылары, нигездә, Мәгарифне үстерү институты галим-методистларыннан торган мәртәбәле жюри әгъзалары каршында имтихан тотты, үзләренең талант-сәләтен, осталыкларын күрсәтте. Алар әзерләгән мастер класслар темаларының төрлелеге, актуальлеге, яңа технологияләргә корылганлыгы белән аерылып торды. Аннары бәйгедә катнашучыларның үзара дустанә мөнәсәбәте, бер-берсенең дәресләрен тулыландыруда, укучылар сыйфатында катнашулары да ямь өстенә ямь булды. Жюри әгъзалары да һәр эшкә фәнни яктан килеп бәя бирде, җиңүчеләрне ачыклады. Бу бәйгедә безнең Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы да катнашты. Ул татар халык уеннарын дәреснең төрле этапларында уңышлы куллану буенча осталык классы күрсәтте һәм Республикакүләм “Авыл укытучысы 2016” бәйгесендә 2 урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Бүген иртәнге мәктәпкүләм линейкада "SaMoSтоятельные дети" проектында катнашучы укучыларга визит карточкалары тапшырылды. 13.09.2016

-
Изге Корбан бәйрәме белән! 12.09.2016

Изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәбез! Гасырлар буена сакланып килгән гореф–гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Корбан бәйрәме халкыбызның көтеп ала торган иң олы бәйрәмнәренең берсе буларак, ул шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыртуны гәүдәләндерә, мөселманнарны берләштерә. Бу юмартлык, шәфкатьлелек, пакълек һәм игелек бәйрәмендә Аллаһы Тәгалә безгә һәм гаиләләребезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт салсын! Йортларыбызга иминлек һәм тынычлык иңсен! Корбан гаете котлы булсын!
-
Әкиятләр илендә 10.09.2016

Мәктәбебездә Яңа Кырлай Г.Тукай музее хезмәткәрләре еш була. 10 сентябрь көнне Татарстанда барган «Көзге мәрхәмәтлелек” акциясе кысасында алар 1 класс укучылары белән матурлык һәм яхшылык турында, әкиятләрдән мисаллар китереп, әңгәмә алып бардылар. Бу очрашу укучыларда балалар арасында үзара хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылды.
-
Визит доброты 09.09.2016
В рамках добровольческой акции «Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел» участники проекта «SаMоSтоятельные дети» посетили ветерана Великой Отечественной войны Валиева Ризвана Валиевича. Оказали помощь ветерану ВОВ и пожилым людям села.













