Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Экологик дәрес 06.04.2017

6 апрель көнне Галимҗанова Л.Б. 5 – 8 класс укучыларына “Бергәләп эшлибез!” темасы буенча экологик дәрес күрсәтте. Дәреснең максаты: укучыларның ташландык калдыкларга карата җаваплы карашларын үстерү, көндәлек тормышта проблеманы чишү юлларын ачыклау иде. Галимҗанова Л.Б. укучыларга Россиядә һәм дөньяда ташландык калдыклар проблемасының актуальлеге турында сөйләде, “калдыкларны икенче тапкыр эшкәртү” төшенчәсен аңлатты һәм аның эшчәнлегенә тукталды. “Экологик акциядә катнашып, гүзәл табигатебезне саклау – һәр кешенең изге бурычы”, - диде ул.
-
Географиядән ачык дәрес 05.04.2017

5 апрель көнне Галимҗанова Л.Б. географиядән “Төньяк Америка буйлап сәяхәт” темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Укучылар Төньяк Американың географик урыны, табигате һәм халкының үзенчәлекләре турында белделәр. Практик эш башкардылар.
-
Тарих – география – биология атналыгы 04.04.2017

Тарих – география – биология атналыгында укучылар төрле фәннәр буенча кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, кроссвордлар, ребуслар чиштеләр. 1 – 6 класслар арасындагы уенда иң көчле укучы билгеләнде. Ребусларны тиз һәм дөрес итеп чишүче укучы 6 класстан Кәримов Ильназ булды.
-
Экологик күргәзмә 03.04.2017

2017ел – Татарстанда экология елы уңаеннан мәктәптә күргәзмзә оештырылды. Укучылар экологик даталарны искә төшерделәр. Җир – Анабызга мәрхәмәтле булу, гүзәл табигатьне саклау һәм яклау – һәркемнең изге бурычы икәнлеге ассызыкланды.
-
Канатлы дусларыбызга яз бүләкләре! 02.04.2017

Бөре – чуклары, сыерчыклары белән янәдән туган ягыбызга яз аяк басты. Без барыбыз да, канатлы дусларыбыз – сыерчыкларны каршы алырга әзерләндек. Аларга матур итеп оялар ясадык. Сыерчыклар күптән килгән булсалар да, төньяктарак урнашу сәбәпле, безгә әле “разведчик” сыерчыклар гына килеп, безнең ясаган ояларыбызны карап киттеләр. Сыерчык оялары ясауда барлык класс укучылары да катнашты. Бигрәк тә 6,7,8 класс укучылары актив булдылар.
-
“1 апрель - Бөтендөнья кошлар көне” 01.04.2017

“1 апрель - Бөтендөнья кошлар көне” уңаеннан мәктәбебездә , биология укытучысы М.Р.Сәләхиева җитәкчелегендә, “Кошлар көне” билгеләп үтелде. Кичәдә 2 – 9 класс укучылары катнашты. Укучылар беренче тапкыр рәсми рәвештә “Кошлар көне” кайчан, кайда игълан ителүе һәм дөньядагы иң матур кошлар белән таныштылар. Төрле кошларның сайрауларын тыңладылар. Кошлар турында төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Кичә ахырында кошларны үлемгә китергән сәбәпләрне, аларны булдырмый калу юлларын ачыкладылар.
-
"Семейный отдых" темасына тәрбия сәгате 30.03.2017

30 нчы март көнне 1-3 классларда "Семьеведение" планы буенча "Семейный отдых" темасына тәрбия сәгате үтте. Укучылар белән гаилә белән ял итү, гаиләдәге кешеләр арасында бер-береңә карата хөрмәтле булу, гаиләнең бәхете турында сөйләшенде.Балалар һәм әти-әниләр нинди ялга өстенлек бирүләре ачыкланды
-
Татар теленнән сынау имтиханы 28.03.2017

28 март көнне 9 класс укучылары белән татар теленнән сынау имтиханы үткәрелде. Укучылар үзләренең белемнәрен сынап карадылар.
-
Нәүрүз бәйрәме! 27.03.2017

Мэктэбебез укучылары Нәүрүзне каршы алды. Матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган бәйрәм программасы күрсәттеләр. Хәрәкәтле, күңелле уеннар уйнадылар. Карга боткасыннан, коймактан авыз иттеләр. Бәйрәм кичәсе мавыктыргыч һәм күңелле үтте.
-
"Күңелле каникуллар" 25.03.2017

Язгы каникул чорында 1-3 класс укучылары өчен мәктәп спортзалында класс җитәкчесе Гәрәева Г.И. "Күңелле каникуллар" дип аталучы кичә кысаларында хәрәкәтле уеннар оештырды.















