Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Ата-аналар җыелышы 16.01.2015

16 нчы январь көнне мәктәптә "Яшь буынга тәрбия бирүдә ата-аналарның роле" темасы буенча гомуми ата-аналар җыелышы булды. Икенче чирек нәтиҗәләре белән укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.Б.Галимзянова таныштырды. Район мәгариф бүлеге методисты И.Р.Сафиуллин ОГЭда булган яңалыклар турында сөйләде. Балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче инспектор Ләйсән Сәлимовна укучылар арасында хокук бозуларны кисәтү турында чыгыш ясады. Мәктәп тормышындагы үзгәрешләр, яңалыклар белән мәктәп директоры Ф.М.Минҗанов таныштырды.
-
Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларындагы проблемалар, алда торган бурычлар 15.01.2015

15 январь көнне мәктәптә “Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларындагы проблемалар, алда торган бурычлар” дигән тема буенча педагогик киңәшмә үткәрелде. Башлангыч класс укытучылары Исламова Э.А, Ситдикова М.А, Фазылҗанова Г.Н. лар эчтәлекле чыгышлар сөйләделәр. Укытучылар укытудагы проблемалар турында фикер алыштылар. Икенче көн тәртибе буенча 1 яртыеллыкта укыту – тәрбия эшенә анализ ясалды. 9 класстагы авыр укучылар белән имтиханнарга әзерлекне көчәйтү турында сөйләшенде.
-
220 лет со дня рождения А.С.Грибоедова 15.01.2015

15 января 2015 г. исполняется 220 лет со дня рождения А.С.Грибоедова. Учитель русского языка и литературы Г.А.Мустафина, учащимися 7,8,9 классов, провела мероприятие, посвященное данному событию. Учащиеся ознакомились с интересными событиями из жизни и творчества драматурга.
-
"Бию" түгәрәге эшчәнлеге 10.01.2015

Мәктәбебездә эшләп килгән бию түгәрәге үзенең эшчәнлеген кышкы каникулларда да дәвам итә. Җитәкчеләре Минзянова Энҗе Фаруковна белән төрле халык биюләре өйрәнәләр.
-
"Яшь тарихчы" түгәрәге эшчәнлеге 09.01.2015

9 нчы январь көнне "Яшь тарихчы" түгәрәге членнары, мәктәп музеена чираттагы очрашуга җыелдылар
Авырылларыбыз тарихына багышланган стендлар янында тукталып, колхозлар чорында авылдашларыбызның мактаулы хезмәтләре турында белделәр. Ленин ордены кавалеры Сибгатуллина Нурания апа, Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры Галәвиева Сания апа, Мостафина Нурсөя апаларның фидакарь эшчәнлегенә сокландылар, медальләрен кулларына кат-кат тотып карадылар. Ә бу тырыш апаларның мәктәптәге дусларының әбиләре икәнен белү аларга кечкенә бер ачыш булды. "Яшь вакытта бигрәк матур булганнар", - диде Назилә елмаеп. Ә Симетбаш авылы җирләрен "1935 нче елда колхоз җирләре итеп мәңгелеккә бирү турындагы акт"ны латин графикасында бөтенебез бергә җыелып укыдылар. Соңыннан тарихи сүзләрне тану буенча аукцион уздырдылар. Җиңүчеләргә түгәрәк җитәкчесе Фәридә Илдусовна кызыклы бүләкләр тапшырды. Каникулның бер көне менә шулай файдалы узды.
-
Шахмат уеннары 09.01.2015

Кышкы яллар вакытында мәктәбебездә шахмат, шашка уеннары уздырылды. 9 нчы гыйнварда районда мәктәп укучылары арасында "Арча хәбәрләре" газетасы призына уздырылган шахмат ярышларында, уңышлы уеннар күрсәтеп, мәктәбебез командасы төп мәктәпләр арасында 2 нче урын алды. Команда составында: Минҗанова Фирүзә, Кәримов Илнур, Сабирҗанов Салават, Юсупов Рәсим. Җитәкчеләре: Минҗанов Фарсель Марселович. Котлыйбыз, алда да уңышлар телибез.
-
Күңелле стартлар. 08.01.2015

5-7 нче класс укучылары катнашында "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. Командалар төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, көч сынаштылар.
-
"Тылсымлы мизгел" түгәрәге эшчәнлеге 08.01.2015

8 январь көнне башлангыч класс укучылары Фазылҗанова Г.Н. алып барган “Тылсымлы мизгел” түгәрәгенең чираттагы занятиесенә җыелдылар. Алар тарафыннан башкарылган эшләнмәләр бик матур һәм соклангыч.
-
Имтиханнарга әзерлек 06.01.2015

Мәктәптә ГИАга әзерлек эшләре каникуллар вакытында да дәвам итә. Шул максаттан, 9 нчы класс укучылары белән 5 нче гыйнварда математикадан, 6 нчы гыйнварда рус теленнән пробный ГИА үткәрелде. Класста барлык укучылар да катнашып, җаваплы карап эшләделәр.
-
Яңа ел котлы булсын! 28.12.2014
Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын. Яңа елда яңа уңышлар насыйп булсын!















