Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 ( 256 ) 257 258 259 260 >>
-
Юбилеегыз белән!!! 25.02.2016

Хөрмәтле Люция Нургалиевна!!!
Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма! -
Котлыйбыз ! 22.02.2016

Кадерле егетләр!Әтиләр!Абыйлар һәм энеләр!
Барыгызны да шушы-Сезгә генә хас бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездә котлыйбыз.Һәммәгезгә дә бәхет,сәламәтлек,бәрәкәтле тыныч тормыш насыйп итсен.Кайгы-хәсрәт Сезне читләп узсын.Муллык,уңышлар гомерлек юлдашыгыз булсын.Якыннарыгызның кадерен белеп,сөеп һәм сөелеп яшәргә язсын Сезгә.Бәйрәм белән,Дуслар!!!
Теләкләрнең телим изгесен
Бәхетләрнең телим олысын.
Шатлыкларның,якты кояш кебек
Мәңге сүнми торган,нурлысын!!!
Беркайчан да каушап калмагыз сез
Юлдаш булсын сезгә сизгерлек.
Хыялларыгыз чынга ашкан мәлдә
Калдырмасын сезне өлгерлек. -
"Кем житезрәк?" 22.02.2016

22 февраль көнне 10, 11А, 11Б класс егетләре өчен Габдрахманов В.В. "Кем җитезрәк?"дип исемләнгән чара уздырды.Ваис Ваказович егетләрненң спортта җитезлекләрен,кыюлыкларын тикшерде.Егетләр сынатмадылар һәр бирелгән биремнәрне үтәп чыктылар.
-
"Ягез эле, егетләр" 19.02.2016

19 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Күңелле эстафета" узды. Эстафетада Укытучылар һәм укучылар командасы катнашты.Командаларның җитезлекләрен төрле спорт уеннары аша тикшереп карадык. Укытучылар командасы җитезрәк булып чыктылар,алар бу ярышның җиңүчеләре булдылар.Егетләребезне бәйрәмнәре белән чын куңелдән котлыйбыз, укуларында эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
-
Ачык дәрес 18.02.2016

Атналык кысаларында технология укытучысы Хабибуллина Г.Р. 6 Б классында технологиядән ачык дәрес күрсәтте.Укучылар тукыма кисәкләреннән аппликация ясадылар.
-
Ачык дәрес 17.02.2016

15 февральдән мәктәптә технология,музыка,физкультура фәннәре атналыгы башланды.Шул атналык кысаларында музыка һәм рәсем укытучысы Самигуллина А.В. 2А класында ачык дәрес уздырды.
-
Муса Җәлилгә багышланган кичә 16.02.2016

15 февраль көнне Яңа Кенәр урта мәктәбенең китапханәчесе Р.Р.Садикова Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган кичә үткәрде.Укучылар шагыйрьнең биографиясе,тормыш юлы белән таныштылар.Муса Җәлил шигырләрен сәнгатьле уку буенча конкурста катнаштылар.Кичә бик күңелле һәм истә калырлык булды.
-
Профсоюз җыелышы 16.02.2016

Кичә Яңа Кенәр урта мәктәбе профсоюз членнарының гомуми җыелышы булды.Анда профсоюз килешуенең үтәлеше каралды.Җыелышта мәктәп директоры З.И.Хайруллина,профсоюз председателе Р.Д.Сагедиев чыгыш ясадылар.Алар килешүдә каралган пунктларның үтәлеше турында сөйләделәр,профсоюз членнарының сорауларына җавап бирделәр.
-
Герой-шагыйрь туган көн. 16.02.2016

15нче февраль көнне Югары Оры башлангыч мәктәбендә герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттек. Укучылар Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырдык. Соңыннан шагыйрь иҗаты буенча викторина булды.Кичәбез бик күңелле үтте.
-
Муса Җәлил туган көн 16.02.2016

Сөрде башлангыч мәктәбендә Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелде. Укучылар герой -шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, ясаган рәсемнәре белән таныштырдылар. Авыл китапханәчесе Вәлиева Альбина 3класс укучылары белән Муса Җәлилгә багышланган "Йолдызлы сәгать" уены оештырды. Аларның җанатарлары әниләр, әбиләр һәм 1класс укучылары булды. Ахырдан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә күңелле, истә калырлык булды.








