Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Татарстан гербы көне 07.02.2019
7 февраль - ТР Дәүләт гербы кабул ителгән көн. Шул уңайдан зурлар төркеме тәрбиячесе Мортазина Р.И. балаларга гербның Дәүләт символы булуы, андагы төсләрнең ниләр аңлатуы турында сөйләнде, канатлы барс турында легенда укыды.
-
Котлыйбыз! 06.02.2019
Татарский Республиканский комитет профсоюза работников народного образования и науки РФ наградил председателя профсоюзного комитета нашего детского сада Гайфуллину Рамзию Гильмулловну за высокую социальную эффективность и развитие социального партнерства почетной грамотой. От всей души поздравляем ее и желаем творческих успехов!
-
31.01.2019
Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Безнең зурлар группасы балалары әти- әниләр ярдәме белән кошларга көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә булдылар - алар өчен җимлекләр ясадылар. Җимлекләр үзенчәлекле килеп чыкты. Балалар аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элделәр. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә һәр көн саен аларга җимнәр сибәләр, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәләр. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.
Кышын кошлар аеруча кызганыч. Шуңа да әлеге җан ияләренә карата бу игелекне бергәләшеп башкарсак иде. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.
Кыш җиттеме - кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз! -
28.01.2019
Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап карыйсы гына түгел, яшеллекләрнең төсен күрәсе килә. Синең үзеңнең тәрәзәң төбендә, беренче язгы яшеллекнең үсүеннән дә күңеллерәк бернәрсә дә юктыр мөгаен. Болар: суган, петрушка, укроп һәм хәтта салат яфрагы да булырга мөмкин. Тәрәзә төбендәге яшелчә бакчасы – табигатьнең төсләренә, җылысына карата булган сезонлы ямансулыкны бетерүнең иң әйбәт бер ысулы да ул. Балалар бүлмә шартларында үсемлекләрне карап үстерергә өйрәнәләр, үсемлекләр үссен өчен яктылыкның, җылылыкның, туфракның дымлылыгының кирәк булуы турында күзаллаулары киңәя, танып белү һәм иҗади сәләтләре үсә.
-
Игътибар, "ШаянТВ"! 24.01.2019https://shayantv.ru/
-
Котлыйбыз! 17.01.2019
-
"Ел тәрбиячесе-2019" 15.01.2019
Музыка җитәкчебез Гайфуллина Р.Г. "Ел тәрбиячесе-2019" конкурсында катнашты. Аңа барлык коллектив исеменнән уңышлар телибез!
-
Cәламәт тәндә-сәласәт рух! 10.01.2019
Бакчабызда "Яңа Кенәр балалар иҗат йорты" педагоглары тарафыннан гимнастика һәм хореография түгәрәкләре уздырыла. Бу түгәрәкләрдә балалар бик теләп шөгыльләнәләр һәм әти-әниләрне уңышлары белән сөендерәләр.
-
Яңа ел белән! 28.12.2018
Яңа елның һәрбер сәгать-көне
Ап-ак кардай якты, ак булсын.
Кыш бабайның кызыл капчыгында
Барыбызга бүләк табылсын.Бәхетсезгә бәхет алып килсен.
Сырхауларны чирдән коткарсын.
Һәрбер бала газиз балачагын
Әни кочагында үткәрсен.Бакчабызда Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп узды.
-
Котлыйбыз! 24.12.2018
"Голосок" район җыр конкурсында бакчабыздан Гилазова Илинә 1 урынга лаек булды. Аны һәм музыка җитәкчесе Гайнуллина Рәмзия Гыльмулловнаны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез.