Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
Ветеран белән очрашу. 15.02.2016

15 нче февраль -Әфган сугушы тәмамлануга 27 ел тулу уңаеннан 5Б сыйныф Әфган сугышы ветераны белән очрашу уздырды.Сыйныфка кунак итеп чакырылган Нуриев Радик сугышта күргәннәре,кичергәннәре турында укучыларга сөйләде.Шулай ук укучылар биргән сорауларга да бик теләп җавап бирде.Очрашу җырлар,шигырьләр белән үрелеп барды,бик файдалы узды.Вакыт табып очрашуга килгән өчен укучылар Радик абыйга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Котлыйбыз!!! 15.02.2016

12-13 февраль көнне Казанда әдәбият фәне буенча олимпиаданың республика туры үтте.Анда Яңа Кенәр урта мәктәбенең 10 класс укучысы Маннанова Ләлә һәм 11 класс укучысы Валиуллина Раилә катнаштылар.Валиуллина Раилә бу олимпиадада призер булды.Раиләне һәм укытучысы Габдрахманова Илсөя Мәхмудовнаны чын күңелдән котлыйбыз.Аларга киләчәктә уңышлар телибез.
-
Әфганчылар белән очрашу 13.02.2016

Һәр елны февраль аенда укучылар әфган сугышы ветераннары белән очрашалар .Бу традиция быел да онытылмады. 13 февраль көнне Яңа Кенәр урта мәктәбенә әфган сугышы ветераннары кунакка килделәр.Алар укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар.Үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.Һәрберсенең теләге бер:илләр тыныч булсын,яшь егетләрнең гомерләре өзелмәсен,сугыш афәтләрен күрмәсеннәр.Без аларның теләкләренә кушылабыз.
-
Аҗаган-2016 13.02.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә "Аҗаган -2016 " ярышының зона этабы үтте.Анда барлыгы 9 команда катнашты.Командалар үзара төрле ярышларда көч сынаштылар.Командалар төрле юнәлештә көч сынашты: интел-лектуаль конкурста сорауларга җавап бирделәр, снайпер булып төз атуга ярыштылар, граната ыргыттылар, “мина кыры” аша уздылар, автомат сүтеп-җыйдылар, “сугыш кырыннан” яралы иптәшләрен исән-имин алып чыктылар, азимут буенча хәрәкәт иттеләр, көч-куәтләрен бәяләүгә күнегүләр үтәделәр һәм стройда, төрле коман-далар үтәп җырлап уздылар.Нәтиҗәдә Яңа Кенәр урта мәктәбе командасы - 1 урында Ашытбаш урта мәктәбе командасы -2 урында,Апаз урта мәктәбе командасы өченче урынны алды.1,2 урынны алган командалар 27 февраль көнне Арчаның 5 нче гимназия базасында узачак "Аҗаган -2016" ярышының район турында катнашачаклар.Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда уңышлар теләп калабыз.
-
Фестиваль солдатской песни" Аты-баты" 12.02.2016

12 февраля 2016 года в нашей школе прошёл фестиваль солдатской песни «Аты-баты". Ребята подготовили замечательные выступления, инсценируя песни о солдатах разных лет. Музыкальные композиции вызвали живой отклик в сердцах всех зрителей.
-
Спортивный праздник! 11.02.2016

11 февраля прошёл между классами спортивный праздник . Схватки, между командами, были полны спортивного азарта и боевого настроя. Всем было весело и спортивно, а чем дальше, тем еще интереснее! Победили сильнейшие!
-
Котлыйбыз! 10.02.2016

Инглиз фәне буенча "Инфоурок" үткәргән олимпиадада бер төркем укучылар катнашты һәм җиңүче дипломына ия булдылар.Ул укучыларны һәм укытучылары Ф.А.Самигуллинаны чын күңелдән котлыйбыз.
-
"Шаяннар һәм тапкырлар" 10.02.2016

Арча укучылар сараенда шаяннар,тапкырлар командыларының финал ярышлары булды.Ярышта Яңа Кенәр укучылары "АРКА" командасы буларак чыгыш ясадылар һәм 2 урынга лаек булдылар.Команданы Арча район мәгариф җитәкчесе Зөлфәт Миннефарович котлап бүләкләрен тапшырды.
-
Парламент дәресе 10.02.2016

10 февраль көнне тарих укытучысы Л.Р.Фазуллина 5б класс укучылары белән "Мин-үз илемнең граңданины" дигән темага парламент дәресе үткәрде.Укучылар Россия һәм Татарстанның гербын,гимнын,флагы турындагы белемнәрен яңарттылар.Шулай ук законнарның кайда һәм кем тарафыннан язылуын белделәр.
-
Котлыйбыз! 09.02.2016

Район күләмендә уздырылган хоккей ярышында Яңа Кенәр урта мәктәбе командасы икенче урынны алды.Егетләрне чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз.








